shkolakz.ru 1
«Татар кызы»


(Бәйге)

Фирая Наил кызы Шәфигуллина,

Кама Тамагы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


А.Б. «Сөбханалла... машалла!» – дип кулына алган татар кешесе яңа туган баланы. Кыз бала икән, шунда ук аның ирененә бал-май тигезгәннәр – балдай татлы, майдай йомшак телле булсын, йөзкәйләрен таң суы белән юганнар – тулган айдан нурлы булсын; мунчада каен миллек суында коендырганнар – каендай зифа булсын! «Кыйгач кашым, асылташым», – дип көйләп йоклаткан әнисе. Ә әтисе, тез өстендә сикертеп: «Кызым, кызым, кыз кеше, кызыма килер йөз кеше», – дип такмаклаган.

Борынгының кулъязмасы –

Ап-ак ефәк каен тузы.

Толымнары бөдрә каенмыни,

Ак каеннан сылу сыны

Бары безнең татар кызы.

Дәверләрнең горурлыгы,

Хыялдагы татар кызы.

А.Б. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Без бүген бу залга бик тә үзенчәлекле кичә үткәрергә җыелдык, һәм аны гүзәл, уңган кызларыбызга багышлыйбыз. «Татар кызы» дип исемләнгән бәйгене башлыйбыз.(Экранда 1 слайд чыга).

А.Б. Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар да килеп җитте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып үтик. (Таныштыру).

Хөкемдарларның гадел булуын, ә тамашачыларның гүзәл кызларга алкышларны кызганмавын сорыйбыз. (Экранда 2 слайд чыга).

Гүзәл, уңган, горур татар кызы.

Сәхнә түрләрендә урын алсын.

Көч сынашу бәйге булып түгел,

Бәйрәм булып күңелләрдә калсын.

Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, бәйгедә катнашучы гүзәлләрне сәхнәгә алкышлап чакырыйк. ( Музыка яңгырый. Кызлар чыга).

Ә хәзер, хөрмәтле дуслар, сезне бәйгенең тәртибе белән таныштырып үтәбез. Ул 10 бүлектән тора, џәр бүлектә үзенчәлекле биремнәр. Сезгә ул биремнәрне үтәүдә уңышлар телибез, гүзәл кызларыбыз!


А.Б. Бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә!

«Кулымдагы йөзегемнең исемнәре... » дип атала ул бүлек. (Экранда 3 слайд). Хәзер кызлар безне үзләре белән таныштырып китәләр.

«Алтын куллар». (Экранда 4 слайд).

Өем түрләренә эләр идем,

Килешер лә микән чигеше?

Килешмәслек түгел, һай чигеше,

Гүзәл кызларның ла кул эше.

А.Б. Бәйгебезнең 2 бүлеге «Алтын куллар» дип атала. Һәр кыз үзенең кул эшләрен күрсәтә, аңлата. Ягез, кызлар, күңел җылыгызны кушып бәйләгән, бизәгән, чиккән хәзинәләр белән таныштырыгыз әле. (Кызлар үзләренең кул эшләре белән таныштыралар).

А.Б. Баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган һәм беркайчан да саекмый торган хәзинәсе ул – туган тел. Туган тел ул – Ватан, ата-ана кебек сүзләр белән бер дәрәҗәдә торырдай бөек һәм изге сүз. Шуңа күрә без аны Туган тел дип атыйбыз да.

Дөньяда иң-иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

А.Б. 3 нче бүлегебез «Кем күбрәк белә?» дип атала. (Экранда 5 слайд чыга). Бу бүлектә кызларыбыз татар халык мәкальләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтәчәкләр. (Мәкальләр әйтелә).

«Мин сезне кунакка чакырам». (Экранда 6 слайд чыга).

А.Б. Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер-гомергә.

Бүген дә без асыл татар кызының

Уңганлыгын салыйк күңелгә.

Татар кызлары – кунакчыл, тырыш, эшчән, өлгер, җитез, булдыклы. Бәйгенең бу өлеше «Мин сезне кунакка чакырам», дип атала.

Хәзер безнең кызларыбыз яулыклар бәйләп, алъяпкычлар ябып кунак каршы алачаклар һәм кунакны үзләре әзерләгән милли ризык белән сыйлаячаклар.


Кызлар япкан ак алъяпкыч,

Өзелеп тора билләре.

Эшкә оста, сүзгә кыска

Юк килмәгән җирләре.

Кызлар, рәхим итегез.

«Син кулыңа китап алдың». (Экранда 7 слайд чыга).

А.Б. «Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул – адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. «Могҗизаларның могҗизасы», – дип язган безнең якташыбыз Ибраһим Гази.

Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана, аны гел укыйсы килеп тора.

Бәйгебезнең «Син кулыңа китап алдың» бүлегендә без кызларыбызның китап белән, матур әдәби әсәрләр белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын ачыкларбыз.

Сердәшчем дә, киңәшчем дә,

Якын дустым да китап,

Дөньядагы бар нәрсәне

Сыйдырган нурлы китап. (Кызлар викторина сорауларына җавап язалар).

«Сөлге чигәм асыл җепләр белән... ». (Экранда 8 слайд чыга).

А.Б. Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. Татарның чиккән калфагы, кәләпүш, гаҗәеп нәфис эшләнгән чулпы, муенса, алка, йөзек, савыт-сабалары дөнья базарында иң затлы товарлардан саналган. Чигүле сафьян читек, челтәрләп бәйләнгән нәфис шәлләргә анда тиңнәр булмаган.

Татар хатын-кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап,

Оста чигү чиккәннәр.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр сибелгән?

Ә хәзер без бу бүлектә кызларыбызның кул эшенә осталыкларын тикшереп карарбыз. Алар бүген безгә чигү чигеп күрсәтерләр. («Сөлге чигәм» җыры яңгырый, кызлар чигәләр).

«Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт». (Экранда 9 слайд чыга).


А.Б. Бу бәйгедә без кешегә хас сыйфатлар турында сөйләшербез. Сез кызларда булган уңай, егетләрдәге тискәре сыйфатларны язасыз, һәм ни өчен шулай уйлавыгызны аңлатасыз.

«Тибрәндереп толымнарың суларга бара идең... » (Экранда 10 слайд чыга).

А.Б. «Тибрәндереп толымнарың суларга бара идең... », – дип җырлый Зөфәр Билалов сылу татар кызы турында. Әйе, матур итеп үрелгән, зәвык белән кистерелгән чәч хатын-кызны тагын да күркәмрәк күрсәтә.

Кызларны һәрвакыт матурлыкка омтылу берләштерә. «Матурлык коткарыр дөньяны», – дигән гыйбарә бар. Ул эчке матурлык кына түгел, ә инде тышкы матурлык турында да кайгыртырга кирәклекне искәртә. Татар кызы әдәпле, матур, чиста-пөхтә, зәвыклы итеп киенергә, килешле причёскалар да ясый белергә тиеш. Бу бәйгедә кызларыбыз причёска ясау осталыгын дәлилләргә тиеш. (Музыка астында кызлар прическа ясый).

А.Б. Бәйгебезнең соңгы конкурсын без «Бишек җырлары – халкыбыз рухы» дип атадык. (Экранда 11 слайд чыга).

И тирбәлә өй түрендә

Талбишек талгын гына.

Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла. Аналарның йөрәк түреннән чыккан моң чишмәсе – бишек җырларының төп вазифасы – бишек тирбәтү, балаларны тынычландыру, йоклату.

Әйдәгез, хәзер кызларыбыз – булачак аналар башкаруында бишек җырлары тыңлап үтик. Ләкин җыр башлаганчы, алар башта бала төрү тәртипләрен күрсәтергә тиеш булалар. (Кызлар бала төрәләр һәм бишек җыры башкаралар).

А.Б. Ә хәзер хөкемдарлар кызларыбызга үз бәяләрен бирерләр.

(Жюри сүзе). (12 нче слайд).

А.Б. Хөрмәтле укытучылар, укучылар, кунаклар, хөкемдарлар! Бүгенге бәйгебездә без кызларыбызның эшкә уңганлыгын, һәрнәрсәгә сәләтле булуларын күрдек. Алар – матур, белемле, уңганнар. Кызларыбызга киләчәктә бәхет, шатлык, сәламәтлек, уңышлар теләп саубуллашыйк.

Барыгызга да кичәбездә катнашканыгыз һәм алкышларыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр, хушыгыз!