shkolakz.ru 1 2 ... 18 19


Г.Ә.Нәбиуллина










Гади җӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ.

Теория, күнегүлӘр, тестлар,

МЕТОДИК КҮРСӘТМӘЛӘР







К
азан – 2009

Төзүче
– филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Ә.Нәбиуллина


Фәнни мөхәррир – филология фәннәре кандидаты, доцент Ә.Ш. Юсупова


Рецензентлары – филология фәннәре докторы, проф. Ф.С.Сафиуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Мөгътәсимова


Гади җөмлә синтаксисы. Теория, күнегүләр, тестлар, методик күрсәтмәләр. — Казан, 2009. — 119 б.


«
Гади җөмлә синтаксисы. Теория, күнегүләр, тестлар, методик күрсәтмәләр» кулланмасы татар теле синтаксисыннан гамәли дәресләр өчен тәкъдим ителә. Кулланма гади җөмлә синтаксисына караган төп темаларны: сүзтезмәләрне, җөмлә кисәкләрен тикшерү, аерымланган кисәкләр, тиңдәш кисәкләр, экспрессив синтаксик төзелмәләрне билгеләү, гади җөмләгә билгеләмә бирү, синтаксик анализ ясауны үз эченә ала. һәр тема башында теоретик материалны кабатлау максатыннан төп кагыйдәләр бирелә; төрлелектән качарга тырышу максатыннан теге яки бу мәсьәләгә бәйле методик күрсәтмәләр, искәрмәләр урын ала; төрле типтагы грамматик биремнәр, белемнәрне тикшерү өчен сораулар, күпсанлы тестлар тәкъдим ителә.

Методик ярдәмлек Казан дәүләт университетында татар филологиясе һәм тарихы факультетының көндезге һәм читтән торып уку бүлегендәге студентларга атап төзелде. Әлеге китаптан шулай ук югары сыйныф укучылары, абитуриентлар да файдалана ала.


Беренче бүлек. Сөйләм һәм җөмлә

Синтаксик берәмлекләр турында гомуми төшенчә


Сөйләм ул – телнең хәрәкәттәге чагы.

Сөйләмнең ике ягы бар: эчтәлек һәм форма.

Сөйләм чынбарлыктан, әйтергә теләгән фикердән, сөйләүчедән, тыңлаучыдан башка оеша алмый.

Җөмлә – фикерне оештыра торган һәм хәбәр итә торган синтаксик берәмлек.

Синтаксис” термины ике мәгънәдә куланыла:


  • телнең синтаксик төзелеше

  • телнең синтаксик төзелеше турындагы фән атамасы.

Синтаксис сүзе грек теленнән syntaxis – төзелеш, тәртип дигәнне аңлата. Синтаксис синтаксик берәмлекләрнең системасын, бәйләнешләрен, мөнәсәбәтләрен өйрәнүне күздә тота.

Синтаксис фәненең нигезендә яткан төшенчәләр:

  • Синтаксик берәмлекләр системасы

  • Синтаксик бәйләнешләр

  • Синтаксик чаралар (бәйләүче чаралар)

  • Мәгънәви бәйләнешләр

Синтаксик берәмлекләргә түбәндәгеләр керә:

  • сүзтезмә

  • җөмлә кисәге

  • гади җөмлә

  • кушма җөмлә

  • синтаксик бөтен

  • текст

Сөйләмнең барлык үзенчәлекләрен дә үзендә чагылдыра ала торган берәмлекләр текст һәм җөмлә.


  1. Мәкальләрне укыгыз. Мәкаль нинди сүзләрдән тора? Сезнеңчә, сүзләрнең үзара бәйләнешендә нәрсә әһәмиятле? Сүз турында сез тагын нинди мәкальләр беләсез?


Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

Авыз күрке - тел, тел күрке – сүз.

Сүзнең башыннан элек ахырын уйла.

Яхшы сүз балдан да татлырак.

Әйткән сүз – аткан ук.

Сүз сүзне тарта.

Сүз - сүзнең ыргагы.

Сүз канатсыз, ләкин оча.

Сүзне сатып алмыйлар.


2. Күренекле язучыларның сөйләм һәм җөмлә турында әйткән фикерләрен укыгыз. Бу фикерләргә таянып, тел, сөйләм һәм җөмләгә хас үзенчәлекләрне аңлатыгыз.

  1. Туган тел – Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятыбызның теле. Менә Тукай теле нинди киң мәгънәдә кулланыла бездә... Бөтен язганнарыңның ахыр чиктә рухы бит телдә... (С. Хәким).


  2. Кирәк икән шагыйрь халык сөйләшендәге формаларны, җөмлә әйләнешләрен дә шигырьгә шул килеш алып куя, буйсынмаса, буйсындыра, тел аның ихтыярында, шигырь могҗизалар ярата... (С. Хәким).

  3. Язучы Мин Шабай белән очрашу истә калган. Матбугат йорты алдында әрле-бирле йөри бу, иреннәрен кыймылдатып, үзалдына нидер пышылдый. Хикәя язуы икән. Тукталды да, кем өчендер әрнеп, кем беләндер бәхәсне дәвам иткәндәй:

– Сүзнең бит аның җаны бар. Авырттырып ничек җөмләнең тиешсез, җайсыз төшенә куясың? – диде (Ш. Галиев).

  1. Күңелгә әледән-әле шундый чагыштыру килә: язучы өчен дә сүзләр, билгеле бер дәрәҗәдә, стройдагы солдатлар кебек торырга тиешләр түгелме соң?.. Һәм, гомумән, җөмләдә сүзләрнең үзара татулыгы, кардәшлеге ни дәрәҗәдә? Ахыр чиктә, җөмләнең эчке музыкасы, көче һәм “мускулы” әнә шуннан – җөмлә эчендәге сүзләрнең берсе икенчесенә гармоник ябышып ятуыннан килеп туа бит инде (Ф Хөсни).

  2. Хикмәт шунда ки, әйтәсе һәм күрсәтәсе килгән бөтен нәрсә - фикер һәм хистән алып, төскә һәм искә хәтле – үзенең иң дөрес, иң төгәл сүзен табарга тиеш. Язган чакта нәкъ менә шуны, ягъни әйтергә теләгәнең белән кәгазьгә төшкән сүзнең бер-берсенә ничек тә туры килүен өзлексез күзәтеп барырга мәҗбүр буласың да инде. Ләкин эш моның белән генә бетми бит әле, телнең, һичшиксез, яхшы телнең үзенә генә хас табигый агышы, аһәңе һәм ритмы да булырга тиеш – язганда, шуны гел генә тоеп, чамалап бару да язучыдан шулай ук нык таләп ителә (Ә. Еники).

  3. Татар әдәби теле хәзер сүз хәзинәсенең муллыгы, аһәңлек мөмкинлекләре, синтаксик чараларының байлыгы белән теләсә нинди нечкә һәм тирән психологик кичерешләрдән башлап катлаулы философик төшенчәләргә кадәр барысын да тасвирлап бирә ала (Г. Бәширов).

3. Җөмләләрнең урыннарын үзгәртеп, бәйләнешле сөйләм оештырыгыз.



  1. Шомыр куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри.

  2. Бал кортларының тату гөжләве, куанычлы бәйрәм ясап, аларның чәчәктән чәчәккә очып-кунып йөрүләре җанга рәхәт сала.

  3. Шомырт чәчәк аткан.

  4. Алар басынкы гына шатланып гөжлиләр.

  5. Баскыч төбендәге тирәкнең баллы яфраклары кояшта ялтырап торалар.

  6. Иртән явып үткән кояшлы яңгыр бал төшереп киткән.

  7. Авылны хуш ис чорнап алган. (М. Юныстан)


4. Синтаксик берәмлекләрне сүзтезмәләргә һәм җөмләләргә аерып, таблицага номерларны дөрес итеп урнаштырыгыз.


Сүзтезмәләр




Җөмләләр







  1. мин сезгә килдем

  2. килгәч күрешү

  3. күрешер өчен килү

  4. тәрәзәдән карау

  5. йорт тәрәзәсе ачык

  6. абыем кебек акыллы

  7. абыем – программист

  8. татар язучысын

  9. язучының әсәре

  10. дәреслектәге күнегүләр

  11. йортыбыз таштан

  12. хатны җибәрү


5. Өзекләрне укыгыз. Текстта ничә җөмлә һәм сүз бар? Сүзләр һәм сүз формаларының бергә бәйләнеп, сөйләм оештыруын аңлатыгыз. Җөмләләрнең бирелеше ягыннан һәр ике текстны чагыштырыгыз.

1. Чишмә янына төшүгә, мондагы матурлыктан, көмеш дулкын булып талгын җилдә тибрәлүче талларның лепердәвеннән, челтерәп аккан чишмә җырыннан йөрәгем кысылып куйгандай булды. Ирексездән үзебезнең авылны, тау астындагы чишмәләрне, уйнап үскән болыннарны, авылдашларымны искә төшердем. Кеше кулы тимәгән саф табигатътә була торган шундый кабатланмас гүзәллекне тагын кайда да булса күрә алырмын дип, башыма китергәнем дә юк иде. Күрәсең, күңел тамырлары белән туган ягына береккән кеше башка якларда да үз ягына охшаш матурлыкка битараф кала алмый торгандыр. Ул синдә иң газиз, иң самими кичерешләрне яңартып, үзеңнең тормыш, чишмәң башланган җирне онытмаска чакыра, меңнәрчә күзәнәкләреңә сеңгән туган җир моңын сүндермәскә өнди торгандыр. Һәр кеше үзе бер чишмә түгелмени?! (Ф. Латыйфи)


2. Көзге авыл… Ишегалды — минем олы дөньям. Монда һәммә җан иясе үз гамендә… Көр сыерның мөгрәп куюы. Тук казларның, утырган җиреннән генә түшен биетеп, борын эченнән генә гаң-гаң килеп гапләшүе. Юеш танаулы сарыкларның мекер-мекер печән уртлавы. Гөнҗәлә* койрыклы әтәчнең күрше тавыкларын койма ярыгыннан күзәтеп, баскан урынында тәкатьсез** тыпырдавы… Мендәр өстеннән уянып чыккан песинең ак тәпиләре белән салкын җиргә басарга теләмичә, баскыч биеклегеннән әлеге малларга — «кара халыкка» түбәнсетеп карап торуы. әнә шулай ишегалды яши, озын кышка әзерләнә. Кышкы аклыкка күзне ияләштерер өчен, күктән көмеш сыкы*** тузаны сирпелә. Нинди рәхәт... (М. Галиев.).

*гөнҗәлә – эрләгәндә гөнҗәлә таягына бәйләү өчен әзерләнгән яки бәйләнгән бер төргәк йон сүс

** тәкатьсез - түземсез

***сыкы – кышкы салкында сыек томан булып кына җемелдәп күренә торган кар бөртекләре


Cинтаксик бәйләнеш төрләре

Сөйләмдә сүзләр һәм җөмләләр ике төрле бәйләнештә булалар:


  • тезүле бәйләнеш

  • ияртүле бәйләнеш

Тезүле бәйләнеш булганда, сүзләр һәм җөмләләр үзара тигез хокуклы булалар, бер-берсенә буйсынмыйча киләләр. Мәсәлән, Инешләр, елгалар, ермаклар, ташулар — барысы да Чулман атлы олуг суның кочагына омтылдылар, кушылдылар, көчәйделәр, ургып-шаулап, алга ыргылдылар (Н.Фәттах). Бу җөмләдә инешләр, елгалар, ермаклар, ташулар сүзләре һәм омтылдылар, кушылдылар, көчәйделәр, ыргылдылар сүзләре үзара тигез хокуклы, ягъни тезүле бәйләнештә торалар.

Тезүле бәйләнеш түбәндәге чаралар ярдәмендә оеша.

1. Тезүче теркәгечләр (җыючы: һәм, вә, да/дә (та/тә), ни/ни, бер/бер; каршы куючы: ә, ләкин, әмма, мәгәр, иллә, илләмәгәр, тик, бары, фәкать, исә, аның каравы; бүлүче: янә-янә, яисә, я, әле-әле, әллә-әллә): Укыдым һәм сөйләдем. Укыдым, ләкин сөйләмәдем.


2. Тезү интонациясе: Укыдым, сөйләдем.

3. Каршы кую интонациясе: Укыдым – аңламадым.

Тезүле бәйләнеш үзе генә сөйләм барлыкка китерә алмый, шуңа күрә сүзләрнең (җөмләләрнең) бер-берсенә буйсынуы – ияртүле бәйләнеш тә кирәк. Ияртүле бәйләнеш булганда, бер сүз (җөмлә) икенче сүзгә (җөмләгә) ияреп, буйсынып килә. Мәсәлән, китап уку дигәндә, уку – ияртүче сүз, аңа китап сүзе ияреп килә. Яңа китап дигәндә, китап - ияртүче сүз, яңа иярүче сүз була.

Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында өч төрле мөнәсәбәт була.


  • хәбәрлекле мөнәсәбәт

  • ачыклаулы мөнәсәбәт (төгәлләүле мөнәсәбәт)

  • аныклаулы мөнәсәбәт



Хәбәрлекле мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүз турында хәбәр итә, нәтиҗәдә җөмлә барлыкка килә. Мәсәлән, Без укыйбыз. Бүлмә якты. Китап өстәлдә. Каләм минеке. Ия теләсә нинди предметны, вакыйганы, күренешне атап килә, хәбәр – ия турында нидер хәбәр итеп, аңа буйсынып килә. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләр. Шушы чараларның һәрберсе янында да хәбәр итү интонациясе булу мәҗбүри.

  1. Хәбәрлек кушымчалары: Мин укучымын.

  2. Зат-сан, заман кушымчалары: Без язабыз.

  3. Сүз тәртибе: Көн матур.

  4. -ныкы/-неке кушымчасы: Каләм сезнеке.

  5. Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары: Китап өстәлдә.

  6. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: Юл урман аша.

  7. Хәбәр итү интонациясе: Әтием – табиб. Көз.


Ачыклаулы мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүзне ачыклап килә һәм сүзтезмә барлыкка килә. Китапханәгә бару, әнинең яулыгы, баргач күрү, көзге яңгыр, шул урам, кадерле әнием. Мондый мөнәсәбәттә иярүче сүз ияртүчедән һәрвакыт алда була. Ачыклаулы мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләр:


  1. Килеш кушымчалары: театрга бару, дустымның апасы, баскычтан төшү.

  2. Фигыль формалары: әйтсә килү, килгәч күрү, сөйләшә-сөйләшә кайту.

  3. Сан төркемчәләре кушымчалары: беренче сентябрь, икешәр алма.

  4. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: урман аша бару.

  5. Янәшә килү чарасы: бүген килү, хикәя уку.

  6. Сүз тәртибе: матур көн.

  7. Сүзләрне кабатлау: чиләк-чиләк су, җил-җил атлау.



Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз ияртүче берәмлектән соң урнашып, аңа аныклык, өстәмә мәгълүмат бирә. Аныклаулы мөнәсәбәт нигезендә аныклагыч формалаша.

Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерә торган чаралар:

1. Аныклаучы теркәгечләр: ягъни, ягъни мәсәлән, мәсәлән, хәтта, һәрхәлдә, шул исәптән, бигрәк тә, дөресрәге, аеруча, аерата, башлыча, тулырак әйткәндә, ачыграк әйткәндә, икенче төрле әйткәндә, башкача әйткәндә, киңрәк алсак, аерым алганда, җитмәсә, өстәвенә һ.б. Иртәгә, ягъни шимбә көнне, якташлар бәйрәме була.

2. Аныклау интонациясе. Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.


Истә тотыгыз!




Тезүле бәйләнеш


Ияртүле бәйләнеш

Тезүле бәйләнештә үзара тигез хокуклы сүзләр (җөмләләр) берләшә.


Ияртүле бәйләнештә иярүче һәм ияртүче компонентлар була.

Тезүле бәйләнеш үзе генә кулланыла алмый, аның янында һәрвакыт ияртүле бәйләнеш урын ала.

Ияртүле бәйләнеш үзе генә дә, тезүле бәйләнеш белән бергә дә кулланылырга мөмкин.

Тезүле бәйләнешнең синтаксик төзелмәдә булуы мәҗбүри түгел.

Ияртүле бәйләнешнең синтаксик төзелмәдә булуы мәҗбүри.

Тезүле бәйләнеш нигезендә тиңдәш кисәкләр, тезмә кушма җөмлә компонентлары барлыкка килә.

Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында өч төрле мөнәсәбәт була: хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт. Хәбәрлекле мөнәсәбәт нигезендә — җөмлә, ачыклаулы мөнәсәбәт булганда — сүзтезмә, аныклаулы мөнәсәбәт нәтиҗәсендә аныклагыч барлыкка килә.






7. Тезүле бәйләнештәге мәкальнең икенче яртысын сайлап ал!


  1. кеше холкын күзәт

  2. телең белән узма

  3. әйткәндә сүзеңчә эшлә

  4. йөрсәң күрерсең

  5. матурны бизисе юк

  6. белгәнне яраталар

  7. этсез куян тотып булмас

  8. абына-абына Бохарага җитәрсең

  9. киемеңне бизәмә

  10. сүздә мактанма

  11. авызындагы тешенә бакма

А) белемең белән уз

Б) майны майлыйсы юк

В) белмәгәнне өйрәтәләр

Г) үзеңнекен төзәт

Д) акылыңны бизә

Е)эштә мактан

Ж)кулындагы эшенә бак

З) әйтмәгәндә уеңча эшлә

И)күрсәң белерсең

К) дуссыз гомер итеп булмас

Л) ялгыша-ялгыша галим булырсың




следующая страница >>