shkolakz.ru 1
Салагыш гомум белем бирү мәктәбе укытучысы Ясавиева Эльвира Дульфа-


товнаның тарихтан ачык дәресенең план-конспекты.





2008-2009 уку елы.


Тема:Фиргәвеннәр һәм пирамидалар.

Максат:1)Фиргәвеннәр һәм пирамидалар турында кузаллау тудыру;пирамиданы ясап карау.

2)Төркемләп эшләу күнекмәләрен булдыру.

3)Борынгы заман тарихына кызыксыну уяту. Яңа терминнар:пирамида,фиргәвен,мумия,саркофаг,вель-

можа.

Җиһазлау:дәреслек,сүзлек,мультимедия уку пособиясе,энциклопедия китаплары,пирамида төшерелгән рәсемнәр,тест биремнәре(компьютерда эшләу)

Тарихи шәхес:Фиргәвен.

Дәрес планы.

1)Оештыру.

2)Язма эшләргә нәтиҗә ясау.

3)Терминнар белэн эш.

4)Физминутка.

5)Яңа теманы анлату.

1)Тарихи шәхес- Фиргәвеннәр турында соөйләшү.

2)Пирамидалар турында сөйләшү.

3)Пирамида ясап карау.

4)Вельможалар,турәләр һәм язмачылар турында сөйләшү.

6)Йомгаклау.Үзләштергән белемнәрне тикшереп карау йөзеннән тест үткәрү.

7)Өй эше бирү,билгеләр кую.

Дәрес барышы.

1)Оештыру.Дежур укучының рапортын тынлау.

2)Язма эшләргә нәтиҗә ясау.

3)Терминнар белән эш.

Пирамида-Фиргәвеннәр өчен ясалган таш һәйкәлләр.

Фиргәвен-Мисыр патшасы.

Мумия-махсус матдәләр сеңдерелгән үлгән кеше гәүдәсе.

Саркофаг-таш табут.

Вельможалар-идарәчеләр.

4)Физминутка.

5)Яна теманы аңлату.

Укытучы: Укучылар без бүген бөтенләй башка җирләрне өйрәнәбез:борынгы Мисыр дәуүләтен һәм андагы тарихи вакыйгаларны. Мисыр ул- әкияти җирләрнең берсе. Мисырда бүгенге көнгә кадәр гыйбадәтханә хәрабәләре саклана, фиргәвеннәр һәм аксөяк мисырларының төрбәләре,һәйкәлләр,хөкемдарлар һәм аллаларның сыннары калкып тора.Барлык истәлекләр дә иероглифлар белән чуарланып беткэн.Гөрбә диварлары төрле рәсемнәр белән бизәлгән.Каберлекләрдә төрле савыт-сабалар,кораллар һәм бизәнү әйберләре табыла.Әммә иң кыйммәтле табылдыклар папирус төргәкләре исәпләнә.Мисырда яңгырлар яумый диярлек,шуңа күрә коры комда папируслар бик яхшы сакланганнар.Менэ шушы папируслардан алынган мәгълуматлар буенча без фиргәвеннәр,пирамидалар турында беләбез. Фиргәвеннәр-Мисыр патшалары.Фиргәвеннәрнең мәһабәт таш төрбәләре-пирамидалар-борынгы Мисырның иң мәшһүр һәйкәлләре булып торалар.Иң борынгы пирамида б.э.к.2600 еллар элек тирәсендә төзелгән.Аның биеклеге 150 метр.Аны төзегәндэ


Һәрберсенең авырлыгы ике тонна ярым булган 2 миллион 300 мең таш блок файдаланылган.Блоклар шулкадәр тыгыз итеп өелгән,хәттә араларына инә дә сыярлык түгел.

Хеопс бердәнбер пирамида булса иде!Яңа фиргәвен-Хеопсның улы өчен мисырлылар,нибары метрга тәбәнәгрәк,тагын Бер пирамида төзегәннәр, әаннан соң аның оныгына дип,тагын берне корганнар.Шул ук вакытта

бу өч мәһабәт пирамида беренчеләрдән булмаганнар инде.

Бу пирамидаларны төзегәнче үк пирамидалар төзелгән бул-

ган,ләкин алар кечкенә булганнар.

-Хәзер без пирамидалар турында компьтердан яңа мәгълү-

матлар карап китәрбез.(мультмедия кулланыла)

-Ә хәзер балалар, пирамидаларны үзебез ясап карарбыз.

(балалар пирамидаларны кәгазьдән ясап карыйлар)

-Менә күрдегезме пирамидаларны ясау ничек авыр.Әле без кәгазьдән генә ясап карадык.Балалар ничек дип уйлыйсыз, Фиргәвеннәрнең гәүдәләрен пирамидаларга ничек итеп күмделәр микән?

-Мәетнең гәүдәсеннән барлык әгъзаларын алып, аңа махсус матдәләр сеңдергәннәр һәм нечкә бәйләвечләр белән чорна-

ганнар.Алар шул рәвешле мумия ясаганнар,аны таш сарко-

фаг эченә салганнар.Ә фиргәвенне күмү йоласы белән вель-

можалар идарә иткән.Вельможалар фиргәвенгә буйсынганнар.Фиргәвен аларны шәһәр идарәчеләре иткән.

күп төрле түрәләр,язмачылар һәм кораллы сакчылар алар

карамагында булган.

6.Йомгаклау.

-Укчылар,без дәресебезнең ахырына якынлашабыз.Үзләш-

тергән белемнәрне тикшереп карау йөзеннән хәзер тест үткәреп алабыз.(Тест компьютер ярдәмендә үткәрелә)Тест-

ка нәтиҗә ясала,процентлары әйтелә.

7.Өй эше бирү,билгеләр кую.

Икенче дәрескә 11нче параграфны укып килергә,сөйләргә әзерләнергә.