shkolakz.ru 1
2 нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән “Татар теле һәм уку китабы” (Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ.Рангулова) укыту - методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре.



Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә_ төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты _ балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, ягъни уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү. Икенче сыйныфта укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту - методик комплекты (УМК) Федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзелгән.

Укыту - методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:


  1. Дәреслек.

  2. Язу дәфтәре.

  3. Ишетеп аңлау күнегүләре.

  4. Тематик план.

Укыту-методик комплекты аша татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны күзаллый:

- телне аралашу чарасы буларак өйрәнү;

-укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

- укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру.

Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана.

Укыту - методик комплекты балаларның психик үсешендә Федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;


– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Укыту-методик комплектка эчтәлек коммуникатив технология принципларына (Е.И.Пассов) нигезләп сайланды.

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә УМК өчен материал кече сыйныф балаларының аралашу сфераларын исәпкә алып сайланды.

8-9 яшьлекләр тормышында уен, өй һәм уку хезмәте, гаиләдә һәм дуслар белән аралашу зур урын алып тора. Шулай ук, балалар табигать турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: “Без мәктәпкә барабыз”, “Базарда”, “Мин чисталык яратам”, “Кыш”, “ Безнең гаилә”, “Яз”, “Туган ягым”, “Кибеттә”, “Җәй ”.

Шушы темалар буенча сөйләшү өчен, 1 нче сыйныфта үзләштерелгән 280-290
сүзгә 100-110 чамасы яңа сүз кушыла. Шулай итеп, продуктив лексика якынча 400-420 сүзне тәшкил итә, укучыларның, нигездә, 1 нче сыйныфта үзләштергән аралашу ситуацияләрендә сөйләшә алулары тирәнәйтелә.

Балаларның истә калдыру сәләтләре төрлечә. Дәрескә алынган сөйләм материалын дәрес азагында һәр бала да үзләштереп бетермәскә мөмкин. Хәтердә калдыруның индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып, дәреслектәге күнегүләр системасы шундый итеп урнаштырылды, бер үк материалның бер дәрес дәвамында кимендә 9 - 10 тапкыр, аннан соң тема буенча дәресләр дәвамында, шулай ук темалар бәйләнешендә кабатлана баруы тәэмин ителде. Һәр сүзне, өйрәнелгән грамматик категорияне, аралашу өчен кирәкле сөйләм үрнәкләрен системалы кабатлатып бару – УМК ның төп бурычы булды.

Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы – чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләрен, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче ситуатив күнегүләр аша тәэмин итеп була. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да (бу очракта мотивация тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да кулланыла ала.


Аралашу Коммуникатив Сөйләм үрнәге

ситуацияләре бурыч

Вы с другом встретились Спроси у друга, есть Синең чаңгың бармы?

на улице ли у него лыжи; Әйдә чаңгы шуабыз.

позови его кататься на

лыжах.

Дәреслектә кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр кертелде. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып эшлиләр, шул ук вакытта, өйрәнелгән сөйләм үрнәкләре дә кабатлана.

Укыту-методик комплексының тагын бер үзенчәлеге шунда: сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә параллель, бер-берсенә бәйле рәвештә өйрәтү бурычы куела. Ягъни һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша, һәм дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм дозасы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре аша да үтеп чыга. Аралашу процессы сөйләшү (диалогик, монологик сөйләм), ишетеп аңлау, уку һәм язу аша оештырыла. Алар арасында төп урынны сөйләшү алып тора.

Диалогик сөйләм.

2 нче сыйныфта дәрес вакытының 60-70% ы сөйләшүгә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик
сөйләм


  • Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.


II. Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:
  • нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;


  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

III Уку.

  • Хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

Дәреслектә уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр бирелде. Үзләштерү дәрәҗәсенә карап, укытучы аларны арттыра яки киметә ала.


  • укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

  • укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

  • Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

- бәйрәмнәр белән котлау язу.


Федераль дәүләт белем бирү стандартларында “дәреслек системасы” төшенчәсе кертелә. “Дәреслек системасы” укучының дәреслек белән беррәттән, мультимедия, эш дәфтәре белән дә тәэмин ителешен күз алдында тота.

УМКының бер компоненты – 2012 нче елда Яр Чаллы укытучылары тарафыннан төзелгән мультимедиа ресурсы. Ул уку процессын оештыруда индивидуаль якын килү мөмкинлеген исәпкә алып төзелде. Укучыларга, үзләренең уку мөмкинлекләренә карап, материалга кат – кат әйләнеп кайту, кат – кат кабатлау мөмкинлеге тудырылды. Бу исә бигрәк тә авыр үзләштерүче балаларга укудагы уңышсызлыклардан котылырга ярдәм итәчәк.

Татар теле өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итү йөзеннән, мультимедиа кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төсләр белән тәэмин ителде.

Мультимедиагы интерактив мөмкинлекләр укучының уку эшчәнлегенең мөстәкыйльлеген тудыруны күздә тота: укучы сөйләм эшчәнлеген үзе модельләштерә, үз хаталарын үзе таба, үзе төзәтә.


Башлангыч сыйныфта укучы балалар, аеруча, ата - аналарның ярдәменә мохтаҗ. 1 нче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен төзелгән махсус ярдәмлекне 2 нче сыйныфта да кулланырга мөмкин. Ярдәмлектә ата - аналарга өйрәнелгән сүзләнең, төзелмәләрнең, диалогларның тәрҗемәләре, грамматик категорияләргә аңлатма бирелде.


Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган. Цикл – уку материалын диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ), лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК), диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.

Материалны Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының “ Рус балаларына татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту” лабораториясе мөдире доцент Р.З.Хәйдәрова әзерләде.

29.09. 2012