shkolakz.ru 1
Китап сөючеләр бәйрәме.


Максат: Укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү, Габдулла Тукайның иҗатын искә төшерү, яңа мәгълүматлар бирү.

Җиһазландыру: Бөек шәхесләрнең китап турындагы сүзләре язылган плакатлар,Тукай җыентыкларыннан торган китап күргәзмәсе.

Китапханәче. Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металлга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар.Аннары пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган. (Ул- тропик илләрдә үсә торган үсемлек.)

Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар. Монголиядә әнә шундый бер китап 460 килограмм көмеш һәм 52 ки-лограмм алтыннан эшләнгән юка калайларга язылып калдырылган.

Төрки халыклар да китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган. Революциягә хәтле татар телендә 12 мең исемнән артык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. Китап басу буенча татарлар руслардан гына калышкан.

1865 елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла. Ә 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.

Республикабызда хәзер 1634 китаханә эшли. Шуларның иң зурысы, иң матуры- Татарстан Республикасы Милли китапханәсе. Ул Казан дәүләт университеты бинасы каршында урнашкан. Югары уку йорт-ларында белем алучы студентларның барысы да диярлек әлеге китапханәдән файдаланырга тырыша. Сез дә киләчәктә югары белем алырга омтылырсыз, әлеге китапханә залларында утырырсыз дип уйлыйм.

Ә хәзер әйдәгез ярыш оештырып алабыз. Сорауларны нигездә Габдулла Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән чыгып төзедем.


1 нче тур.

1. Сезгә мәгълүм булганча, кечкенә Апушка төрле гаиләдә яшәргә, авылга күчеп йөрергә туры килгән. Менә бу юлларны ул кайсы авылда яшәгән елларны искә төшереп язган? “Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам- юатучы, иркәләним дисәм- сөюче булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр”. (Өчиле авылында.)

2. Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә төпле белем алуга ирешә. Ул укыган мәдрәсәнең исеме ничек? (Мотыйгыя.)

3. Бу өзек кайсы шигырьдән алынган?

Җен-фәлән дип сөйләнүләр

Искеләрдән калган ул;

Сөйләве яхшы, күңелле-

Шагыйранә ялган ул.

(“Сабыйга”)

4. Казанга әйләнеп кайту турындагы шигырен әйтергә, бер өлешен сәнгатьле итеп сөйләргә. Соңыннан ул көйгә салына. (“Пар ат”)

5. Бөек Тукайның әкият-поэмасына нигезләнеп иҗат ителгән “Шүрәле” балетының авторы кем? Ул автор турында нәрсәләр беләсез? (Фәрит Яруллин.) (Укучыларның фикерләре тыңлана)

2 нче тур .

Шигырьне дәвам итәргә.


  1. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

(Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...)

  1. Зур бәхетләр сызганып,

Эшкә бирелгәннән килә,

(Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр

иренгәннән килә...)

  1. Җиктереп пар ат,

Казанга туп-туры киттем карап,

Чаптыра атларны күчер,

Суккалап та тарткалап.

(Кич иде, шатлык белән, нурлар чәчеп,

ай ялтырый,

Искән әкрен җил белән яфрак,

агачлар калтырый)

  1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

(Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген...)


3 нче тур.

1. “Шүрәле” әкияте ничек башлана?


( Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-

Кырлай, диләр;

Җырлаганда, көй өчен, “тавыклары

җырлай”, диләр

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз

торган идем;

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем,

урган идем...)

2. “Су анасы” әкияте ничек башлана?

(Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...)

4 нче тур.

Кроссворд чишү.





Т



















У



















К



















А

















Й
















  1. “ Ә шулаймы?- Акча барда бар да бар

дус шул, бар да яр,

Акча исе чыкмый торса, бар да

яныңнан таяр!”

бу өзек нинди шигырьдән китерелгән? (“Теләнче”)

  1. Тукай яшәгән, белем алган шәһәр исеме. (Уральск.)

  2. Нәрсә ул белем чишмәсе? (“Китап”)

  3. Күп яшәгән, күпне күргән кеше. (Бабай.)

  4. Тукайның Сәгыйть Рәмиев үрнәгендә язган шигыре. (Йокы”)

5 нче тур.

Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтергә, шигырьләрен ятлап килергә, җырларын башкарырга өй эше итеп кушылган иде. Хәзер шуларны тыңлап, карап китәбез. Соңыннан җиңгән балаларга китаплар өләшенә.


Китап турында.

Беренче кулүязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металга , сөяккә , төрле тукымаларга , балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар. Аннары пергамент уйлап тапканнар, ләкин тиредән эшләнгән пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган. (Ул – тропик илләрдә үсә торган камышлы үсемлек).

Китап кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар.

Монголиядә әнә шундый 1 китап 460 кг көмеш һәм 52 кг. алтыннан эшләнгән юка калайларга язылып калдырылган.

Төрки халыклар да китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган. Революциягә кадәр татар телендә 12 мең исемнән артык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. Китап басу буенча татарлар руслардан гына калышкан.


1865 елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла, ә 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.

Республикабызда хәзер 1634 китапханә эшли. Шуларның иң зурысы, иң матуры- Татарстан Республикасы милли китапханәсе. Ул Казан дәүләт университеты бинасы каршында урнашкан.


“Татар китабы” нәшрияты. Китап басу, китап тарату төрки халыклар арасында һәм чәчелеп-таралып урнашкан безнең татарлар арасында аеруча, гомер-гомергә иң изге, иң саваплы эшләрнең берсе саналган. Шуңа күрәдер татар зыялылары әле узган гасырның икенче яртыларында ук бер-бер артлы әле С. Петербургка, әле Мәскәүгә, әле Казан губернаторларына китап басу өчен , китап нәшриятлары ачу өчен рөхсәт сорап ары чапканнар, бире чапканнар- үзләренең дөнья кадәр акчаларын исраф иткәннәр. Ләкин китап нәшрияты ачу алай җиңел генә булмаган. 1905 елда демократик революция булганнан соң, яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек, татар телендә китап басучы дистәләгән нәшриятлар Россиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда,уфада,Оренбургта, Әстерханда, Мәскәүдә, С.Петербургта, Орскуида эшли башлый. Ләкин октябрь революциясеннән соң китап басу тулысынча дәүләт монополиясенә әверелгәч , китап басу дәүләт ярдәменнән тыш башкарып булмый торган эш итеп кабул ителә башланган күрәсең.Соңгы 3-4 ел эчендә татар китабының тиражы 10ар мәртәбә кимеде.

Үзгәртеп кору башлангач татар халкының үз милләтен, үз ана телен, мәдәниятын, әдәбиятын үстерергә омтылышы бермә-бер артты, татар китабына ихтыяҗ артты. Шуларны искә алып Татарстанның матбугат министрлыгы каршында “Татар китабы нәшрияты” теркәлде. Аның беренче китабы китап киштәләрендә лаеклы урын алды. Гомер буе татар китабына, татар әдәбиятына, татар теленә йөз тотып, җанын фида кылдып яшәгән күренекле язучыбыз М.Мәһдиевка багышланган “Кеше китә,җыры кала” исемле китап ул.

Язучының сүрәтләре, аның турында истәлекләр, хатирәләр, хатлар тупланган бу китапта әдипнең ике күренекле әсәре “ кеше-китә җыры кала” һәм “Без 41 ел балалары” исемле әсәрләре басылган. Бу китап күренекле язучы Мәһдиев хакында бер җыр булып яңгырар. “Татар китабы” нәшриятының киләчәге дә зур булыр, олы булыр, ышаныйк.



Китап, китапханә, китапханәче һөнәре.

Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер диләр. Китап кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли.

Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр.

Кулыма алдым китап

Шундый матур, рәсемле.

Рәссамнар бик тырышып

Ясаган ул рәсемне

Ә кәгазен ясарга

Күпләрнең көче кергән

Кәгазьне яшел дустыбыз

Агач, куаклар биргән.

Беркайчан да китапның

Үткән юлын онытма

Рәнҗетмә син китапны

Аның битләрен ертма!

Шундый эчкерсез шигырьләр сөйләп йөргән чакларыгыз артта кала бара. Һәр яңа буын китаптан үзе өчен тиңдәшсез белем ала, китапның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Ел саен берсеннән- берсе кызыклы яңа китаплар чыга тора. Аларның барысын да бик теләсәң дә укып бетереп булмый. Шуңа күрә дә зәвыгыңа, кызыксынуыңа туры килгән китапларны сайлап алырга өйрәнергә кирәк.

Якташыбыз китап белеме галиме Әбрар ага Кәримуллин “Китап ул – халык хәтере” исемле язмасында татар китабы тарихы турында болай ди: Татар телендә беренче китап 1612 елда Лейпцигта чыккан. Татар китабының Россиядәге тарихы 1722 елда Астраханьда Петр-1 нең походтипографиясендә татарча басылган “манифест” тан башлана XVIII көзнең соңгы чирегенә кадәр татар китаплары Петербургның Сенаш типографиясендә басыла.

1800 елда Казанда беренче типография ачыла. Бу – татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурнашев оештырган “ Азиаш” типографиясе була.

Димәк, татар китабы революциягә чаклы 200 елга якын юл үткән. Шушы вакыт эчендә 11 мең чамасы татар китабы басылып чыккан, аларның гомуми тиражы 2 миллион данәдән узып китә.

Кайвакыт татарлар революциягә кадәр тоташ надан булганнар, яки укый-яза белүчеләр саны буенча иң артта торганнар дигән ялгыш фикер ишетергә туры килә. Татар телендә чыккан китапларның саны, аларның эчтәлеге белән танышкач, без бу фикернең хакыйкатькә туры килмәвен күрәбез. “Тоташ надан” халык шулкадәр китап чыгара алыр идеме соң?


Китап- ул халыкның хәтере дә, язма тарихы да. Китап битләрендә халыкның җиңүләре дә, җиңелүләре дә, табыш-югалтулары да, өмет-хыяллары да чагылган.

Ә.Кәримуллин.

Татар китабы тарихы турында күбрәк белергә теләсәгез, менә шушы китапларны укырга мөмкин.

У истков татарской книги(1971)

Книги и люди (1985)

Китап дөньясына сәяхәт (1979)

Бу китапларның барысын да филология фәннәре докторы, якташыбыз Әбрар абыегыз Каримуллин язган.

Китапханә - ул уку йорты. Беренче китапханәләр- көтебханәләр дип йөртелгәннәр. Көтебханә исламия- Казанда беренче татар китапханәсе. Рәсми төстә 1906 елның 2 нче гыйнварында ачыла. Оештыручысы - Әхмәтхади Максуди (1867-1941). Китапханә башта “Болгар” мосафирханәсенең бер бүлмәсендә урнаша. Аннан соң кабан күле буенда аерым йортка күчерелә, шунда уку залы да 1922 елның маеннан ул М.Вахитов исемендәге “Шәрекъ” көтебханәсе дип атала башлый. Соңыннан совет чорында, китапханәнең гарәп хәрефе белән басылган китап фонды казан университетының гыйльми китапханәсенә күчерелә.

Китапханә- дәүләт хәзинәсе булып саналган чын-чынлап белем сарае, элекке буыннар тәҗрибәсен саклау урыны булып тора. Халкыбызның киң катлавының белемгә ихтыяҗын тәэмин итә. Туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле эш башкара.

1940 елларга кадәр китапханәләр “уку йорты” , “Изба – читальная” лар дип йөртелгәннәр. Аннан соң гына китапханәләр дип үзгәртелә. Мәктәп китапханәләре учебный китапханәләргә керә. Ә авыл китапханәсе, район китапханәсе, шәһәр китапханәләре массовый китапханәләр. Татарстан җөмхүриятенең милли китапханәсе – фәнни китапханә. Бу китапханәләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яшиләр. Китапханә зуррак булган саен аның структурасы да катлаулана.

Һәрбер китапханәдә дә укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге бар.

Без аны обонемент дип атыйбыз. Бу бүлек китапларны җитәрлек экземплярда туплый, укучыларга кирәкле әдәбиятны сайлап бирә. Безнең китапханәдә ____ китап бар.


Уку залы укучыларның китапханә залларында шөгыльләнүен тәэмин итә. Монда вакытлы матбугат (газета журналлар) туплана. Алар теркәлеп барыла, берничә ел саклана. Ярты ел саен яңадан язылабыз. Уку залында белешмә - библиографик әдәбият: энциклопедияләр, словарьлар, справочниклар саклана. Бер генә экземплярда булган кыйммәтле китаплар да саклана. Район үзәк китапханәсендә китап туплау һәм эшкәртү бүлеге дигән бүлек бар.

Китапханәара обонемент бүлеге башка китапханәләр белән китаплар алышып-бирешеп торучы бүлек.

1995 елның 24.01. дә Казандагы РТ ның милли китапханәсенә 130 ел тулды. Бу китапханәнең тарихы турында юбилей уңаеннан шактый мәкаләләр басылып чыкты.Казан шәһәренең алдынгы карашлы укытучысы Иван Алексеевич Второвның улы Николай Иванович әтисенең китап коллекциясен Казан шәһәренә бүләк иткән һәм һәрчак алар язмышы белән кызыксынып торган.

1865 елның январенда гына бу китаплар укучылар файдаланырлык китапханәгә әверелгән.

15 гасыр башында салынган бу бинаның хуҗасы Улеков – без яшәгән төбәктә химия промышленностен оештырып җибәрүче Казанның почетлы гражданины булган.

Бина тышкы эшләнеше, бизәлеше белән дә әсир итә. Эченә узсаң, үзеңне гүзәллек дөньясында кебек хис итәсең . “Ялкын” журналының 1995 ел 2 нче санында бу китапханә турында Эльмира Закированың “Казанның йөзек кашы яки иксез-чиксез китап дәрьябыз дигән язмасы бар. Бу язмада журналист китапханәчеләр турында менә нәрсә ди:

“Мин балачактан ук гыйлемле, зыялы , үзе шигырь дә яза , сәхнәдә спектакельләрдә дә уйный торган кеше генә китапханәче була аладыр дип уйлый идем. Ялгышканмын икән. Безнең Мирхәйдәр Фәйзи генә түгел, атаклы мәсәлче Крылов та, галим Лобачевский да кайчандыр китапханәче булганнар. Бензнең милли китапханә директоры да шундый сыйфатларга ия. Ул күренекле шагыйрь, бик популяр җырлар авторы, язучы һәм драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе – Рәзил Вәлиев- ди.

Китапханәче профессиясенә чын мәгънәсендә гашыйк булсаң гына кыен да, мавыктыргыч та булган бу эштә озак еллар эшли аласың. Үз һөнәрен гомере буе яратып эшләүче, үзлегеннән даими рәвештә белмен күтәрүче, иҗади эшендә туган каршылыклар алдында каушап калмыйча, көрәшә белүче китапханәче өчен укучыларны китапны яратырга өйрәтү, чәчләргә чал кергәч булса да аларның рәхмәтен ишетеп, аралашып яшәү үзе бер бәхет.


Безнең республикада китапханәче һөнәрен ике уку йортында алырга мөмкин. Алабуга шәһәрендәге училище махсус урта белемле китапханәчеләр әзерли. Ә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе югары белем бирә.

Китапны яратсагыз, китапка булган мәхәббәтне башкаларда да тәрбияләргә теләсәгез менә шул уку йортларына укырга керергә мөмкин. Китапханәченең эше күпкырлы, ә ышанычы бер. Бала китапханәдән читләшмәсә, мәктәптә дә яхшы укый, тормышта да үз урынын дөрес билгели. Без шундый ышаныч, өмет белән яшибез. Шуңа күрә балаларны экскурсияләргә чакырабыз, аларның янына төрле мероприятияләр, библиографик дәресләр үткәрергә киләбез. Яңа кайткан китаплар белән таныштырабыз.Чөнки кеше язмышында китап зур урын тота. Китап- белем чишмәсе, китап язма тарих, китап ул – халык хәтере.


Китаплар патшалыгы-

Белем иленә сәяхәт

( 2 нче сыйныф укучыларына сыйныфтан тыш уку дәресе )


Максат: Балаларның тирә-юньгә карашын тирәнәйтү, китаптан куллану кагыйдәләрен ныгыту; китапларны дәваларга өйрәтү; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Китаплар патшалыгы картасы, китаплар күргәзмәсе , әкият геройлары, плакатлар, китап белән куллану кагыйдәләре, мәкальләр.

Балаларга: төсле кәгазь , альбом, клей, линейка, карандаш, кайчы, салфетка.

Дәрес барышы

-Исәнмесез,балалар, бүгенге дәресебез... (Ишеккә шакыйлар. Хат ташучы керә.)

Хат ташучы :

-Исәнмесез,балалар.Менә сезне дә таптым. Сезгә хат алып килдем мин. Алыгыз. (Саубуллаша һәм чыгып китә.)

Китапханәче:

-Әйдәгез , балалар, конвертны ачып, хатны укыйк. (Хат укыла.)

Хат

Исәнмесез, минем дусларым! Беләм, сез китаплар укырга яратасыз һәм аларны саклап тотасыз. Әле миңа сезнең бик күп белүегез, ягымлы һәм намуслы күзләрегезнең үткен булуы, оста куллы булуыгыз турында сөйләделәр. Сезне үземә кунакка чакырам.Миңа кунакка килгәндә адашмас өчен, сезгә минем илемнең картасын җибәрәм. Табышмакның җавабын табып, сезгә кем хат язганын белерсез. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (Картаны карыйлар.)


  • Балалар, сез китаплар иленә барырга каршы түгелме?

  • Юк.

  • Әйбәтләп картаны карыйк. Нинди зур ул- Китаплар иле! Урманнары,болыннары! Утраулы күл дә бар монда. Тылсымлы шәһәрләр дә күп монда.

  • Балалар, нинди транспортта сәяхәт итәрбез икән?

  • Уйлагыз әле, әкиятләрдә нәрсә белән сәяхәт итәләр? (очучы корабль , үзе йөртә торган итекләр, убырлы карчык себеркесе, оча торган келәм)

  • Әйдәгез,балалар, келәм самолет белән очабыз!Сез каршы түгелме?

  • Әйдәгез.

  • Тиз генә келәм самолетка утырыйк.

  • Тиз генә очу өчен:”Келәм самолет, безне Китаплар иленә илт”,- дип әйтегез һәм күзләрегезне йомыгыз.

Музыка яңгырый (“Диңгез тавышы”).

  • Келәм –самолет бик тиз оча, колак яныннан җилләр генә исеп кала. Килеп җиттек.

“Кәгазьләр” тукталышы

  • Без бу тукталышта китапларның тарихы белән танышырбыз.

  • Балалар, китаплар берничә ел яшиләр инде.Алар хәзерге китапларга охшамаганнар. Элек, китапларны язу өчен, бик күп вакыт кирәк булган, шуңа китапларны элек-электән бик саклап тотканнар. Бер китапны бастырып чыгару өчен, берничә ел үткән.

  • Балалар, элек нәрсәгә язганнар?

Балалар:

Стенага,ташка,тактага һ.б.

-Ә нәрсә белән язганнар?

Балалар:

Каз канаты, очлы таякчык белән.

Китапханәче:

-Төрле илдә төрле материалга язылган. Борынгы Египетта папирус дигән үсемлектән ясалган материалга язганнар. Греклар терлек тиресеннән ясалган пергамент дип аталган материалга язганнар. Пергамент дип Пергама шәһәре хөрмәтенә атаганнар. Ләкин бер китап язу өчен,бер көтүне юкка чыгарырга кирәк булган. Ә Россиянең үз материалы булган.

-Нинди икән?

- Бу –каен тузы.

- Ә хәзер китаплар бик тиз бастырыла. Безнең кулга килеп җиткәнче, аларга бик күп кеше хезмәте керә. Бу һөнәр ияләрен атап үтегез.


-Әйдәгез әле, сөйләп күрсәтегез.

Беренче бала:

Башта кәгазь эшләү өчен ,

Шактый хезмәт сорала.

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.

Икенче бала:

Язучының һәрбер сүзе

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен

Ул безгә җавап тота.

Өченче бала:

Эшчән басу машинкасы

Биткә хәреф төшерә.

Битләр әле китап түгел,

Елмаймыйлар кешегә.

Дүртенче бала:

Ябыштырып, төпләп куйгач,

Тышларга кирәк була.

Исемнәрен язгач кына,

Ул битләр китап була.

(Китапларның тарихы белән таныштыру.)

“Төсләр” тукталышы

-Ә хәзер юлда Төрле төсләр тукталышы. Безне төсләр каршы ала. (Өч кыз төрле төстәге күлмәкләрдән.)

-Балалар, китапларга ни өчен төсләр кирәк?

Яшел төс: Рәссамга төрле төсләр кирәк:

Яшел төс язга кирәк.

Кызыл төс: Кояш чыга кызарып,

Бөтен җирне балкытып.

Чия пешә бакчаларда

Кызарып та, балланып.

Зәңгәр төс: Зәңгәр кирәкле һәм яхшы төс

Җылы як табигатенә.

Бу төстән дә кулайрак

Төс юктыр җир йөзендә.

(Кызлар уз урыннарына утыралар.)

-Балалар, карагыз әле, рәссамнар китапларга нинди матур рәсемнәр ясыйлар. (балалар китапларны карыйлар.)

“ Китапларны күп укучылар” тукталышы

-Ә хәзер алдыбызда күл, ләкин аны чыгу өчен- китаплар кем күп укый, шуны тикшерәләр.

-Сез әзерме?

(Китаплардан өзекләр укыла, балалар исемнәрен әйтәләр.)

“Китапханә” тукталышы

-Бик яхшы, ә хәзер алдыбызда нәрсәләр икән? Күп белүчеләр өе. Тыштан карасаң, гади өй кебек. Анда яшәүчеләр юк. Аның эчендә тыгызлап тезелгән кызыклы китаплар. Бик күп әкиятләр тезелеп киткәннәр. Ничек дип атыйлар соң бу өйне? (Китапханә).


-Үзебездә китапханә бармы? Кемнәр эшли?

-Әйе , балалар, сез үзегез дә китапханәгә йөрисез, китаплар укыйсыз.

-Әйдәгез, китап ни өчен кирәк, үзегез язган сочинениеләрегезне укып үтегез.

“Әкиятләр” тукталышы

-Әйтегез әле , балалар, бу геройлар нинди әкиятләрдән?

-Ә сез китаплар укый беләсезме? Аны ничек, кайда, кайчан укырга кирәк?

(Сөйлиләр.)

Ш.Маннур. “Алай итмә” (шигырь укыла).

Бик ярата шул Мәрфуга

Китапларны күп укырга.

Ятса да ул, торса да ул,

Суза тизрәк китапка кул.

Оныта урын җыярга,

Бит юарга, чәч тарарга,

Чыкмый урамга уйнарга,

Китап булсын гел аңарга!

Ашарга дип утырса да,

Өстәлгә ул китап сала.

Бер укый да, бер аш каба,

Белмим нинди тәмен таба?!

Ә минемчә бутала ул,

Бернәрсә аңламый кала ул!

Алай итмә син , үскәнем,

Ашаганда бел аш тәмен,

Укыганда-китап тәмен,

Барысын да бергә бутап,

Җибәрмә син эшнең тәмен!

Китапханәче:

-Мәрфуга сезгә ошадымы?

-Ни өчен?

- Ул бик күп китап укый. Теләсә кайчан, теләсә кайда укыган әйбер истә сакланыр дип уйлыйсызмы? Ни өчен? Автор сезгә нинди киңәш бирә? Сез ул киңәшләрне белә идегезме?

- Мин сезгә бер мәзәк укып күрсәтәм.

Бер малай укытучыга:

-Миңа әти күп укымаска кушты, күзең авртыр да, күрми башларсың, дип әйтте,-дигән.

Укытучы:

-Юк,энем, китапны күп укыгач, күз киресенчә ачыла бара. Дөньяны яхшырак күрә башлыйсың,- дигән.

Китапханәче:

  • Әйе, китап укып, без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Ул яхшыны яманны аерырга өйрәтә, кеше бәхете өчен көрәшүче бөек акыл ияләренең уй-фикерләре, идеяләре белән таныштыра. Кешегә ул күп нәрсә хакында сөйли. Яшәсен китап, яшәсен мәгърифәт, аң-белем!


“Китаплар” хастаханәсе

-Алда безнең “Китаплар” хастаханәсе. Бу гади хастаханә түгел. Монда балаларны, хайваннарны түгел, ә китапларны “дәвалыйлар”. Әйе,әйе, балалар, китаплар да “авырыйлар”. Алар “төчкермиләр”, “йөткермиләр”. Ә сиздермичә генә агарлар, саргаялар һәм таркалалар.

Ә нәрсәдән килеп чыга соң ул? Барлык балалар да китаплар куллану кагыйдәләрен үтәп бетермиләр. Әйдәгез, кабатлап алыйк. Плакатка язылган.

1. Китапны чиста кул белән генә тот.

2. Китапның битләрен бөкләмә.

3. Ашаганда китап укыма.

4. Китап озак саклансын өчен, аны тышлагыз.

- Менә түземле “дәваланучылар” зарланмыйлар, ыңгырашмыйлар, дәшми генә сездән ярдәм көтәләр. Ә инде аларны “китап докторлары” дәвалыйлар. Ә бүген инде мин сезне “китап докторлары” булырга чакырам. Буласызмы? (Балалар ябыштыралар.)

Дәресне йомгаклау.

  • Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер инде сезнең булышлык белән бу китапларны башка укучылар да укый алалар. Менә безнең сәяхәт ахырына якынлашты. Әйдәгез тагын бер кат картаны карыйк: кайларда булдык, ниләр белдек, нәрсә өйрәндек.

(Балалар сөйлиләр. Дәрес җыр белән тәмамлана.)


Китап язмышы-халык язмышы

9 нчы сыйныф укучылары өчен библиографик дәрес.

Җиһазлау: Кол Гали Кыйсса Йосыф китабы. Китап турында күренекле кешеләрнең фикерләре, мәкальләр, әйтемнәр.

Магнитафон тасмасында “Тәфтиләү” көе яңгырый, шул көй астында Габдулла Тукайның “китап” шигыре укыла.


Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса

Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы хичбер төшкә:

Хәсрәт соңра, хәсрәт килеп алмаш-алмаш

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь

Шул вакытта мин кулыма китап алам,


Аның изге сәхифәләрен актарам:

Рәхәтләнеп китә шунда җаным,тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам

Уеп барган хәрбер юлым,хәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым.

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын

Ачыладыр, нурланадыр күңелем,күзем.

Җиңелләнәм , мәгъсумланам мин шул чакта

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмит белән карый башлыйм булачакка.

Хәзер язучы Гомәр ага Бәшировның китап турындагы фикерен тыңлап карыйк.

“Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле. Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100 нчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән, таныш түгел мохиттә итеп сизә башладың. Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, атланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде. 400 нче, меңенче, унмеңенче битләр һәм син сәйлән чәчәк кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен очкыч таптың.

Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.”

Китап турында башка күренекле кешеләрнең фикерләре, мәкальләләр, әйтемнәр бик күп. Сез шулардан кайсыларын беләсез? Кем әйтә?


  • Китап- белем чишмәсе.

  • Китап – тормыш көзгесе.

  • Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң –белгәнең дә онытылыр.

  • Китап –якын сердәш,ялкаулык-яман килендәш.

  • Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.

  • Күп йөргән күп белмәс, күп укыган күп белер.

Киштә башында төпле төргәк

Аңа һәр өйдә хөрмәт

Һәркемгә дә иң кирәк.

Күрешергә кулы юк, сөйләшергә теле юк

Аның белән күрешмәгән киңәшмәгән кеше юк.

Димәк китап безнең тормышыбыздагы гаять кирәкле мөхим нәрсә. Ул киңәшче дә,ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә.


Татар халкы нинди язу кулланган соң? Кем әйтә?

Рус,гарәп,латин кириллица .

Татарларда гарәп язуының 1000 еллык тарихы бар. Ә латин графикасы уңайлы булса да 10 гына ел гамәлдә йөреп калган. Алардан алда язу туу белән үк кулъязма китаплар килгән. Ә язу- белемнәрне телдән сөйләп кенә икенче кешегә җиткереп бетерү мөмкин булмый башлагач туган.

Болгар татарларының язулары V-VI гасырлардан ук килә. Безнең халыкка кулъязма китаплар бик күптәннән киң таралган. Ә безнең көннәргә кадәр сакланып калуы ягыннан беренче әсәр итеп Кол Галинең “Кыйсаи Йосыф” поэмасын күрсәтәбез.

Кулдан күчереп кенә кешеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкин булмагач, кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе- язма, басма сүз барлыкка килгән. Беренче басма китап XI-йөзендә Кытайда дөнья күрә. Гарәп шрифты белән язылган беренче татарча китап 1612 елда Лейпциг шәһәрендә басылып чыга. (Болары чит илдә чыккан китаплар).

Ә Россиядә беренче татар китабы 1722 елда Петр I нең Иранга походы чорында басыла. Петр патшаның 100 меңнән артык кешеле гаскәренең 50 меңләбе татар була. Шул ук гаскәр Кавказдагы татар телен

аңлаучы халыклар җире аша үткәндә, сугышның максатын аңлашу өчен Петр I “Манифест” ны татар телендә дә тәрҗемә иттерә һәм бастырып чыгара.

Бу вакыйга 1722 елның 15 июлендә була . Ә татарча китап баса торган әлеге типография Астрахань шәһәре янында көймәгә урнаштырылган була . Әнә шунда басылган брошюраны Россиядә чыккан беренче татар китабы дибез. Россиядәге төрки халыклар арасында –беренче, дөньяда яисә төрекләрдән кала икенче булып татарлар китап бастыра башлый.

Димәк революциягә кадәр татар халкы надан булган , укый-яза белмәгән, язуы да булмаган, Совет власте һәм рус халкы ярдәмендә генә зур уңышларга ирешкән дигән сүзләрдә дөреслеккә бөтенләй туры килми.

Кулъязма мирасның бай булуы татар халкының грамоталылык дәрәҗәсе югары булудан да килә. Язма мирасы, мәдәният һәйкәлләре рәхимсез рәвештә юк ителүгә дә карамастан, халкыбызда китапка, язма сүзгә тирән мәһәббәт яши. Халык үз хисабына мәктәп –мәдрәсә ачып, укытучылар тота, балаларны укырга, язарга өйрәтә.


1926 елгы халык санын алу мәгълуматларына караганда татар халкы грамоталылык ягыннан СССР да 1 нче урында торган. Татарлар Мисыр, Төркия югары уку йортларына ,хәтта Германия, Франция университетларына да барып кергәннәр. Франциянең атаклы Сорбонна университетын тәмамлаучы кызларыбыз да булган. Ә рус уку йортларына мөселман татарларны кабул ителмәгән диярлек.

Казан губернасында татарлар гына яшәмәгән . Укымышлылыкны халык санын алу вакытында русча укый-яза белүгә карап та билгеләнгәннәр. Гарәп-фарсы телләрен белүчеләр дә “неграмотныйлар” рәтендә йөргән. Татар халкы бөтенләй надан булган дип күрсәтү бәлки шушыннан да килеп чыккандыр.

1929 елдан бездә латин алфавитына күчү башлана. Шушы чорда бер селтәнүдә илдәге иң укымышлы булган татарлар иң грамотасызга әйләнә. Дин белән көрәшеп гарәп хәрефләре белән язылган китаплар яндырыла.

1940 елда алфавитыбыз кирилицага күчерелә. 10 ел эчендә халык 2 мәртәбә надан калып, 2 мәртәбә 2 төрле алфавит өйрәнергә мәҗбүр ителә Моннан “ китапсыз халык- кара сарык, аны кая кушсаң шунда бара” .

Болҗшевикларга күп белген халык кирек булмаган диген нетике

Ясарга момкин .


  1. Боек ватан сугышы башлагач , ( рус язучылары Казанга,Чистайга

кученеп киле) ә куренекле татар язучылары М.Җәлил, Ф.Кәрим,

А.Алиш композитор Фәрит Яруллин һәм башкалар фронтка китә. Әгәр дә Фадеев кайбер язучыларны фронт газеталарына урнаштыруны оештырмаган булса, бәлки фронттан бер татар язучысы да исән кайтмаган, китапны язучылар, әдәбиятыбызны дәвам иттерүчеләр , милли рухыбызны саклаучылар калмаган булыр иде.

1- Якташыбыз китап белеме галиме Әбрар ага Кәримуллин да Татар китабының килеп чыгуы турында бик файдалы, күренекле хезмәтләре бар. Сезнең игътибарга ул китапларны да тәкъдим итәбез. Алардан сез татар китабының тарихи язмышы турындагы бай мәгълумат алырсыз.

Итил суы ака торур

Кыя төбе кака торур


Телсез халык бата торыр

Телле халык калка торыр

Раф, Сибат.


  1. Болгар –татар шәһәрләре, тарихи һәйкәлләре җимерелгән, әмма халык хәтере, татар халкының ерак гасырлардан килгән китапларында теркәлә килгән. Аны бернинди афәтләр дә оныттыра алмаган.

Җырларын ятлап күңелдән

Талантына таң калып

Бөек җырчысы янына

Тукайга килә халык

“Тәфтиләүләр” белән килә

“Зиләйлүк”ләрне көйләп

Туган телнең бар аһәнен

Аңлатып булмас сөйләп

Аның белән тел ачылган

Һәр адымда кирәк, бел

Туган тел-Тукай теле ул.

Тукай теле-туган тел.

1910 нчы елда ук язылган шигырь

И китап!

Ш.Бабич

Ап-ачык тор һәрвакытта, и китап! Баксам сиңа

Чын асыл нигезле җирдән күп белемнәр бир миңа.

И китап! Мин аңгыраны төз юлга күндерсәнә!

Мине баскан “Җәхел” утын су сибеп сүндерсәнә!

Син җуаткыч, син уяткыч, син миңа чып-чын атам,

Булмасын син, мин сине сагынып кына чирләп ятам.

И китабым, и китап! Миңа кыл син хитаб!

Син генә башымдагы чүп-чарны алырсың утап.


Җәхел – наданлык

Хитаб- эндәшү, сүз, мөрәҗәгать.

Куелган китап күргәзмәсенә кыскача күзәтү.

Библиографик дәрес барлык катнашучылар тарафыннан “Туган тел” җырын җырлап тәмамлана.


Саба муниципаль районы

Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе


Педагогик киңәшмәдә һәм ата-аналар җыелышында укылган

чыгыш

Тема: “Балаларның әдәби укуын оештыру – белем сыйфатын күтәрүнең мөһим факторы: тенденцияләр һәм каршылыклар. “


Укыды: Китапханәче Миннегараева Л.Р.


2 нче ноябрь 2009 ел

Балаларның әдәби укуын оештыру- белем сыйфатын күтәрүнең мөһим факторы: тенденцияләр һәм каршылыклар.



Белем сыйфаты турында сөйләгәндә белем һәм тәрбия бирү шартлары, шәхес формалаштыру, эш нәтиҗәләренең сыйфатын истә тоталар.

2003 елда РГДБ нәшер иткән региональ тикшеренүләр җыентыгының берсе”укыдылар!Укыйлар.укырлармы?”дип аталды.Ләкин бирелгән сорау белән фикерләсәк Россиядә укуның киләчәге,барыннан да алдарак, балаларның укуы шик астына куелган.Профессиональ басма укыганда мин шундый ук исем белән аталган тагын бер басмага тап булдым.Ләкин анда сорау билгесенә алмашка өндәү куелган.Бу очракта позиция капма-каршы:писсимистик караш оптимистикка әверелгән.Әлеге каршылыкны нәрсә белән аңлатып була соң? Ирекле күзаллаулар беләнме? Яисә аңа карата ышанычлы нигез бармы? Соңгы елларда үткәрелгән конференцияләрдә һәм вакытлы матбугатта без еш кына түбәндәге раслауларга тап булабыз: Россия халкының уку белән кызыксынуы кимегән,укуның сыйфаты түбәнәя,уку активлыгы тенденциясе дә кимүгә таба бара.Шушы һәм шушыңа охшаган раслаулар безне укуның иртәгәге көненә курку белән карарга мәҗбүр итә.”Укуның бүгенге көндә хәле начар”дигән карашка шушы раслаулар да җитә.Бу раслауларның күбесе тулысынча ышанычлы һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә дөрес дип табылган.

Тенденциянең капма-каршысын матур итеп танытучы булып 2005 елда “Юнпресс”үткәргән тикшеренүләр тора.Әгәр дә 1998 елда балалар укыган китаплар саны 49,1%ны биләсә,хәзер 7 ел узганнан соң,укуның проценты 18,9% ка кадәр төште, икенче төрле әйтсәк,ике тапкырга кимеде.

Бу гасырда Россия өчен инде онытылып килгән күренеш-наданлык яңарды.Россия Федерациясе программасында әйтелгәнчә “Уку ышанычлы үсешкә һәм терәккә мохтаҗ” бүгенге көндә илнең 10%ы шушы программага бәйле.Бу әверелеш (көнчыгышта аны функциональ наданлык дип атыйлар) һәм шушыннан чыгып һәр унынчы россияле, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны санамаганда, бүгенге көндә язмача басмалардан куллана белми көнкүреш һәм шулай ук җитештерүчәнлек максатында да. Алар арасында мәктәп балалары да аз түгел. Дислексия-балаларның укый алмау сәлате дә үз-үзен бик нык танытты. Кайбер күрсәтмәләргә караганда, мондый балалар,яза да, укый да белмәүчеләр, бүгенге көндә Россиядә миллионнан артык.Һәм бу бик зур күрсәткеч.


Әгәр дә бу тенденция үсә башласа,без 19 гасыр башындагы надан Россиягә кире кайтачакбыз.

Россиядәге халыкара тикшеренүләр нәтиҗәсе дә уку проблемасы турында уйланырга мәҗбүр итә.2003 нче 2006 елларда алынган тикшеренүләр буенча укучыларның укуы тенденцияне артка сөйри.

Укуга карата начар карашны балаларда әдәби белем бирү системасы уята.Әдәбият укытучылары балаларның укырга теләге булмавын расларга мәҗбүр. Мәктәптә укылырга тиешле әсәрләр күп очракта балаларда ямансулау уята, аларга бу әсәр тулысынча кызык түгелгә әверелә һәм алар балалар тарафыннан укылмыйча кала.

Укуга каршылык булып программалы әдәбият тора. Америкадан үрнәк алып хәзер балаларга мәҗбүри экзаменнар үткәрәләр һәм шулай ук мәктәп балаларны укырга түгел,ә әдәбиятне төптән аңларга өйрәтә.

Ләкин балаларның укуга теләге булмау гаиләгә дә бәйле.Гаилә- ул бала үзенең иң күп вакытын үткәрә торган мохит.Һәм беренче очракта баланың белем алырга теләве-теләмәве гаиләгә бәйле. Чөнки ата-ана бала өчен үрнәк булып тора. Соңгы елларда үткәрелгән тикшеренүләр буенча әдәби китаплар укымаучы гаиләләр саны Россиядә 60%тан артык.

Гаилә белән беррәттән укуга теләк булмауда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өйрәтүче учрежденияләрнең дә хатасы бар. Аларның күбесендә китап белән эшләү иң ахыргы планда.

Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, китап- ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның могҗизасы, дияр идем. Әлбәттә, укый белгән кеше өчен. Хәзер безнең илебездә укый белмәгән кеше юктыр.

Укучыларның әдәби әсәрне аз укуы, шуның нәтиҗәсе буларак, сөйләм һәм фикерләү сәләтенең түбәнәя баруы, сүзлек байлыгының ярлы булуы безне бик нык борчый. Ә шулай да аларда ничек итеп китапка, телгә кызыксыну уятырга соң? Минемчә, дәрес – бенефис , библиографик дәресләр үткәрү әлеге мәсьәләне берникадәр хәл итәргә булышыр.

Шушы раслаулар хәзерге көндә балалар укуының проблемалары артканнан-арта баруы турында сөйли.Социаль мәсьәләләр белән бергә үсеп килүче буында укуга кызыксыну уяту проблемалары да акрынлап чишелә бара.Укуның тормышына писсимистик караш белән карарга ярамый! Уку безнең сөйләм телебезне үстерү, баету өчен иң мөһим әйбер.Һәм безнең бурычыбыз-укуны кешелеккә таныту!