shkolakz.ru 1 2 3 4


МУ “Информационно-методический центр”

Нижнекамского муниципального района


Утверждаю
Председатель муниципального
методического совета, директор
МУ “ИМЦ” Нижнекамского

муниципального района

_______________Ю.В. Каменев

“_____“_______________2009 г.


Программа специального курса

Укучыларны олимпиадага әзерләү”

(мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәнү буенча)


учителя татарского языка и литературы

второй квалификационной категории

МОУ “Средняя общеобразовательная

школа № 29”

Ахмеджановой Изиды Акрамовны


Рассмотрено на заседании Согласовано

муниципального методического методист ИМЦ

совета ______________________ _____Г.Ф. Фатхуллина Протокол № ___ от “___”________ 2009 г.


2009 год


Эчтәлек


1. Эчтәлек........................................................................................................2

2. Аңлатма язуы..............................................................................................3

3. Тематик план..............................................................................................5

4. Курсның эчтәлеге...................................................................................... 6


5. Әдәбият исемлеге.......................................................................................9


Аңлатма язуы


Илебез мәгариф системасында зур үзгәрешләр бара. Укытучылар һәм укучылар алдына куелган таләпләр көннән-көн катлаулана һәм катгыйлана.

Урта мәктәпне тәмамлаучы яшьләр татар әдәби теленең сөйләмә һәм язма формасыннан иркен файдалана белергә тиешләр. Бу исә күргән, ишеткән һәм укыганың турында сөйли һәм яза белү, җыелышларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясау, тема буенча план төзү, фәнни эшләр, сочинениеләр, изложениеләр, рефератлар, рәсми эш кәгазьләре яза белү дигән сүз.


Тел дәресләрендә укучылар төрле мөстәкыйль эшләр башкаралар: тел күренешләрен таблицалар, плакатлар, дәреслектәге күнегүләр өстендә күзәтәләр; тел фактларын бер-берсе белән чагыштыралар, капма-каршы куеп карыйлар; сүз һәм җөмләләрне төрле яктан тикшерәләр; грамматик категорияләр турында гомумиләштерергә өйрәнәләр, кагыйдәләр чыгаралар; иң әһәмиятле якларны аерып күрсәтәләр.

Бүгенге көн укучысы олимпиадаларга әзерләнгән вакытта дәрестә алган белемнәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, күбрәк мөстәкыйль эшләсен. Ә мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен укучыларда яшьтән үк үстерергә кирәк. Монда инде төп рольне укытучы уйный.

Тәкъдим ителә торган “Укучыларны олимпиадага әзерләү” дип аталган әлеге махсус курсның эчтәлеге дә укучыларда мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыруга юнәлдерелгән.

Курсның максаты итеп, укучыларга мөстәкыйль сүз төркемнәре турында тирән белем бирү; үз фикерләрен телдән, шулай ук язма формада логик яктан эзлекле, җыйнак һәм төгәл итеп бирә алу осталыгы һәм күнекмәләре белән коралландыру; яшь буынны үзлегеннән белем алуга әзерләү; укучыларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирү алынды.

Махсус курсның бурычлары:

- укучыларга мөстәкыйль сүз төркемнәре турында тирән белем бирү;

- сүз төркемнәренең үзенчәлекләре, стилистик кулланылышлары, аларга морфологик анализ ясау буенча белемнәрен тирәнәйтү;

- укучыларның сәнгатьле уку һәм текст өстендә эшли белү күнекмәләрен камилләштерү;

- өйрәнелгәннәрне терәк схемаларга күчерә һәм алардан оста файдалана белү күнекмәләрен ныгыту;

- балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү;

- ныклы орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр формалаштыру.

Курсны өйрәнүдән көтелгән нәтиҗә:

- мөстәкыйль сүз төркемнәре турында алган теоретик белемнәрне гамәлдә уңышлы куллана белү;

- эзләнү, фикер алышу нәтиҗәсендә мөстәкыйль сүз төркемнәрен гомумиләштереп, терәк схемаларга күчерергә өйрәнү;


- эзлекле фикер йөртә белүче, олимпиадаларда мәктәп һәм шәһәр данын якларлык укучылар әзерләү.


Махсус курс программасы 8-11 нче сыйныф укучылары өчен 9 сәгатькә исәпләп төзелде.

Программаны Бердәм республика имтиханына әзерләнгәндә дә файдаланырга мөмкин, чөнки БРИга әзерләнү өчен татар теленең барлык бүлекләре буенча өйрәнелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау зарур. Ә махсус курс программасы мөстәкыйль сүз төркемнәре турында алган белемнәрне искә төшерергә, ныгытырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук профильле укытуга күчү – Россиядә модернизацияләүнең иң мөһим юнәлеше. Әлеге программа материаллары филология һәм журналистика факультетларына укырга керергә теләүче укучылар һәм алар белән эшләүче укытучылар өчен дә уңышлы ярдәмлек булыр.


Махсус курсның тематик планы





Тема

Сәгать

саны

Эш төрләре

1.



Кереш. Мөстәкыйль сүз төркемнәренең лексик мәгънәсе, морфологик билге-ләре, синтаксик функцияләре.

1

Лекция, әңгәмә, таблица өстендә эш,

текст өстендә эш; терәк схема төзү



2.



Исем. Конкрет һәм абстракт исемнәр. Лексик мәгънәсе, грамматик билге-ләре, синтаксик функцияләре.

1

Таблица, текст, перфокарта өстендә эш;

терәк схема төзетү, ”Шарлы” зачет

сорауларына җавап бирү; морфологик-

синтаксик анализ ясау. Тест сораулары

төзетү.

3.



Сыйфат, аның лексик мәгънәсе, грамматик билге-ләре, исемләшүе.



1

Әңгәмә. Текст өстендә эш. Сыйфатларның

антонимнарын, синонимнарын табу.

”Шарлы” зачет сорауларына җавап бирү,

морфологик анализ ясау. “Укучы нинди

булырга тиеш?” Кешене характерлаучы

сыйфатларга нигезләнеп, хикәя төзү.

4.



Сан һәм аның төр-кемчәләре. Лексик мәгънәсе, грамма-тик билгеләре, син-таксик функция-ләре. Гарәп һәм рим цифрлары.


1

Әңгәмә, таблица өстендә эш;

автобиография язу, эзләнү, дәлилләү;

“Шарлы” зачет; морфологик-синтаксик

анализ ясау. “Сан” темасына кроссворд төзетү.


5.



Фигыль һәм аның төркемчәләре, фигыль юнәлеш-ләре, җөмләдә кул-ланылышы.


1

Таблица өстендә эш; әңгәмә; фигыльләр-нең антонимнанарын , синонимнарын табу; “Шарлы” зачет; терәк схема төзетү;

морфологик-синтаксик анализ; тест сораулары төзетү.

6.



Алмашлык. Лексик мәгънәсе, грамма-тик билгеләре,

синтаксик функция-ләре.

1

Текст өстендә эш; терәк схема төзетү;

морфологик-синтаксик анализ. Грамматик КВН.



7.



Рәвеш һәм аваз ияртемнәре.



1

Әңгәмә. Бирелгән рәвешләрне кертеп

җөмләләр төзү. Терәк схемалар төзетү.


Уен “Ни өчен шулай?” Аваз ияртемнәрен-нән фигыльләр ясау. Морфологик-син -

таксик анализ. Укучылардан тест сорау-лары төзетү.


8.


Мөстәкыйль сүз төркемнәрен гому-миләштереп кабат-лау.

1

Терәк схема төзү. Уен “ Ни өчен шулай?”

Компьютерда тест сорауларына җавап

бирү.

9.

Йомгаклау дәресе. “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенын үткәрү.

1

“Кем тизрәк?” (теоретик белемнәрне тикшерү ), тәкъдим ителгән сүздән сүзләр аерып чыгару, аларның сүз төркемнәрен билгеләү. Мәкальләрне дәвам итү. Хатын-кыз исеме кулланылган 10 җыр исемен атау. Саннар кергән 10 табышмак әйтү. Антоним исемнәргә нигезләнгән әсәр исемнәрен атау.

Барлыгы : 9 сәгать



Программаның эчтәлеге


1. Кереш. Мөстәкыйль сүз төркемнәренең лексик мәгънәсе, морфологик билгеләре, синтаксик функцияләре. (1 сәг.)

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен аларның лексик мәгънәсе, морфологик билгеләре, синтаксик функцияләре буенча аера белергә өйрәтү. Тексттан

мөстәкыйль сүз төркемнәрен билгеләү. Һәр мөстәкыйль сүз төркемен гомумиләштерү, аны таблица ярдәмендә күрсәтү. Терәк схема сызу.


2. Исем. Конкрет һәм абстракт исемнәр. Лексик мәгънәсе, грамматик билгеләре, синтаксик функцияләре. (1 сәг.)

Исемгә хас билгеләрне дәлилли белү. Исемнәрне тартым белән, тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү, рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән исемнәрдә тартым һәм килеш кушымчаларын дөрес язу. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышын перфокартада күрсәтү. Терәк схема төзү, тест сораулары төзетү. “Шарлы” зачет сорауларына җавап бирү; морфологик-синтаксик анализ ясау.



3. Сыйфат, аның лексик мәгънәсе, грамматик билгеләре, исемләшүе. (1 сәг.)

Сыйфат, аңа хас билгеләр, сыйфатларның ясалышы; синоним һәм антоним сыйфатлар; сыйфатларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү. Кешене характерлаучы сыйфатларга нигезләнеп, “Укучы нинди булырга тиеш?” дигән темага хикәя язу. Сыйфатларның синонимнарын, антонимнарын табу. “Шарлы” зачет сорауларына җавап бирү. Морфологик анализ ясау.


4. Сан һәм аның төркемчәләре. Лексик мәгънәсе, грамматик билгеләре, синтаксик функцияләре. Гарәп һәм рим цифрлары. (1 сәг.)

Таблица өстендә эш. Санга хас билгеләрне дәлилләү Тәртип санын белдергән рим цифрларыннан соң сызыкча да, -нче/-нчы кушымчасы да куелмавы, текстта гарәп һәм рим цифрларының баш хәреф зурлыгында язылуы турында искәртү. “Шарлы” зачет сорауларына җавап бирү. Морфологик-синтаксик анализ ясау. “Сан” темасына кроссворд төзетү.


5. Фигыль һәм аның төркемчәләре, фигыль юнәлешләре, җөмләдә кулланылышы. (1 сәг.)

“Шарлы” зачет сорауларына җавап бирү. Фигыльләрдә басымны дөрес кую; хәзерге заман хикәя фигыль формаларын үткән заманда булган вакыйгалар турында хәбәр иткәндә файдалана белү. Фикерне төгәлрәк бирү максатыннан синоним, антоним фигыльләр куллану; Морфологик-синтаксик анализ ясау. Укучылардан тест сораулары төзетү.


6. Алмашлык. Лексик мәгънәсе, грамматик билгеләре, синтаксик функцияләре. (1 сәг.)

Алмашлыкларны җөмләдә дөрес куллану, сөйләмдә билгеләү, билгесезлек алмашлыкларыннан урынлы файдалану; текстны төрле зат исеменнән сөйләү. Текст өстендә эш. Терәк схема төзү; морфологик-синтаксик анализ ясау. Грамматик КВН.


7. Рәвеш һәм аваз ияртемнәре. (1 сәг.)

Рәвеш төркемчәләрен гомумиләштерә белү, рәвешләрнең ясалышы, җөмләдә кулланылышы; рәвеш функциясендә килгән сыйфатлардан файдалану үзенчәлекләре. Аваз ияртемнәреннән сүзләр ясау. Терәк схемалар төзү, гомумиләштерә белү. Укучылардан тест сораулары төзетү.



8. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау. (1 сәг.)

Грамматик категория һәм күренешләрнең иң әһәмиятле билгеләрен ачыклау, алар арасындагы охшашлыкны һәм аерымлыкны таный белү; өйрәнелгәннәрне гомумиләштерү. Терәк схема төзү. Компьютерда тест сорауларына җавап бирү.


9. Йомгаклау дәресе. “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенын үткәрү.

(1 сәг.)

“Кем тизрәк?” (теоретик белемнәрне тикшерү), файдаланмагансыз сүзеннән сүзләр аерып чыгару, аларның сүз төркемнәрен билгеләү. Мәкальләрне дәвам итү. Хатын-кыз исеме кулланылган 10 җыр исемен атау. Саннар кергән 10 табышмак әйтү. Антоним исемнәргә нигезләнгән әсәр исемнәрен атау.


Әдәбият исемлеге


Укучылар өчен әдәбият


1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. –Казан: Мәгариф, 2005.

2. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология. – Казан: Мәгариф, 2004.

3. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. – Казан: Мәгариф, 2002.

4. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан: Яңалиф, 2006.

5. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: Мәгариф, 2006.


Укытучылар өчен әдәбият

.

1. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология. – Казан: Мәгариф, 2004.

2. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. – Казан: Мәгариф, 2002.

3. Маннапов Ш.М. Әти урманы. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1979.

4. Нигъмәтуллов М.М. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология. Күнегүләр җыентыгы. – Алабуга: АДПУ нәшр., 2002.

5. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек (татар теле). / Төз. Ә.Ш. Юсупова, Э.Н. Федорова. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005.

6.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002.

7. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся. / Авт.-сост. Р.С. Нурмухаметова. – Казань: Гыйлем, 2008.


8. Татар граммтикасы. 3томда, Т. II. – Мәскәү: Инсан, Казан: Фикер, 2001.

9. Татар теленнән 222 тест. / Төз. Х.Х. Сәлимов. – Казан: Яңалиф, 2005.

10. Төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар телен укы-туда көтелгән нәтиҗәләр һәм бәяләү. – Яр Чаллы, 2004.

11. Шакирова Г.Ә. Татар теле һәм әдәбияты: Керү имтиханнарына әзерләнү программасы. – Түбән Кама: ТКМИның “Чишмә” нәшр., 2003.

12. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.


Кушымта

1 нче дәрес


Кереш дәрес буенча


Текстны сәнгатьле укыгыз, таблицага нигезләнеп, һәр сүзнең өстенә нинди сүз төркеменә керүен языгыз. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен язып алыгыз, лексик мәгънәсе, морфолгик билгеләре, синтаксик функцияләре буенча характеристика бирегез.


Колак әдәпләре

Колакларыгызны яман сүзләр ишетүдән саклагыз, гайбәт вә яла кебек шәригатьтә хәрәм булган сүзләрне тыңламагыз, әгәр дә боларны сөйләүче бөек кешеләр булса, риза түгеллегегезне йөзегез белән белдереп тик утырыгыз.

Зарар булмаслыгын белсәгез – бер читкә китеп вә мәҗлестән чыгып утырыгыз, әгәр дә иптәшләрегез булса, әдәпле генә үгетләгез, “һәркемдә бер төрле кимчелек булыр, безнең кимчелегебез, бәлки тагын да артыктыр” дигән кебек сүзләр әйтегез, әгәр дә кечеләр булса, шәфкатьле генә тыегыз!

Олуг вә авыр алкалар асып, колакларыгызны бозмагыз яки бөтенләй кимәгез. Кирәк булмаганда, һава керүдән туктатыр дәрәҗәдә калын шәлләр урап утырмагыз!

Каты тавышлар колакка зарарлы булганы өчен, мөмкин кадәр ерак торыгыз, кирәк булмаганда вә яки табиб кушмаганда колакларыгызга мамык тутырып йөрмәгез!


Таблица №1

Сүз төркемнәре



Сүз төркеме

Лексик мәгъ-нәсе

Морфологик билге-се

Синтаксик функ циясе

1


2


3


4


5


6


7


Исем


Сыйфат


Рәвеш


Сан


Алмашлык


Фигыль


Аваз ияртем-нәре


предмет


предмет билге-се


эш-хәл яки бил-генең билгесе


предметларның саны, тәртибе


исем, сыйфат, рәвеш, сан мәгъ нәләрен гомуми төстә белдерә


эш, хәл, хәрәкәт


төрле тавыш-ларга охшатып ясалган сүзләр

килеш, тартым, сан


төрләнми (дәрәҗә-асыл сыйфатларда


төрләнми


төрләнми, исем уры нына килсә, исем кебек төрләнә


кайсы сүз төркемен алыштырса, шуның кебек төрләнә


барлык- юклык, дә- рәҗә, заман,зат-сан, дәрәҗә, юнәлеш


фигыль ясауда кат-нашалар


ия, хәбәр, тәмам лык, аергыч, хәл


аергыч, хәбәр, хәл


хәл, хәбәр, аер-гыч


аергыч, хәл,хә-бәр, ия


алмаштырган сүз төркеме функциясен үти


хәбәр,аергыч, ия, тәмамлык


күбрәк фи-гыльгә ияреп ки-лә, хәл, аергыч,



следующая страница >>