shkolakz.ru 1

3 ноябрь

2012 ел





25 нче ноябрь – әниләр көне.

Ана-

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда ,- дигән Һ.Такташ.

Әни!

Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз,

һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый. Һәм биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, -кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

Бөек рус язучысы Максим Горький: “Мәхәббәттә һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене - ананы олылыйк. Кешедә булган бөтен гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә. Менә шулар йөрәкләребезне мәхәббәт белән сугара. Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәттән башка бәхет юк, хатын-кыздан башка мәхәббәт юк. Анадан башка шагыйрь дә, герой да юк”, - ди.

**************************************************************************************

Газетабызның бу санын кадерле әниләребезгә багышлыйбыз.

И хатын-кыз!

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр дөньяда.

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И җаның дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек. Х.Туфан.


Укучылар яза.

Әниләрне яратыйк!

Әни ул - җир йөзендә иң кадерле кеше.Әнидән башка тормыш юк.Бөтен кешенең дә әнисе була. Ләкин шуңа да карамастан, безнең илебездә ана ярдәменә мохтаҗ булган,ана назына сусаган ятимнәр,сәламәтлекләре чикле булган балалар күп.Бер тапкыр да әниләренең йөзен күрмәгән сукыр балалар бар.Шуңа күрә без әниләребезнең кадерен белергә тиешбез.Аларны сакларга, хөрмәт итәргә. яратырга, авыр хәлләрдә калдырмаска, борчымаска ,әниләрне гел яхшы билгеләр белән генә шатландырырга кирәк.Әниең эштән арып кайткач, аны елмаеп каршыларга, сумкаларын алып куярга, ял иттерергә кирәк.

Исламов И. 7 д сыйныфы.

Әниләр, мәрхәмәтле безнең әниләр!

Әнием, әнием

Иң кадерлем син минем.

Мин сине яратып, иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта таяныч булырмын.

“Җәннәт -әниләрнең аяк астында”дигән юллар аналарын хөрмәт итүче, тәрбияләүче

кешеләргә карата әйтелгәндер, минемчә.Әнисен хөрмәтләгән кеше, һичшиксез, оҗмахка керәчәк. Чөнки әни безгә тормыш биргән кеше.

Әни, әнием... Бу сүзне һәркөнне әйтә алу-нинди зур бәхет ул. Иртән күзеңне ачуга өйдә әниеңнең якты йөзен күрү, аның җылы сүзләрен ишетү рәхәт.Әни ул- мәңге сүнмәс якты нур кебек.Аның сүзләре генә түгел, карашы да юата, яшәргә көч бирә. Әниләрне юкка гына кояшка тиңләмиләрдер.Чөнки хәтта әни янымда булмаганда да, мин аның күңел җылысын тоеп яшим.Ул безгә, ике баласына гомер биргән. Бу дөньяга килүгә, аның җылы, йомшак куллары безне кочагына алган.Төн йокыларын калдырып, ул безне караган. Авырсак, назлы сулышы, шифалы догалары белән дәвалаган.


Әниләрдән башка җирдә бернинди дә ямь юк. Әнисез үскән балалар бик бәхетсез.Әле ярый без ятим түгел. Әле ярый безнең әниебез бар. Әнием пешергән ризыклар бик тәмле, телне йотарлык. Әнием юган киемнәрдән чәчәк исе килә. Ул җыештырган өйдә кояш балкый.Әнием минем иң газиз кешем.Ул һәрвакыт якты йөзле, ягымлы.Ләкин кайчакта ул моңаеп кала. Ә мин әниемнең кайгыруын бер дә теләмим. Ул гел шат күңелле булсын, елмаеп кына торсын иде.Әниемнең күзләреннән яшь таммасын өчен мин барысын да эшләргә әзер.

Безне дөньяга тудырганың, кадерләп-назлап үстергәнең өчен рәхмәт сиңа, әнием. Без сине гел яратырбыз, сакларбыз, мәңге ташламабыз.

Дилмөхәмәтова Әдилә, 7 д сыйныфы.


Хөрмәтле әниләребез! Сезне чын күңлебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар, озын гомер телибез.

*************************************************************************************

Мәктәп хәбәрләре.

Котлыйбыз!

22 нче ноябрьдә 5 нче д сыйныф укучылары- Гарипова Айгөл, Мәгъдәниева Нәзилә,Әнвәров Данил,Ильясова Алинә, Хаҗиев Риманнар татар теле укытучылары Рузалия Рәвгатовна белән “Чакматаш” балалар өстәмә белем бирү учреждениесендә Халык шагыйре Р.Миңнуллинга багышланган “Сез булганда язам әле...” исемле бәйгедә катнаштылар.Бәйгедә барлыгы 32 мәктәп катнашты.Укучылар шагыйрь турында биремнәргә җавап бирделәр.Безнең малай һәм кызларыбыз тирән белемнәрен күрсәттеләр һәм 3 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Без укучыларны котлыйбыз, яңа уңышлар телибез.f:\dcim\114_pana\p1140029.jpg


f:\dcim\114_pana\p1140030.jpg

Сорауларны бик игътибар белән тыңлыйбыз.

Укучылар яза.

Күңелле тәнәфес .

Мәктәптәге тәнәфес балалар һәм укытучыларга ял итү һәм икенче дәрескә әзер булыр өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш инде ул. Моны ничек булдырырга соң?

Беренчедән, минем фикеремчә, мәктәптә тәнәфес бик күңелле булсын иде:коридорларда әкрен генә төрле музыка уйнап торса, бигрәк тә классик һәм заманча музыка булса, күңелле театрлаштырылган тамашалар күрсәтелсә, мәктәп радиосыннан төрле игъланнар, яки мәзәкләр яңгырап торса, ничек күңелле булыр иде.

Икенчедән, тәнәфес вакытында укытучылар психолог янында ял итәргә, аквариумдагы балыкларны күзәтергә тиешләр дип уйлыйм, чөнки алар дәрестә бик арыйлар. Әгәр дә шулай булса, бу бик яхшы булыр иде.

Әгәр дә мин мәктәп директоры булсам,мәктәптә тәнәфесләрне иң күңелле вакыт булырлык итеп оештырыр идем.

Халиуллина Алсу, 7д сыйныф укучысы.

***

Бүләк.

Мин бүләкләрне бик яратам, чөнки ул кешенең кәефен күтәрә. Бөтен кеше дә кемнән булса да бүләк алырга яки бирергә яратадыр дип уйлыйм.Миңа да бик күп бүләкләр бирделәр.

Кемнеңдер иң яраткан бүләге бар. Ә минем бөтен бүләктән дә күңелем күтәрелә .Аеруча үз кулы белән ясалган бүләкләрне яратам.Хезмәт дәресендә без әнигә дип бүләк ясыйбыз,аны бизибез.Әнигә,кызларга чәчәк бүләк итү-бик матур гадәт.Татар халкында “Энә дә бүләк, дөя дә буләк” дигән мәкаль дә бар.Кечкенә генә буләк бирсәң дә,кешенең күңеле күтәрелә.

Хөсәенов Алмаз,7 нче д сыйныф укучысы

Минем бабам.

Минем бабам 40 елдан артык машина йөртүче булып эшли. Ул үзенең эшен авылда башлаган. Армия сафларында бурычын үтәп кайткач, Чаллы шәһәренә килгән. Үзенең яшәве, эшләве дәверендә бик күп мактау кәгазьләре, бүләкләр алган. Киләчәктә дә мин бабамның сау-сәламәт эшләвен телим.


Хамзин Арсен, 4а сыйныф укучысы

**** **** ****


Мин-табигать баласы.

Табигать- ул безнең урманнар,кырлар,болыннар,сулый торган һавабыз,елгалар һәм күлләр.Яшәүне табигатьтән башка күз алдына да китереп булмый.Шуңа күрә без табигатьне сакларга тиеш.Без агачларны сындырабыз,чүпне теләсә кая ташлыйбыз,елга-күлләрне пычратабыз.Ә ел саен машиналар күбәя бара, алар да һаваны пычраталар.Табигатьне саклау –һәрбер кешенең бурычы.

Мин дә табигатьне сакларга тырышам.Урманда агачларны сындырмыйм,гөмбә җыйганда пычак белән кисәм,ял иткәннән соң чүпләрне калдырмыйм.

Җәйге айлар- табигатьнең иң матур вакыты.Урманнарда,болыннарда җиләкләр пешә.Җиләк җыйганда да дөрес җыярга кирәк.

Табигать безгә күп нәрсә бирә,табигать байлыкларыннан дөрес файдаланырга кирәк.

Безнең министрларыбыз кырыс законнар чыгарсалар,табигатьне бозучылар азрак булыр иде.

Наширванова Алина 6”А” сыныфы.

Бу бик кызыклы!

Кызларның бөтен матурлыгы да,бөтен азабы –мәшәкате дә чәч белән бәйле. Ниләр генә эшләтеп бетермибез без ул чәчләрне.Бөдрәләтәбез, кабартабыз, кистерәбез...Һәм теге яки бу прическаның безнең тормышка төрлечә тәэсир ясавы турында уйлап та карамыйбыз.Психологлар фикеренчә,чәчләр кешенең холык-табигате турында күп нәрсәләр сөйләргә мөмкин.

Чәчләренә карап холкын бел!

Озын һәм туры чәчләр.

Син гүзәл һәм тыйнак кеше.Туры сүзле.Нәфислегеңне беркайчан да югалтмаячаксың.

Озын дулкынсыман чәчләр.

Иҗадилыкны күрсәтә.Төшенкелеккә бирелергә яратмыйсың.Мәхәббәт синең тормышыңда бик зур роль уйный.

Бөдрә чәчләр.

Син кыланчык,чытлык кыз. Егетләрнең башын бик тиз әйләндерәсең.

“Каре” прическасы.

Көчле ихтыярлы,тормыштан нәрсә көткәнеңне яхшы беләсең.Тәртип яратасың,башлаган эшеңне ахырына кадәр башкарып чыгарга күнеккәнсең.


Кыска чәчләр.

Чама дигән сүзне аңлыйсың.Чама хисен югалтмыйсың.Акыллы,тыныч зат.

Җыеп куелган чәчләр.

Үз-үзеңә ышанасың.Юк-бар белән кызыксынмыйсың.

Маңгай чәче.

Маңгай чәче йөрткән затлар бик оялчан.Аларда үз-үзләренә ышаныч хисе җитеп бетми.Әгәр чәчегезне еш кына төрле төсләргә буятасыз икән, димәк, холкыгыз да тиз үзгәрүчән, дигән сүз.

Котлыйбыз! Бу көннәрдә мәктәбебезнең хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Ләлә Хәкимовнаның гомер бәйрәме.Без Ләлә Хәкимовнаны юбилее белән котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек,эшендә уңышлар,гаилә бәхете телибез.

Куңелегез – гел игелектэ,
Сокланып һич туймыйбыз,
Юбилей-бәйрәмегез белән
Чын күңелдән котлыйбыз! ..


Газетаның баш редакторы- татар теле һәм әдәбияты укытучысы - ТАҖИЕВА Р.Р.

Редколлегия.

Хәбәрчеләр: Әхмәтҗанова Э., Мәгъдәниева Н., Зиятдинова В. , Хаматдинова А.

Фотограф- Ильясова А.

Яңалыклар, хәбәрләр, хатларыгызны 311 кабинетта көтәбез.