shkolakz.ru   1 2 3 4

Кушымта

2 нче дәрес


Исем

Төшеп калган хәрефләрне куеп языгыз

Илсөяр йолдызлар... озаклап карап торды да, көянтә- чиләг... алып, яр... таба китте. Яр... төшеп бераз баргач та, бер бик салкын, бик тәмле чишмә бар.

Илсөяр, шул чишмә... төшеп, чиләкләре... су алды. Әкрен генә менде һәм будка... бераз читтәрәк учак кабызып җибәрде. Зур чәйнек... су тутырып кайнарга куйды. Коры чыбык- чабак тиз арада чатыр- чотыр килеп янарга тотынды. Дөрләп янган учак... тирә - як... көйгән чәер исе таралды. Илсөяр, учак... тагын бер-ике агач салды да, тау... карап, бик озак моңаеп утырды.


Бирем.

1.Баш килештәге исемнәрнең җөмләдәге функцияләрен перфокартада күрсәтергә.

2. 5 исемгә морфологик- синтаксик анализ ясарга.

3. Тартымлы исемнәрне табарга, килешләрен күрсәтергә, ике исемне ки-лешләр белән төрләндерергә.

4. Терәк схема төзү

5.”Шарлы” зачет сорауларына җавап бирү



Җөмлә кисәкләре

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

ия
































аергыч


































тәмамлык




































Кушымта


2 нче дәрес



Исем” темасы буенча терәк схема


Исем


Килеш Белдерә
Тартым

Б.к. бала Берлек сан

И.к. баланың I з. Балам

Ю.к. балага 1.Предмет IIз. Балаң

Т.к. баланы (нәрсә?)- шәм IIIз. Баласы

Ч.к. баладан 2.Предмет- Күплек сан

У-в.к балада сыз төшенчә Iз.Балабыз

(нәрсә?)- хыял IIз.Балагыз

3.Зат IIIз.Балалары

(кем?) – аучы


Төрләнә




Берлек Күплек Ялгызлык Уртаклык

агач агачлар Харис малай

әни әниләр Казан шәһәр

урам урамнар Кама елга


Ясалышы


1.Тамыр ис. – арыш, дус

2. Ясалма ис. - дуслык, көрәк

3. Кушма ис. - тимераяк, карабодай

4. Парлы ис. - җир- су, күрше –күлән

5. Тезмә ис. - каен җиләге , Зөһрә йолдыз

6. Кыскартылма ис. – КДУ, агитбригада


Исем сүз төркеме буенча “шарлы “ зачет сораулары


1. Исем нинди сүз төркеменә керә?

2.Исемгә билгеләмә бирегез.

3. Исем төрләнә торган сүз төркемеме?

4. Ул нәрсә белән төрләнә?

5. Нинди исемнәр ялгызлык исемнәр дип атала?

6. Ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә, алар ничек языла?

7. Уртаклык исемнәргә билгеләмә бирегез, мисаллар китерегез.

8.Уртаклык исемнәр ничек языла?

9. Исемнәрнең күплек саны ничек ясала?

10. Берлек санның аффикслары бармы?

11. Исемнәр килешләр белән төрләнәме?

12. Татар телендә ничә килеш бар, аларның функцияләре нинди?

13. Килешләрнең сорауларын санагыз.

14.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше дип нәрсәгә әйтәбез.

15. Рус телендә тартым категориясе бармы?

16. Тартымлы исемнәр килеш белән төрләнәме?

17. Исемнәр ясалышлары буенча ничә төргә бүленә?

18. Ясалма исемнәр ничек ясала?

19. Исем ясаучы актив кушымчаларны санагыз.

20. Тезмә сүзләргә мисаллар китерегез, ясалышын аңлатыгыз.

21. Кушма исемнәрнең компонентлары нинди сүзләрдән тора? Алар ничек языла?

22. Кыскартылма исемнәргә мисаллар китерегез, ясалышларын аңлатыгыз.

23. Кайсы кушымчалар исемгә иркәләү- кечерәйтү мәгънәләре өстиләр?


24. Исем нинди җөмлә кисәкләре булып килә?

25. Иялек килешендәге исем нинди җөмлә киәге булып килә?

26. Баш килештәге исемнәр нинди җөмлә кисәкләре булып килә?

27. Төшем килешендәге исем нинди җөмлә кисәге булып килә? Мисаллар китерегез.

28. Исем ясагыч кушымчаларның иң активлварын әйтегез

29. Исемнәрнең лексик мәгънәсе

30. Дифтонгка беткән сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, дифтонгның соңгы у яки ү авазы нинди хәреф белән бирелә?

31. –ль , -ие , -ия гә беткән алынма сүзләргә тартым кушымчаларының нинди төре ял- гана?


Кушымта

3 нче дәрес

С
ыйфат


1. Түбәндәге сыйфатларны кулланып, “Укучы нинди булырга тиеш?” дигән темага сочинение язарга.

Сыйфатлар: намуслы, ышанычлы, җитди, гади, гадел, тырыш, эшчән, эшлекле, хезмәт сөючән, акыллы, сәләтле, талантлы, тәрбияле, әдәпле, тыйнак, сабыр, юмарт, тотнаклы, тыныч, уяу, сизгер, хөрмәтле, белемле, илтифатлы, алдынгы, кыю, эчкерсез, игътибарлы.


2. Бирелгән сыйфатларның антонимнарын язарга : сай, яшь, вак, зур, озын, кадерле, тырыш, көчле, юан, таза, җиңел, сәламәт, бай, сәләтле, җылы, йомшак, тонык, ак, усал.


3. Бирелгән сыйфатларның синонимнарын табыгыз: эшчән,сабыр, тәрбияле, сөйкемле, акыллы, кайнар, мәкерле, саф, кояшлы, ачык йөзле, җитез, сау, тупас, азат.


4. Туры һәм күчерелмә мәгънәдә китерелгән сыйфатларны аерып языгыз

Ачы алма, салкын караш, томанлы җавап, ачы тавыш, салкын һава, томанлы көн, җылы сөт,тере куян, җылы сүз, тере малай, авыр йөк, көчле егет, авыр хәбәр, көчле укучы.


5. Сыйфатларның асларына сызарга. 5 сыйфатка морфологик – синтаксик анализ ясарга.

Көз җитте. Явым-төшемсез көннәрдә кояш әле матур гына җылыта, ләкин андый җылы, коры көннәр бик сирәк булалар. Иртәләрен ап-ак кырау төшә башлады. Агачлар саргайды, Хәер, имәннәр әле ямь- яшел, салкын яңгыр астында иңбашларын салындырып, юаш кына басып торалар. Ләкин өрәңгеләр, усаклар инде сап-сары, хәтта кып- кызыл булдылар, әйтерсең лә кайнар ялкын чолгап алды үзләрен. Ә алмагачлар инде бөтенләй ялангач калдылар: бичараларның шәрә ботакларыннан салкын тамчылар тамып то-ралар. Ындырларда чабагач тавышлары ишетелә, сары саламнар өелеп тора; симез ак казлар иртән, тезелешеп, күлгә китәләр, кичен, тезелешеп, күлдән кайталар



Кушымта

3 нче дәрес

Терәк схема


Сыйфат


Сыйфат сыйфатланмыш

кызыл Нинди? ромашка

серле Кайсы? йомгак

җырдагы Кайдагы? моң


Дәрәҗәләре





Чагыштыру Гади Артыклык

кызылрак кызыл җете кызыл

таррак тар үтә тар







Кимлек

кызгылт


Ясалышы


1. Тамыр- зәңгәр (чәчәк)

2. Ясалма – бәхетле (бала)

3. Кушма - тимеркүк ( ат)

4. Парлы – аллы- гөлле (болын)

5. Тезмә - кара күзле (кыз)


Сыйфат темасы буенча « шарлы» зачет сораулары


1. Сыйфатка билгеләмә бирегез.

2. Сыйфат төрләнә торган сүз төркемеме?

3.Сыйфат күбрәк кайсы сүз төркемен ачыклап килә?

4.Сыйфат ачыклап килгән исем ничек атала?

5. Сыйфат дәрәҗәләрен санагыз.

6. Чагыштыру дәрәҗәсенең күрсәткечләре.

7. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе ничек ясала?

8. Кимлек дәрәҗәсе ничек ясала?

9. Кимлек дәрәҗәсен ясаучы кисәкчәләр ничек языла?

10.Сыйфатлар кайчан исемләшә?

11.Исемләшкән сыйфатлар төрләнәме?

12.Сыйфатларның исемләшүенә мисаллар китерегез.


13. Сыйфат хәбәр булып килгәндә, аның сыйфатланмышы буламы?

14. Асыл һәм нисби сыйфатлар арасындагы аерманы ничек аңлыйсыз?

15. Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

16. Ясалышы буенча сыйфатлар нинди була?

17. Антоним сыйфатларга мисаллар китерегез.

18. Булдыклы сыйфатының синонимнарын әйтегез.

19. Сыйфат ясаучы кушымчаларны санагыз, мисаллар китерегез.

19. Кушма сыйфатларга мисаллар китерегез.

20.Нисби сыйфатларның дәрәҗәләре буламы?

21. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларның кушымчалары ничек языла?

22. Сыйфат һәм рәвеш арасында нинди уртак һәм аермалы яклар бар?

23. Сыйфат нинди җөмлә кисәкләре булып килә?

24. Татар телендә башка телләрдән кергән сыйфатлар бармы? Мисаллар китерегез.

25. Синоним һәм антоним сыйфатлардан нинди сыйфатлар ясала?


Кушымта


4 нче дәрес



Саннар


( ничә? күпме? никадәр? )


цифр

5 V

Гарәп рим

биш

сүз


Төркемчәләре


- микъдар

- енче - тәртип

- әр - бүлем

-ләп - чама

- әү - җыю


Ясалышы


Тамыр - бер, туксан

Кушма - унбер, унбиш

Тезмә - мең тугыз йөз илле

Парлы - биш- алты

Сан темасы буенча «шарлы» зачет сораулары



1. Нинди сүз төркеме сан дип атала?

2.Сан төркемчеләре ничә?

3. Сан ачыклап килгән сүз ничек атала?

4. Нәрсә ул саналмыш?

5. Сан төркемчәләрен санагыз?

6. Микъдар санының сораулары.

7. Тәртип саны ничек ясала?

8. Тәртип санының сораулары.

9. Бүлем санының кушымчалары.

10.Чама санының сораулары.

11.Саннарның ясалыш ягыннан нинди төрләрен беләсез?

12. Саннарның дөрес язылышы кагыйдәләрен әйтегез.

13. Кайсы сан төркемчәсенең саналмышы булмый?

14. Төзелеше буенча саннар ничә төргә бүленә?

15. Тезмә сан составындагы кушма сан ничек языла?

16. Кушма саннарны санагыз.

17. Гарәп цифрларыннан соң кушымчалар языламы?

18. Сан кайчан тартым, килеш белән төрләнә?

19. Рим цифрларыннан соң кушымчалар языламы?

20. Микъдар саны белән ачыкланган исем һәрвакыт нинди санда килә?

21.Саналмыш белән бергә килгәндә сан килеш белән төрләнәме?

22. Сан нинди җөмлә кисәкләре булып килә?

23. Ике саныннан санның барлык төркемчәләрен ясагыз.

24. Вакыт чиген күрсәткән саннар ничек язылалар?

25.Җыю саны нинди сүз төркемен ачыклап килә?


Кушымта


5 нче дәрес



1. 1 нче номерлы таблица өстендә эш.


2. Өзекне укырга. Фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә, 6 фигыльгә морфологик- синтаксик анализ ясарга.


Юк, әкият сөйләмим,

Алдарга да теләмим.

Борын заманда түгел,

Мин яшәгән заманда

Ерак- ерак яклардан,

Мине эзләп, Казанга,

Беләсезме, кем килде?

Сөйләсәм, шаккатырсыз.

Ат дисәң- бик кечкенә,

Кәҗә дисәң – сакалсыз.

Сез әйтерсез: “Бу ни бу?”

Мин әйтермен: “Пони бу”....


( И. Юзеев)


3. Бирелгән фигыльләрнең синонимнарын язарга, мәгънә төсмерләрен аңлатырга.


Яшәү, үтенү, күнү, исбат итү, ярдәм итү, ярату, атау, аңлау, хөрмәтләү, котлау, тәмамлау, уйлау, сабыр итү, карау.


4. Бирелгән фигыльләрнең антонимнарын язарга.


Ал (бир), көл ( ела), бар (кайт), мен (төш), кил (кит), макта (хурла), утыр (бас), ят (тор), күтәр (төшер), тап ( югалт), сора (җавап бир), чистарт (пычрат), уян (йокла), куркыт ( тынычландыр), башла (бетер), ач (яп), ябык (тазар), куй (ташла), кил (кит).


Фигыль темасы буенча “шарлы “ зачет


1. Ничә фигыль төркемчәсе бар?

2. Затланышлы фигыльләрне санагыз .

3. Хикәя фигыль нинди мәгънә белдерә ?

4. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар ?

5.Хикәя фигыль зат-сан белән төрләнәме?

6.Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

7.Билгесез үткән заман нинди эш, хәл, хәрәкәт турында хәбәр итә?

8.Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

9.Билгесез үткән заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

10. Бер билгеле үткән заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерегез.

11.Кара, утыр, кер, эч фигыльләреннән хәзерге заман хикәя фигыльләр ясарга.

12.Бер билгесез үткән заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерегез.

13.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык төренә мисаллар китерергә.

14.Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык төренә мисаллар китерергә.

15Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләр арасында нинди аерма бар?

16.Боерык фигыльнең нинди мәгънәләре бар?

17.Боерык фигыль кайсы затта теләк мәгънәсен белдерә?

18.II зат берлек сандагы боерык фигыльнең кушымчасы бармы?

19.Шарт фигыльнең кушымчаларын әйтегез.

20.Шарт фигыль зат-сан белән төрләнәме?

21.Шарт фигыль нинди мәгънә белдерә?

22.Затланышсыз фигыльләрне санагыз.

23.Сыйфат фигыль рус теленә ничек тәрҗемә ителә?

24. Үткән заман сыйфат фигыль белән үткән заман хикәя фигыльләрне ничек аерырга мөмкин?

25.Хәзерге заман сыйфат фигыльнең ничә төрле формасы бар?

26.Сыйфат фигыль нинди җөмлә кисәге булып килә?

27.Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ничә төре бар?

28.Татар телендә сыйфат фигыль, сыйфатланмышы белән килгәндә, кушымчалар кабул итәме?

29.Заман белән төрләнә торган кайсы фигыль җөмләдә аергыч, ә кайсы фигыль булып килә?

30.Кайсы фигыль килеш, тартым белән төрләнә?

31.Заман белән төрләнә торган кайсы фигыль зат-сан белән төрләнә?

32.Хәл фигыль кайсы сүз төркеме белән охшаш?

33..Хәл фигыль нинди сүз төркемен ачыклап килә?

34.Хәл фигыльнең ничә төре бар?

35.Барганчы, уйнаганчы, эшләгәнче- хәл фигыльнең кайсы төре?

36.IV төр хәл фигыльнең кушымчаларын санарга?

37.Хәл фигыль нинди җөмлә кисәге булып килә?

38.Хәл фигыльнең фигыль белән уртак билгеләрен санарга.

39.Хәл фигыльнең рәвеш белән уртак билгеләрен санарга.

40.Сыйфат фигыль кайчан исемләшә?

41.Инфинитивка хас грамматик билгеләрне санарга.

42.Инфинитивның кушымчаларын санагыз.

43.Бару, язу, кайту сүзләре кайсы сүз төркеменә керәләр?

44.Инфинитив һәм исем фигыль зат-сан кушымчаларын кабул итәләрме?

45.Исем фигыльгә хас грамматик билгеләрне әйтегез.

46.Исем фигыль һәм инфинитив рус теленә ничек тәрҗемә ителәләр?

47.Уйнатырга, эшләргә, сурәтләргә сүзләре фигыльнең кайсы төркемчәсенә керәләр?

48.Татар телендәге фигыль дәрәҗәләре рус телендәге нинди категориягә туры килә?

49.Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр арасында нинди аерма бар?


50.Фигыль юнәлешләрен санарга.

51.Ярдәмче фигыльләрне санарга.

52. Фигыльләрне ясалышы ягыннан әйтегез.

53. Фигыль ясый торган нинди кушымчалар беләсез?

54. Кушма фигыльләргә мисаллар китерегез.

55. Тезмә фигыльләргә мисаллар китерегез.

56.Барлык фигыльләргә хас грамматик билгеләрне санагыз.

57.Фигыльдә нинди юнәлешләр бар?

58.Уртаклык юнәлешенең кушымчаларын әйтергә.

59.Кайтым юнәлешенең кушымчаларын әйтергә.

60.Фигыль нинди җөмлә кисәкләре булып килә?



<< предыдущая страница   следующая страница >>