shkolakz.ru 1 2 ... 8 9
Утверждено Принято


приказом МОУ на заседании педсовета

«Новомелькенская СОШ» «20» августа 2009 года

от «21» августа 2009 года № 48 Протокол № 1


План

учебно-воспитательной работы

МОУ «Новомелькенская СОШ»

Мензелинского муниципального района

Республики Татарстан



на 2009/2010 учебный год


Согласовано

Начальник МУ «Отдел образования»

Исполнительного комитета

Мензелинского муниципального района РТ Н.С.Габдуллин

«____»_____________2009 года


2009 нчы елның 21 нче 2009 нчы ел, 20 нче

августында 48 № лы боерык августта үткән педсовет карары

нигезендә кабул ителде. белән расланды һәм гамәлгә

куелды.


Татарстан Республикасы


Минзәлә муниципаль районы


Яңа Мәлкән урта гомуми

белем бирү мәктәбенең

2009/2010 нчы уку елына


эш планы


Килешенде

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль

районы башкарма комитетының «Мәгариф бүлеге”

муниципаль учреждениесе начальнигы Н.С.Габдуллин


«____»_____________2009 ел.


Мәктәпнең методик темасы:


«Укытуның шәхескә якын килүгә юнәлдерелгән системасында тотрыклы әхлакый сыйфатлар һәм уку эшчәнлеге формалаштыру»


Эшчәнлекнең төп юнәлешләре:


1. Внедрение ИКТ в учебно-воспитательный процесс


2. Обобщение и распространение педагогического опыта учителей


3.Укрепление материально-технической базы

4. Совершенствование системы работы школы, направленной на воспитание нравственных ценностей, сохранение здоровья участников образовательного процесса.



1 нче бүлек. 2008/2009 нчы уку елында мәктәп эшчәнлегенә

АНАЛИЗ

Белем бирү системасындагы үзгәрешләр, укытучының педагогик осталыгын, профессиональ компетентлыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Хәзер мәктәптә инновацион эшчәнлегенә туры килә торган гадәттәгечә уку-белемне тулыландыру һәм фәнни-тикшеренү юнәлешендәге методик эш иң нәтиҗәлеләрдән санала. Шуннан чыгып, мәктәп коллективы, педагогик хезмәткәрләр 2008/2009 нчы уку елында үз эшчәнлекләрен түбәндәге юнәлешләрдә алып бардылар:

а) гомуми педагогик әзерлекне тагын да камилләштерү;

б) профильле укытуга күчү белән бәйле рәвештә, укытучы эшчәнлегендә гомуми, махсус, һәм педагогик психология, үсмерләр физиологиясе һәм гигиенасы белеме нигезләрен куллануны дәвам итү;

в) белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен, яңа, алдынгы технологияләрне үзебезнең мәктәп компонентына әверелдерү;

г) район, куст күләмендә, мәктәптә оештырылган семинар-киңәшмәләрдә актив катнашу һәм тәҗрибә уртаклашу.

Уку елы башында , яңа методик совет сайланды һәм аның составына

мәктәп директоры Сәетов Н.Л., укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Л.М., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Л.Р., башлангыч сыйныфларның методик берләшмә җитәкчесе Калинина М.Б.,гуманитар фәннәр методик берләшмә җитәкчесе Сәгъдиева Г.Ф., математика һәм табигать фәннәре методик берләшмәсе җитәкчесе - Марданова Г.Р.сыйныф җитәкчеләре методик берләшмәсе җитәкчесе Нуриева Л.Р. керде. Методик совет укытучыларга мәктәп планында күрсәтелгән бюарлык төр эшчәнлек буенча да укыту-методик ярдәм күрсәтте.

Узган уку елы дәвамында түбәндәге укытучылар Яр Чаллының ӨПББИда белем күтәрү курсларында булдылар: Әхмәтшина Л.М.(укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары), Исрафилова Р.М.(башлангыч сыйныф укытучысы), Әһлиуллина Ә.С. (Дусай-Кичү башлангыч мәктәбе укытучысы). Ноябрь, декабрь айларында  үзебезнең мәктәптә мәгариф хезмәткәрләрен компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре оештырдык. Шуның нәтиҗәсе буларак, 95%  укытучы һәм тәрбияче документларны компьютерда үзе эшли һәм балаларны да өйрәтә, дәресләрдә компьютер технологиясен киң куллана һәм проект-презентаияләр эшләде. Шуның нәтиҗәсе буларак, районда үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә укучыларыбыз үз проетлары белән катнашты (Сизова И.Р., 9 кл., математика; Әхмәтшина Л.Р., 10 кл. татар әдәбияты һәм биология) һәм призлы урыннар алды (Әхмәтшина Л.Р., 10 кл. татар әдәбияты, 2 урын).


«Укытуның шәхескә якын килүгә юнәлдерелгән системасында тотрыклы әхлакый сыйфатлар һәм уку эшчәнлеге формалаштыру» дигән методик тема белән дүртенче ел эшләдек. Методик эш мәктәпнең һәм мәгариф бүлегенең планы нигезендә алып барылды һәм бу планны тормышка ашыру өстендә дүрт методик берләшмә эшләде:

-башлангыч сыйныфларМБ  (метод. тема “Дәрес һәм дәрестән тыш чаралар вакытында яңа педагогик технологияләр кулланып, укучыларга шәхси якын килү”)

-гуманитар фәннәр МБ (“Развитие мыслительной деятельности обучающихся на уроках предметов гуманитарного цикла на основе применения методов и премов новых технологий обучения”)

-табигать- математика фәннәре МБ (“Яңа укыту технологияләре кулланып, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләү”)

-сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәләре оешты алдан билгеләнгән еллык план ниезендә эш алып барылды;укыту һәм тәрбия бирү методикасындагы яңалыклар методик берләшмә киңәшмәләрендә өйрәнелде һәм үзебез керткән яңалыкларны безнең мәктәптә үткәрелгән башлангыч сыйныфлар укытучыларының, аз комплектлы мәктәпләр укытучыларының, балалар бакчалары мөдирләренең район семинар-киңәшмәләрендә күрсәттек һәм тәҗрибәләр уртаклаштык. Яңа технологияләр өйрәнүне һәм эшчәнлектә куллануны дәвам итәбез.

Алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү, ачыклау һәм тарату максатыннан мәктәптә 20 ачык дәрес һәм класс сәгатьләре үткәрелде. Һәр укытучының эш тәҗрибәсе тупланган методик папкалар һәм компьютерда тәҗрибә базалары булдырылды. Педагогик һәм методик советларда мәктәп буенча 7 укытучының (Хаҗипова А.Г., Гыйләҗева З.Г., Сәетова Н.Р., Нуриева Л. Р., Әһлиуллина Ә.С., Исрафилова Р.М.) район күләмендә 5 укытучының (Гыйләҗева З.Г., Сизова Л.Ф., Әхмәтшина Л.М., Сәетова Н.Р., Әһлиуллина Ә.С., Исрафилова Р.М.) эш тәҗрибәләре белән таныштырылды.

Педагогик укулар нигездә профильле укыту, профильалды һәм электив курслар, проект технологияләре, альтернатив дәреслекләр куллану; алдынгы һәм яңа технологияләрне өйрәнүгә багышланды. Үзебезнең мәктәпнең яңа технологияләр кулланып белем-тәрбия бирүче укытучылары (Сәетова Н.Р., Гыйләҗева З.Г., Сәгъдиева Г.Ф., Калинина М.Б., Әхмәтшина Л.М., Сизова Л.Ф.) тәҗрибәләрен уртаклаштылар.


Быелгы уку елында һәр укытучы үзенең методик лабораториясен дидактик материал һәм методик әсбаплар белән тулыландыруын дәвам итте. Бу эштә зур эш башкарган укытучылар:

- башлангыч укытучылары Калинина М.Б., Исрафилова Р.М.

- химия-биология укытучысыГыйләҗева З.Г.

- информатика укытучысы Марданова Г.Р..

- рус теле укытучысы Хаҗипова А.Г.

- немец теле укытучысы Сәгъдиева Г.Ф., ;

Һәр ай саен үткәрелгән директор яны киңәшмәләрендә методик эшчәнлеккә, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары тарафыннан анализ бирелеп барылды. Эчке контрольнең мәктәп планында бирелгән барлык тикшерү төрләре дә тулысы белән үтәлде.

Быелгы уку елында дүрт укытучы аттестация үтте.

Югары квалификацион категорияне раслады:

- Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина Л.М.

I квалификацион категориягә:

- Дусай –Кичү башлангыч мәктәбе укытучысы Әһлиуллина Ә.С.

- укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Л.М.

I квалификацион категорияне раслады:

- башлангыч сыйныф укытучысы Исрафилова Р.М.

Укытуга дифференцияле якын килү методик системаның контроль һәм анализ компонентын үз эченә алганда гына нәтиҗәле була. Һәр чирек саен һәм ярты еллыклап барлык класс укучыларыннан да (игътибар күбрәк чыгарылыш класс укучыларына бирелде) контроль эшләр, тестлар алынды һәм анализ ясалып барылды:

- 1 яртыеллыкта өлгереш 100%, сыйфат- 69%;

- II яртыеллыкта өлгереш 100%, сыйфат- 70% тәшкил итте;

2008/09 нчы уку елын мәктәп укучылары 100% өлгереш һәм 55% сыйфат белән тәмамладылар.

Материаль-техник базаны ныгыту буенча да эш алып барылды, кабинетларда һәм коридорда косметик ремонт ясалды, теплица ясалып бетү алдында тора.

Укучыларның сәламәтлеге туклануга турыдын-туры бәйләнгән. Мәктәп әлеге юнәлештә берничә ел рәттән планлы эш башкара.Мәктәп җитәрлек күләмдә авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин ителде. Бизнес-план нәтиҗәсендә мәктәп өчен кирәкле хуҗалык инвентаре алынды: мәктәпнең тышкы ишеге калай белән тышланды, икенче телефон алып куелды һәм тоташтырылды, янгын куркынычсызлыгы буенча инвентарь яңартылды. Болар барысы да укытучылар һәм укучыларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.


Быел мәктәптә 11 нче сыйныф булмады. 9 нчы сыйныфлардан 6 укучының 5 се имтиханнарны районда эксперимент рәвешендә бара торган яңа формада бирде. Барлык фәннәрдән дә гел “4” ле һәм “5” ле билгеләренә генә тапшырдылар. Сизова Индира математикадан (укытучы Сәетова Н.Р.), Шакирова Л.Р. рус теленнән (укытучы Хаҗипова А.Г.) районда иң яхшы күрсәткечләрне биргән укучылар исемлегенә керделәр. Имтиханнар буенча гомуми күрсәткечләр: 100% өлгереш, 91,5% сыйфат. Укытучылар үз белемнәрен күтәрү буенча зур эш башкаралар: ике укытучы читтән торып югары белем алалар (Исрафилова Р.М. – башлангыч сыйныфлар, Нәҗметдинова Л.Ә. – рус теле һәм әдәбияты). Мәктәпнең югары сыйныфларында укытуны бары тик югары белемле педагоглар гына укыту безнең мәктәпнең зур өстенлеге булып тора.

Шулар белән бергә укыту проценда җитешсезлекләр дә бар: кабинетларда күргәзмәлелек искерде, заман таләпләренә җавап бирми; аудио һәм видео җиһазлар җитми, компьютерлар искерде, спортзалда инвентарь җитәрлек түгел.


2009/2010 нчы уку елына мәктәп алдында түбәндәге бурычлар тора:


  1. Фән нигезләрен төрле яклап һәм тирәнтен укыту барышында, укучыларда дөньяви караш формалаштыру.




  1. Шәхси якын килү нигезендә укучыларга белем алу өчен уңай шартлар тудыру.




  1. Шәхес үсешенең бер чарасы буларак, үзлектән белем алырга һәм үз-үзеңә бәя бирергә өйрәтү.




  1. Укучыларның мөмкинлекләреннән чыгып, белем һәм тәрбия алуга иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү.




  1. Бүгенге сайлап алу шартларында югалып калмаслык, сайлап алуга сәләтле кешеләр тәрбияләү.



 


2 нче бүлек. Мәктәпнең тулы гомуми белем бирүне оештыруга юнәлдерелгән эшчәнлеге (всеобуч.)

буенча циклограмма


АЙ



ЭШ ТӨРЕ


Август


1. Сыйныфларны комплектлаштыру.

2. Сыйныф җитәкчеләренең 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучыларының урнашуы буенча мәгълүмати отчеты.

3. 1 нче 1әм 10 нчы сыйныфларны комплектлаштыру.

4. Китапханәнең дәреслеклэр белэн тәэмин ителеше.

5. Укучыларның туклануын оештыру.

6. Күп балалы hэм аз керемле семьяларны ачыклау. Балаларның исемлеген төзу.

7. «Риск» группасындагы укучыларны исәпкә алу. Алар белән эш формаларын ачыклау һәм планлаштыру.

8. Мәктәпнең, уку кабинетлары, спортзал, мастерскойның яңа уку елына әзерлеге.

9. Педагогларның август киңәшмәсендә катнашуы, методик күргәзмә әзерләү.

10. Мәктәпнең эш планын, уку программаларын һәм дәреслекләрне тикшерү, әзерләү һәм кабул итү.

11. Расписание төзү Һәм раслау.

12. Тарификациягә һәм узган уку елы буенча статистик отчет бирергә әзерлек.


Сентябрь

1.Классларны комплектлаштыру.

2. Календарь тематик планнар, түгәрәк, электив һәм сайлап алу курсларының планнарын раслау.

3. Тәрбия эше планнарын раслау.

4. . Мәктәпнең эш планын, уку программаларын раслау.

5.Расписаниене корректировкалау.

6.Тарификация уздыру, статистик отчет тапшыру.

7.Методсовет утырышы.

8. Мәктәп Уставы: хокуклар hэм бурычлар. Класс сәгатьләре.

9. Йомшак укучыларны исәпкә алу. Эш формаларын билгеләү.

10. Физкультура буенча курсәткечләр алу.

11.Мәктәпне кышкы чорга әзерләү.

12.Мәктәп яны бакчасында көзге эшләр.

13.Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструкцияләр.

14.Түгәрәкләр эшен оештыру, планлаштыру.


Октябрь

1. Укучыларның индивидуаль мөмкинлеклэрен hәм таләпләрен өйрәнүне дәвам итү.

2. Риск группасы: аралашу шартлары.

3. Укучылар өчен медицина тикшеренүләре уздыру.

4. Укучыларның көнкүреш һәм торак шартларын өйрәнү.

5. Сыйныфларда ата-аналар җыелышлары.

6.Сәләтле балалар белән индивидуаль эш.

7. Мәктәп олимпиадаларына әзерлек.

8.Җиңел атлетика һәм волейбол буенча район ярышларында катнашу.

9. Мәктәп аттестация комиссиясенең эшен оештыру, беренче утырыш, приказлар.

10. 5 нче сыйныфта адаптация чорын өйрәнү.

11. 1 нче сыйныф укучыларының һәм Дусай-Кичү мәктәбенең 1 нче сыйныфында мәктәпкә әзерлекләрен һәм адаптация чорын өйрәнү.

12. Мәктәп документациясен өйрәнү.

13. Укучыларга медицина күзәтүе оештыру.

14. I чирек нәтиҗәләре.

15.”Русский медвежонок” конкурсында катнашу.

Ноябрь

1. I чирек нәтиҗәләре буенча йомгак.

2. II чирекне планлаштыру.

3. Риск группасы укучылары белэн эш. Дәресләргә йөрү, өй эшләрен үтәү.

4. 9, 10,11 нче класс укучылары белән проф. юнәлеш буенча сөйләшү. Максат: проблемалары, мөмкинлекләре, үзреализацияләнү.

5. Йомшак укучыларның ата-аналар белән индивидуаль консультацияләр.

6. Түгәрәкләр эшен оештыру.

7. МАК эше.

8. Педсовет.

10. Көндәлекләр, журналлар, дәфтәрләр торышы.

11. Фән олимпиадаларының мәктәп туры.

12. Башлангыч сыйныфлар атналыгы.

Декабрь

1.Өлгермәүчәнлекне hэм хокук бозуларны булдырмауны кисәтү. Класс җитәкчеләренең эшен өйрәнү.

2. Укучыларның белемлелек hэм тәрбиялелек дәрәҗәсен өйрәнү. Анализлау. Ата-аналар белән консультациялэр.


3. Аттестация үтүче укытучыларның иҗади отчеты.

4. I яртыеллык буенча административ контроль эшләр.

5. Административ контроль эшләр буенча нәтиҗәләр.

6. Фән олимпиадаларының район туры.

Кышкы каникул чорына эш планы. Укучыларның кышкы ялын оештыру. Индивидуаль консультацияләр.

7.Ата-аналарның гомуми җыелышы.

8. I яртыеллык буенча йомгак.


Январь

1. Укучыларның кышкы каникулын, ялын оештыру; индивидуаль консультаияләр.

2. 9 нчы һәм 10 нчы сыйныфларда профильалды hәм электив курсларның укытылуы. Районда hәм республикада хезмәт базары.

3. Санитар-гигиена нормаларынын үтәлеше.

4. Уку программаларының үтәлеше. Календарь тематик планнарны корректировкалау.

5. 2 нче чирек һәм I яртыеллыктагы эшчәнлеккә анализ.

6. Педсовет.

7.Фән атналыклары.

8. Көндәлекләр, журналлар, дәфтәрләр торышы.

9.Фән олимпиадаларының зона һәм республика турлары.

10.Ачык дәресләр.

Февраль

1.Батырлык һәм патриотизм айлыгы.

2. Өй эшлэренең нормативлары, аларның үтәлеше.

3. Химия, биология, физика, технология дәресләрендэ куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше.

4.Студентлар белән очрашу. Профориентация.

5.1 нче сыйныфлар өчен өстәмә каникул.

6.”Әлифба бәйрәме”.

7.Ашханәдә туклануның торышы.

8. Производство киңәшмәсе.

9. Әтиләр катнашында кичә.

10. 9 нчы сыйныфларда укыту-тәрбия эшенең торышы.


Март

1. Укытучы hәм укучы арасында аралашу формалары. /Диагностика/

2. 9,11 классларда педагогик консилиумнар. Максат: проблемалар, момкинлекләр. Имтиханнарга әзерлек.


3. 9 нчы сыйныфта яңа форма имтиханнар. Сайлап алу имтиханнары.

4.Биология атналыгы.

5. Кошлар көне.

6. Китапханә һәм китапсөючеләр атналыгы.

7. Педсовет.

8. 1 нче сыйныфка керүче укучылар өчен әзерлек дәресләре.

9. математика буенча халыкара «Көнгерә» конкурсында катнашу.

10. Мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышы.

11. 3 нче чиреккә йомгак.



Апрель


1. Чыгарылыш имтиханнары буенча эш.

2. 3 нче чирек нәтиҗәләренә анализ.

3.4 нче чиреккә план төзү.

4.Киләсе уку елына классларны якынча комплектлаштыру.

5.Контроль эш, практик һәм лаборатор эш дәфтәрләрен тикшерү.

6. 4, 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларда контроль эшләр.

7.1-7 нче сыйныфларда уку тизлеген тикшерү.

8. Телләр айлыгы.

9.Фән түгәрәкләренең эшенә йомгак ясау.

10. МБ эшенә йомгак ясау, киләсе уку елына максат һәм бурычларны билгеләү.

11. МАК эше, аттестация үтәчәк укытучыларны барлау.


Май

1. Укучыларнын белемлелеген тикшерү буенча контроль эшләр, тестлар, кисемнәр алу.

2. Жәйге ял hэм практиканы оештыру эшләре.

3. Балалар травматизмын булдырмау буенча эшләргә анализ, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструкцияләр.

4. Укучыларга характеристикалар төзү.

5. Физкультура буенча курсәткечләр алу, анализ.

6. Имтиханнарга әзерлек, консультацияләр үткәрү. Имтиханнар.

7. Җиңү бәйрәмен билгеләп үтү.

8. Киләсе уку елына аттестация үтүче укытучыларның гаризаларын кабул итү.

9. “Соңгы звонок” бәйрәме.

10. Гомуми (йомгаклау) линейка.

Июнь


1.Уку стандартын үти алмаган укучылар белэн эш.

2. Имтиханнар.

2. 9 һәм 11 нче класс укучыларына документлар тапшыру, чыгарылыш кичәсе.

3. Мәктәптә ремонт эшләре.

4. Укучыларның җәйге ялын оештыру.

5. Мәктәп документациясен тутыру.

6.Укучыларның шәхси эшләрен тутыру.

7.Уку елына йомгак.

8. Педсовет.




следующая страница >>