shkolakz.ru 1
Математик кичә эшкәртмәсе


Математик көч сынашу”


Математик көч сынашу”.

Кичәне үткәрүнең максаты:

Укучыларның математика дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү, күренекле математиклар тормышыннан, математика фәне тарихыннан яңа мәгълүматлар бирү, математика фәне белән кызыксындыру, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның дәрестән тыш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү.


  1. Оештыру моменты.

  1. Кичәне үткәрүнең максаты һәм программасы белән таныштыру.

  2. Командалар белән танышу.

( Өй эшенә һәр класска үз командасына исем уйларга һәм бу исемне озынайтырга кушыла.)

Жюри белән таныштыру.



  1. Математик көч сынашу” уен – ярышы.

  1. Разминка.

Һәр команда ун сорауга җавап бирә.Җавапларны тиз, кыска һәм аңлаешлы итеп әйтү таләп ителә.

5 класска сораулар:

  1. Тапкырчыгыш кайчан 0 гә тигез була?

  2. Нәрсәнең башын да, ахырын да табып булмый?

  3. 9*7=

  4. Нинди саннар натураль саннар дип атала?

  5. Турыпочмаклыкның яклары суммасы ничек атала?

  6. 5 нче класс математика дәреслегенең авторларының берсен әйтегез.

  7. Билгесез кушылучыны ничек табалар?

  8. Ике санны тапкырлаудан чыккан нәтиҗә ничек атала?

  9. 1 “1” һәм аннан соң 7 “0” е булган санны әйтегез.

  10. Кайчан өлеш бүленүчегә тигез була?



6 нчы
класска сораулар:

  1. Иң кечкенә гади санны әйтегез.

  2. Санаучысы ваклаучысыннан зуррак булган вакланма ничек атала?

  3. 2 дән зуррак, 3 тән кечерәк сан килеп чыксын өчен 2 һәм 3 арасына нәрсә куярга кирәк?

  4. Ягы 100 м га тигез квадратның мәйданы нәрсәгә тигез?

  5. Үтелгән юлны табу кагыйдәсен әйтегез.


  6. Сәгать уклары кайчан җәелгән почмак төзи?

  7. Уртак бүлүчеләре 1 гә тигез булган саннар ничек атала?

  8. Шырпы кабы, кирпеч, аяк киеме тартмасы һ.б.ш. формадагы фигураның геометрик исемен әйтегез.

  9. Бөтен өлеше вакланмалы өлештән “,” белән аерылган вакланмалар ничек атала?

  10. Квадратның ягы а га тигез булса, аның мәйданын исәпләү формуласын әйтегез.



7 нче класска сораулар:

  1. Ике чагыштырманың тигезлеге нәрсә дип атала?

  2. 1 гектарда ничә ?

  3. Бер нокта аша ничә туры үткәреп була?

  4. Турының ике нокта белән чикләнгән өлеше нәрсә дип атала?

  5. Ике санның суммасы кайчан 0 гә тигез була?

  6. Почмакларны үлчәү приборы.

  7. Иң зур өчурынлы санны әйтегез.

  8. Чиктәш почмакларның суммасы ничә градуска тигез?

  9. 1 литрда ничә

  10. Параллелепипедның күләмен исәпләү кагыйдәсен әйтегез.



  1. Капитаннар ярышы “Кем беренче ?”.

А) 1-30 га кадәрле саннар арасыннан 3 кә бүленә торганнарын сайлап әйт

Б) 1-30 га кадәрле саннар арасыннан 2 кә бүленә торганнарын сайлап әйт

В) 1-30 га кадәрле саннар арасыннан 5 кә бүленә торганнарын сайлап әйт



  1. Мәсьәләләр чишү ярышы”.

Командаларга мәсьәләләр бирелә. Укучылар бер – берсе белән киңәшләшеп, мәсьәләләрнең җавапларын кәгазьгә язалар.


Мәсьәләләр:

1. Кирпечнең массасы 2 кг һәм тагын ярты кирпеч массасына тигез. Кирпеч ничә кг?

(4 кг.)

2. Бер шырпының озынлыгы 4 см 5 мм. 15 шырпыдан метр төзергә. (М Е Т р)

3. 7 дус фотолар алмаша. Ничә фотография таратылган? (42 фото.)


4. Көнчыгыштан көнбатышка 50 км/сәг тизлек белән электр поезды бара. Шул ук юнәлештә 8 км/сәг тизлек белән җил исә. Поездның төтене кайсы якка авышыр? (Электропоездның төтене булмый.)

5. 9 акчаның берсе ялган һәм ул чын акчаларга караганда җиңелрәк. Тәлинкәле үлчәү ярдәмендә ике тапкыр гына үлчәп, бу ялган акчаны ничек табарга? (Акчаларны өчешәрләп 3 өемгә бүләргә кирәк. Теләсә кайсы ике өемне үлчәү тәлинкәләренә куеп карарга. Өемдә ялган акча булса, ул тәлинкә өстәрәк калачак. Тәлинкәләр тигез торса, ялган акча өченче өемдә булачак. Ялган акча булган өемдәге акчаларның икесен тәлинкәләргә куеп чагыштырабыз. Тәлинкәләр тигез торса, өченче акча ялган булачак, ә тәлинкәләр тигез тормаса өстәрәк калган тәлинкәдәге акча ялган була.)

Командалар мәсьәләләр чишкәндә тамашачыларга сораулар бирелә. Җавапны белгән укучы кул күтәреп үз фикерен әйтә. (Сораулар проектор аша экранда күрсәтелә). Слайд 3,4 һәм 5.


  1. Иң озын тәүлекләр кайда? (Тәүлекләр һәркайда да бертөрле – 24 сәгатькә тигез.)

  2. Таудан төшкәндә автомобильнең кайсы тәгәрмәче әйләнми? (Запас тәгәрмәче әйләнми)

  3. Өч электр лампочкасы яна иде. Икесен сүндерделәр. Ничә лампочка калды? (3 лампочка калды)

  4. Сәгать 13 тапкыр суга. Нинди вакытны күрсәтә? (Сәгатьне ремонтка алып барырга кирәк.)

  5. Бер елда ничә ай 30 көннән тора? (Бер елда 4 ай 30 көннән тора)

  6. Борынгы масса үлчәү һәм акча берәмлеге. (Талант.)

  7. Борынгы Пифагор мәктәбендә белем бирү дүрт бүлектән торган. Алар нинди бүлекләр? (Арифметика, геометрия, астрономия, музыка.)

  8. Борынгы телдә “мантейн” сүзе бүгенге көндә ничек әйтелә? Нинди мәгънәне белдерә? (мантейн - Математика- “укырга һәм белем тупларга” (Учиться и приобретать знания.))

  9. “Саннар дөнья белән идарә итә” дип кем әйткән? (Пифагор сүзләре “Числа правят миром”)


Командалар җавапларын жюрига тапшыралар. Мәсьәләләр экранда күрсәтелә, җаваплары әйтелә. Слайд 6.


  1. Аукцион.

Укытучы: “Сорауга җавапны команда членнары бергәләшеп уйлыйсыз, кул күтәреп җавап бирәсез. Дөрес яки дөрес җавапка иң якын килүче команда үз «товарын» ала”.

  1. (Карандаш күрсәтелә) Бу карандашның озынлыгы ничә сантиметр?

  2. (1 плитка шоколад күрсәтелә) Бу шоколадның массасы ничә грамм?

  3. (Дәфтәр күрсәтелә) Бу дәфтәрнең өслек мәйданы ничә квадрат сантиметр?

  4. (Савыт белән конфет күрсәтелә) Бу савытта ничә конфет бар?

  5. (Апельсин күрсәтелә) Бу апельсинның диаметры ничә сантиметр?




  1. Анаграммалар.

Анаграммалар экранда күрсәтелә. Беренче булып кул күтәргән укучы җавапны әйтә. Слайд 7 – 12.

. «Ребуслар һәм анаграммалар».(бер сүз – 1 балл)

  1.   730( җимеш)                         6. Ригуфа (Фигура)

  2.   3почмак                             7.семтәик(кисемтә)

  3.   6н (алтын)                             8. почлыкрытумак(Турыпочмаклык)

  4. шби(биш) 9. Җ50** (Җил)

      5. Атеткмимаа (Математика)                   10. Фцир (Цифр)

6.«Сүзләр төзе».

    Бирелгән кисәкләрдән математических терминнар төзергә. (Һәр термин – 1 балл).

            парал               ту    ква ак лык  

                       очм                    рад пи

рып                                    әйл драт

       ку               леле    б

                иус                                  әнә пед


7. Рим станциясе.

Сезнең каршыгызда рим цифрлары ярдәмендә гамәлләр язылган, ләкин исәпләүдә хаталар киткән.

1 генә шырпыны күчереп гамәл дөрес чыгарлык итеп төзәтергә.

VIII+IV=XVII Җавап: XIII+IV=XVII

VI+IV=XII VI+VI=XII

8 .+ - * / ярдәмендә дөрес тигезлекләр төзе

а) 5 * 5 * 5 * 5 = 24 ( 5*5-5: 5 =24 )

б) 5 * 5 * 5 * 5 = 25 ( 5*5 : ( 5:5) = 25 )

в) 5 * 5 * 5 * 5 =26 ( 5 * 5 + 5 : 5 = 26 )

г) 5 * 5 * 5 * 5 = 100 ( ( 5 + 5 ) * ( 5 + 5 ) = 100 )

д) 5 * 5 * 5 * 5 = 250 ( ( 5+ 5 ) * 5*5 = 250 )

9 . 1-9 га кадәрге саннарның суммасы горизонталь, вертикаль, диагональ буенча 15 булырлык итеп урнаштыр



2

9

4

7

5

3

6

1

8




  1. Йомгаклау.


Жюри нәтиҗәләрне әйтә. Иң күп очко җыйган команда җиңүче була.