shkolakz.ru 1
Исем” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр


(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Исем, лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, ясалышы, синтаксик функциясе турында белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр исемнәр буенча гына алына.

***

1)Менә көз җитте. 2)Укулар башланды.

3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. 4)Аны бик яраталар.

5)Аның ире очучы икән. 6)Менә хәзер ул ут эчендә фа­шистларны кырып йөри. 7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта. 8)Аңа бик еш хатлар килә. 9)Андый көннәрдә ул бик шат күре­нә. 10)Ә кайчакта уйчанланып китә. 11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. 13)Мәк­тәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. 14)Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. 15)Җитмәсә тагын тотлыгам.

16)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юл­да кызык нәрсәләр турында сөйләде. 17)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән.

18)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә ча­кыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады. 19)Язга таба ми­нем сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарым да сизә башлады.

20)Уку елы тәмамланды. 21)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. 22)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. 23)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юк­ка чыкты. 24)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.


25)Күп еллар үтте. 26)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. 27)Лә­кин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.

(Г.Бакиров)

Биремнәр.


  1. Тексттан ялгызлык исеме кулланылган җөмләләрнең саннарын язарга.

  2. 19-24 нче җөмләләрдән ясалма исемнәрне язып алыгыз.

  3. 6-11 нче җөмләләрдән урын-вакыт килешендәге исемнәрне языгыз, саннарын билгеләгез.

  4. 20-27 нче җөмләләрдән тартым белән төрләнгән исемнәрне язып алыгыз, затларын, килешләрен билгеләгез.

  5. Калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрне төзелеше ягыннан тикшерегез.

  6. 7 нче җөмләдәге исемнәргә морфологик-синтаксик анализ ясагыз.

  7. Тексттан рус алынмалары кергән җөмләләрне арта бару тәртибендә языгыз.

  8. 23 нче җөмләдәге аерып бирелгән исемгә фонетик анализ ясагыз.

  9. 5-11 нче җөмләләрдән иясе III зат берлек сан тартымлы исем белән белдерелгән исемне табыгыз.

  10. Төшем килешендә кулланылган исемнәр булган җөмләләрне арта бару тәртибендә языгыз.


Исем” темасын йомгаклау өчен тестлар.

1.Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган фәне:

а) фонетика

ә) морфология

б) синтаксис

2. Мөстәкыйль сүз төркемнәре:

а) сөйләмдә тойгы белдерүгә булышлык итә торган ярдәмче чаралар

ә) мөстәкыйль сүзләргә ияреп кулланыла торган сүзләр

б) телдә аерым кулланылышта йөри торган тулы мәгънәле лексик берәмлекләр

3. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

ә) билгенең билгесен


б) предметны

4. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?

а) барлык җанлы әйберләргә

ә) кешеләргә

б) кешеләргә һәм хайваннарга

5. Ялгызлык исемнәре дип нинди исемнәр атала?

а) төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә бирелә

ә) төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар

б) географик атамалар

6. Ясагыч кушымча ялганып ясалган исем

а) кушма исем дип атала

ә) ясалма исем дип атала

б) парлы исем дип атала

7. Алмагач ясалышы буенча нинди исем?

а) тамыр

ә) ясалма

б) кушма

8. Берлек санның күрсәткече

а) –нар/-нәр

ә) –лар/-ләр

б) дөрес җавап бирелмәгән

9. Татар телендә ничә килеш бар?

а) алты

ә) биш

б) җиде

10. – лары/ -ләре исемнәрдә нинди кушымча?

а) Иялек килеш кушымчасы

ә) 3 зат күплек сан тартым кушымчасы

б) Баш килеш кушымчасы

11. Авылыңның исеменә нинди кушымчалар ялганган?

а) 2 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

ә) 1 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

б) 2 зат тартым һәм төшем килеше кушымчалары

12.Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем;

ә) сыйфат;

б) фигыль;

13.Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) нишли? нишләде?

ә) нинди? кайсы?

б) кем? нәрсә?

14.Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, агач;

ә) китап, дәфтәр;

б) Мәскәү, Идел;

15.Ясалма исем:

а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала;

ә) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала;

б) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала;

16.Тезмә исемнәр:

а) бер тамырдан тора;

ә) биш тамырдан ясала;

б) ике яки өч тамырдан ясала;

17.Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:

а) парлы;

ә) кушымча;

б) тезмә;

18.Иялек килешендәге сүзне тап:

а) агачка;

ә) урманны;

б) китапның;

19.Исемнәр җөмләдә:

а) ия, тәмамлык;

ә) хәбәр, аергыч;

б) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә.

20.Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:

а) килеш кушымчалары;

ә) тартым кушымчалары;

б) сүз ясагыч кушымчалар;


Өй эше.

Тексттан файдаланып, укытучыларыгыз турында языгыз. Аларның нинди сыйфатлары сездә соклану уята?


Фигыль төркемчәләрен кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Фигыль төркемчәләре буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Табигатьне саклау турында фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр фигыльләр буенча гына алына.

(1) Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, җәен бик күңелле ял иткән идек без. (2) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, кошлар белән нидер сөйләшә, арыгач, шомыртның күләгәсенә ятып йоклый.

(3) Шул көннәрдән бирле шомырт якын дустыбызга әйләнде, һәм без улым белән һәр яз шомыртыбызның хәлен белергә бара торган булдык.

(4) Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы ботакларын селкетеп, безне сәламли.

(5) Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга бара алмадык. (6) Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.

(7) Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без. (8) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? (9) Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп бетерә язган ул.


(10) Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез калдык. (11) Юк, чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. (12) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. (13) Урлар чәчәк калмагач, кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның бер ботагын сындырып ук төшергән. (14) Ул каерылган ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар. (15) Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар моңсу гына сайрый, бөтен Зәй буе моңсуланып калган иде. (16) Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.

(17) - Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында
җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз
яшьләрен сөрткәләп алды.

(18) Әйе, елый иде шомырт...(Р.Төхфәтуллин)

Биремнәр:

1. 5-14 нче җөмләләрдән юклыкта килгән фигыльләрне табып, күчереп языгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

2. Текстта ярдәмче фигыльләр кайсы җөмләләрдә кулланылган?

3. 1-11 нче җөмләләрдән хәл фигыльләр кулланылганнарын арта бару тәртибендә языгыз.

4. 2-3 нче җөмләләрдән затланышлы фигыльләрне табыгыз, аларның заманын һәм зат-санын билгеләгез.

5.Аерып бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга таркатыгыз, ясалыш ысулын билгеләгез.

6.Тексттан юнәлеш белән төрләнгән фигыльләрне язып алырга.

7.Тексттан инфинитивларны табып язарга.

8. 14 нче җөмләдән фигыльләрне табып, морфологик анализ ясарга.


Фигыль темасын йомгаклау өчен тестлар.


1. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез.

а) хәл фигыль;

ә) исем фигыль;

б) инфинитив;

в) хикәя фигыль.

2. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.

Иң элек уйла, аннан соң эшлә.

а) боерык фигыль;

ә) шарт фигыль;


б) хикәя фигыль;

в) хәл фигыль.

3. Затланышлы фигыльләр - ...

а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;

ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

б) исем, хикәя, хәл фигыльләр;

в) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.

4. Татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар?

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 3.


5. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

а) исем фигыль;

ә) сыйфат фигыль;

б) хикәя фигыль;

в) шарт фигыль.

6. Ясалма фигыльләрне билгеләгез.

а) сана, уйла, шатлан;

ә) язган, яса, сөйлә;

б) менгән, саубуллаш, эшлә;

в) кочакларга, килгән, укы.

7. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) –чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;

ә) –ла/-лә; -лан/-лән; -ар/-әр; -а/ -ә;

б) –лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;

в) –ча/-чә; -дай/-дәй.

8. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.

Яхшылык ташны да эретә.

а) хәзерге заман хикәя фигыль;

ә) киләчәк заман хикәя фигыль;

б) үткән заман сыйфат фигыль;

в) үткән заман хикәя фигыль.

9. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт:

а) предметны белдерә;

ә) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;

б) предметның билгесен белдерә;

в) эшнең, хәрәкәтнең билгесен белдерә.

10. Баруы, эшләмәве, килүе исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) зат – сан белән;

ә) килеш белән;

б) тартым белән;

в) төрләнмәгән.

11. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән фигыльләрне күрсәтегез.

а) кар-лан-ган, баш-ла-н-ды, күр-сә-т-егез;

ә) бар-ды-к, яз-арга, и-шет-мәсен-нәр;

б) шат-ла-н-ган-нар, кил-сен-нәр, бил-ге-лә-гез;

в) сан-а-гыз, яз-ыл-ачак, кадак-ла-мас-ка.

12. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән;

ә) килеш белән;

б) барлык-юклык белән;

в) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.

13. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.

а) шарт фигыль;

ә) хикәя фигыль;

б) кире шарт фигыль;

в) инфинитив.


14. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.

а) тәмамлык;

ә) шарт хәле;

б) максат хәле;

в) хәбәр.

15. Төшем юнәлеше кушымчаларын билгеләгез.

а) –н, -ын/-ен;

ә) –ыл/-ел, -л;

б) –ш, -ыш/-еш;

в) –дер/-дыр, -тыр/-тер; -т; -ер/-ыр; -р; -кыр/-кер.

16. Ярдәмче фигыльләрне күрсәтегез.

а) кил, бит, инде, барса;

ә) иде, икән, имеш, бул, кыл;

б) бар, юк, мөмкин, ярый, тиеш;

в) тиккә, укый, язып, җибәрү.

17. Кайсы раслау дөрес?

а) татар телендә сыйфат фигыль генә заман белән төрләнә ;

ә) татар телендә барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә;

б) татар телендә сыйфат һәм хикәя фигыль генә заман белән төрләнә;

в) татар телендә затланышлы фигыльләр заман белән төрләнә.

18. Хәл фигыльнең IV төрен билгеләгез.

а) көлә-көлә, елмая-елмая, сөйли-сөйли;

ә) кайткач, килгәч, укыгач;

б) күргәнче, укыганчы, кайтканчы;

в) тырышып, карап, күзәтеп.

19. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?


Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.

а) хәбәр;

ә) аергыч;

б) тәмамлык;

в) хәл.

20. Ялгыш билгеләнгән фигыльне күрсәтегез.

а) кайтуын – исем фигыль;

ә) яратырга – боерык фигыль;

б) тырышкач – хәл фигыль;

в) икән – ярдәмче фигыль.


Өй эше.

Әйе, агачлар, үсемлекләр дә тере кешеләр кебек, еларга мөмкиннәр икән. Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында
җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз
яшьләрен сөрткәләп алды.


Әйе, елый иде шомырт... Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, фикерләрегезне сочинение итеп языгыз.


Рәвеш” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Рәвеш һәм аның төркемчәләре, ясалышы буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Әниләргә хөрмәтле, рәхмәтле булу турында фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр рәвешләр буенча гына алына.


Әни

1)Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе иде. 2)Карт имәннәр, шәрәләнгән гәүдәләрен сыкратып, авыр ыңгырашалар. 3)Имәннәрнең күз яшедәй берән-сәрән сары яфраклары очкалый.

4)Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. 5)Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кыры­енда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә бе­лән утын ташыйбыз. 6)Кышын да шулай, көзен дә.

7)Әнинең кулында озын ыргак. 8)Ул аны корыган бо­такка эләктерә дә, без аңа икәүләп асылынабыз.9) Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпы­лабыз.

10)Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. 11)Урманга кичке караңгы сирпелә башлады. 12)Ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак.


13)Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйлә­дем дә әнигә булыштым. 14)Ул үзенә иң авыр ботаклар­ны җыйган. 15)Шуның өстенә тагын миннән калган чы­бык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.


  • 16)Җитәр инде, әни, бик авыр була,— дигәч, күтә­релеп карады. 17)Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте.

  • 17)Нишлим соң, улым! 18)Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. 19)Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калырбызмы диюем иде,— диде.

20)Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.

21)Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кай­гыртма. 22)Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә...— 23)Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап:

Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм,— дип төзәтеп куйды. (Г.Бәширов)


Биремнәр.

  1. 1-6 нчы җөмләләрдән ясалма рәвешләрне язып алыгыз.

  2. 17-23 нче җөмләләрдән чагыштыру дәрәҗәсендәге рәвешне табып языгыз.

  3. Текстта ничә күләм-чама рәвеше бар? Аларны табып,үзләре ияргән сүзләр белән языгыз.

  4. Вакыт рәвешләре кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

  5. 3 нче җөмләдәге рәвешләргә морфологик –синтаксик анализ ясарга.

  6. Авыр сүзе кайсы җөмләдә рәвеш булып килгән. Дәлилләгез.

  7. 1-7 нче җөмләләрдән парлы рәвешне табыгыз. Төркемчәсен билгеләгез.

  8. 12 нче җөмләдәге рәвешләрнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

  9. 16 нчы җөмләдәге рәвешкә фонетик анализ ясагыз.
  10. Тексттан төп рәвешләрне язып алыгыз, шулар белән җөмләләр төзегез.



Рәвеш” темасын йомгаклау өчен тестлар.

1. Рәвеш нинди сүз төркеменә керә?

а) мөстәкыйль сүз төркеменә;

б) модаль сүз төркеменә;

в) бәйләгеч сүз төркеменә.

2. Рәвеш лексик- грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) предметны белдерә;

б) хәрәкәтне;

в) яки хәлнең билгесен;

г) предметның билгесен.

3. Морфологик яктан рәвешнең төп характерлы үзенчәлеге нинди?

а) төрләнми;

б) төрләнә.

4. Рәвеш кайчан сыйфатны ачыклап килә?

а) предметның билгесен белдергәндә;

б) билгенең билгесен белдергәндә;

в)эш яки хәлнең билгесен белдергәндә.

6. Нинди мәгънә белдерүенә карап, рәвешләрнең төркемчәсен билгеләгез.

Күп, аз, шактый, бертуктаусыз, бераз, тәмам, иртә-кич.

а) саф рәвешләр;

б) урын рәвешләр;

в) күләм-чама рәвешләре.

7. Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.

Мамыктай, кушканча, ишетелгәндәй, яшьләрчә, үзенчә.

а) вакыт рәвешләре;

б) охшату-чагыштыру рәвешләре;

в) саф рәвешләр.

8. Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.

Салмак, әкрен, тиз, җәяү, кинәт, аягүрә, яланаяк, ашык-пошык.

а) саф рәвешләр;

б) урын рәвешләре;

в) сәбәп-максат рәвешләре.


9. Болар, төркемчәсенә карап, нинди рәвешләр?

Юри, бушка, тикмәгә, тиктомалга, әрәмгә.

а) вакыт рәвешләре;

б) сәбәп-максат рәвешләре;

в) саф рәвешләр.

10. Болар төркемчәсе буенча нинди рәвешләр?

Ерак, югары, түбән, анда, монда, ары, бире, якын.

а) урын рәвешләр;

б) охшату-чагыштыру рәвешләре;

в) сәбәп-максат рәвешләре.

11. Рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез.


Минемчә, кышын, акчалата, икәүләп, уттаө, татарча.

а) ясалма рәвешләр;

б) кушма рәвешләр;

в) тамыр рәвешләр.

12. Болар ясалышы ягыннан нинди рәвешләр?

Бераз, бертуктаусыз, яланбаш.

а) парлы рәвешләр;

б) ясалма рәвешләр,

в) кушма рәвешләр.

13. Рәвешләрнең ясалыш төрен билгеләгез.

Аз-маз, иртә-кич, ачыктан-ачык.

а) парлы рәвешләр;

б) ясалма рәвешләр;

в) кушма рәвешләр.

14. Рәвешләрнең төзелеш ягыннан төрен билгеләгез.

Аз, күп, кинәт, тиз, әкрен.

а) тамыр рәвешләр;

б) кушма рәвешләр;

в) ясалма рәвешләр.

15. Түбәндәге рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Клубта халык күп. Безнең авыл моннан ерак түгел.

а) ия;

б) хәл;

в) аергыч;

г) хәбәр.

16. Рәвеш кайсы сүз төркемнәрен ачыклап килә?

а) исем;

б) сыйфат;

в) сан;

г) алмашлык;

д) фигыль.


17. Бу төркемчәдә кайсы рәвеш артык?

Бер-бер артлы, салмак, берьюлы, иртә-кич.

а) саф рәвеш;

б сәбәп-максат рәвешләре;

в) күләм-чама рәвешләре;

18. Төзелеше ягыннан кайсы рәвеш артык?

Ишетелгәнчә, көндезен, яхшылап, икеләтә, бераз.

1) кушма рәвеш;

2) парлы рәвеш;

3) тамыр рәвеш.

Өй эше.

Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кай­гыртма. Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә...— Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап:

  • Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм,— дип төзәтеп куйды. Әлеге фикерләргә нигезләнеп, үз әниегез белән чагыштырып, әниләрнең изге йөрәкле булулары турында фикерләрегезне сочинение итеп языгыз.




Сыйфат” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Сыйфат темасы, грамматик категорияләре буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр сыйфатлар буенча гына алына.

***

1)Акрын гына иртәнге җил исеп куйды. 2)Ул тәмле йокыдагы кешеләрнең өй түбәләрен сыйпап узды. 3)«Йоклагыз, адәм балалары,— диде ул гүя,— йоклагыз! 4)Бу — сезнең тыныч иртәләрегезнең соңгысы. 5)Татлырак төш күреп калыгыз — бу татлы төш шулай ук соңгысы. 6)Йоклап калыгыз, сезне зур сынаулар, кара хәсрәт көтә. 7)Нык булыгыз, адәм балалары!»
8)Бу җил, күп юллар узып, көнбатыштан килә иде. 9)Кара Чыршы авылы өстеннән үткәндә, канатларына кара тәре ясалган самолетлар үлем төяп көнбатыштан көнчыгышка юл алганнар иде инде. 10)Төз гәүдәле, озын сыйраклы, пөхтә киемле герман армиясе фельдмаршаллары, генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта Кара Чыршы авылы, чыннан да, татлы йокыда иде әле.
11)Кайтулар булмас инде...

12)Кырда иген чайкала, иген чайкала... 13)Бу — елына бер генә тапкыр килә торган атна. 14)Ул атнада көннәр эссе дә, болытлы да булмый: кырда ниндидер зәңгәр дулкын йөгерә, арыш басуы яшелле-күкле булып сөрем эчендә кайный. 15)Көр басуның шулай дулкынлануына карап торуы рәхәт тә, моңсу да. 16)Менә җәйнең иң кыска төннәре җитте, моннан соң инде көн кыскара башлар. 17)Арыш басуы саргаер, ул инде дулкынланмас. 18)Аны урып алырлар, борчак җиреннән кайтышлый ял итәргә чүмәләләр арасына торналар төшәр. 19)Әле генә бит, әле сабан тургайлары яшел уҗым өстендә ук булып атылып сайрыйлар иде. 20)Ә хәзер — арыш басуы өстеннән җил йөгерә — сагыш арта... 21)Арыш басуы уртасындагы тузанлы юлдан кап-кара атында чатыр чабып Ташлытауга таба Тимерхан чыгып китте. 22)Аның сиртмәсенең тавышы үзе күмелгәч тә басу түреннән ишетелеп торды.


23)— Запас пирвый категори,— диде Шәйхи хәлфә аның турында.— 24)Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында булырга тиешләр.

25)Сугыш, сугыш... (М.Мәһдиев)

Биремнәр.


  1. 1-7 нче җөмләләрдән нисби сыйфатларны язып алыгыз.

  2. 4-10 нчы җөмләләрдән дәрәҗә белән төрләнгән сыйфатны табыгыз һәм дәрәҗәсен билгеләгез.

  3. 9-15 нче җөмләләрдән ясалма сыйфатларны табып языгыз.

  4. Билгеләнгән сыйфатларга морфологик – синтаксик анализ ясагыз.

  5. 14-20 нче җөмләләрдән артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны язып алыгыз.

  6. 4-10 нчы җөмләләрдән исемләшкән сыйфатны табып, морфологик анализ ясарга.

  7. Тексттан тамыр сыйфатлар кергән җөмләләрне арта бару тәртибендә язарга.

  8. 14 нче җөмләдәге аерып бирелгән сыйфатка фонетик анализ ясагыз.

  9. 6 нчы җөмләдән күчерелмә мәгънәдәге сыйфатны табыгыз, туры мәгънәдә итеп җөмлә төзегез.

  10. Тексттан 3 сыйфатны бөтен дәрәҗәләрдә дә куеп языгыз.



Сыйфат” темасын йомгаклау өчен тестлар.

1.Сыйфат:

а) предметның билгесен белдерә;

б) предметның эшен белдерә;

в) предметны белдерә;

г) эш-хәлнең билгесен белдерә.

2. Гади дәрәҗәдәге сыйфатны тап:

а) кызылрак;

б) ямь-яшел;

в) ак;

г) кап-кара.

3. Чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?

а) -лар, -ләр;

б) -да, -дә;

в) -рак,- рәк;

г) -лы,-ле кушымчалары чрдәмендә.


4. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат:

а) предметның гадәти билгесен белдерә;

б) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге билгедән артык икәнлеген белдерә;


в) бер предметтагы билгенең икенчесендәгегә караганда артыграк яки азрак булуын күрсәтә;

г) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге предмет билгесеннән кимрәк икәнлеген белдерә.

5. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны тап:

а) зәңгәрне;

б) чибәрнең чибәре;

в) күгелҗем;

г) тозлы.

6. Сыйфат җөмләдә:

а) ия;

б) тәмамлык;

в) аергыч, хәбәр, хәл;

г) аныклагыч була.

7. “Теле татлының дусты күп” мәкалендә исемләшкән сыйфат:

а) теле сүзе;

б) татлының сүзе;

в) исемләшкән сыйфат юк

г) күп сүзе.

8. Сыйфат ачыклап килгән исем

а) аерылмыш дип атала

ә) саналмыш дип атала

б) сыйфатланмыш дип атала

9. Татар телендә сыйфатлар тартым, килеш белән кайсы очракта төрләнә?

а) исемнәре төшеп калса төрләнә

ә) төрләнми

б) дөрес җавап бирелмәгән

10.Ясалышлары буенча сыйфатлар

а) тамыр, кушма, парлы булалар

ә) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булалар

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма булалар

11. Сыйфат дәрәҗәләре

а) гади, чагыштыру, кимлек, кечерәйтү

ә) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык,

б) дөрес җавап бирелмәгән

12. Исемләшкән сыйфатлар дип

а) үзе ачыклап килгән исемнән ераклашкан сыйфатлар атала

ә) ачыклап килгән исеме төшеп калган сыйфат атала

б) исемнән соң килгән сыйфат атала


Өй эше: Сугыш сезнең гаиләдә нинди эз калдырды? Шул турыда языгыз.


Сан” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Сан, төркемчәләре, грамматик категорияләре буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.


- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр саннар буенча гына алына.


***

1)Сафин Нәкыйп Сафа улы 1921 нче елда Арча райны Мирҗәм авылында туган. 2)Милләте-татар. 3)Җидееллык мәктәп тәмамлаган. 4)Колхозда, Иркутск өлкәсендә эшләгән. 5)1940-1945 елларда - Совет Армиясендә. 6)1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнашкан. 7)19 нчы аерым моторлаштырылган понтон-күпер салу батальонында отделение командиры сержант Сафин 1943 елның 28 сентябрендә Солошино авылы янында Днепр елгасы аркылы уң як ярга понтон белән беренче төркем сугышчыларны чыгарып җибәрә. 8)Шулай тагын 18 рейс ясый. 9)Аннары паром белән елга аркылы танклар һәм артиллерияне чыгарган. 10)1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

11)Сугыштан соң хәрби-инжнерлык училищесында укыган. 12)1946 елдан Сафин запаста. 13)1987 дә вафат. 14)Казанда җирләнгән.

(“Бөек Тукай Ватаны син, Арча” китабыннан)

Биремнәр.


  1. Тексттан тәртип саннарын язып алыгыз.

  2. Кушма саннар булган җөмләләрне арта бару тәртибендә языгыз.

  3. Тексттан исемләшкән санны язып алыгыз, морфологик анализ ясагыз.

  4. 7 нче җөмләдәге саннарны сүзләр белән күчереп языгыз, саннарга морфологик анализ ясагыз.

  5. Тезмә саннар кулланылган җөмләләрнең саннарын күрсәтегез.

  6. Калын хәрефләр белән билгеләнгән санны төрле төркемчәләргә куегыз, шулар белән җөмләләр төзегез.

  7. Тексттан парлы санны язып алыгыз.

  8. Микъдар саннары кайсы җөмләләрдә кулланылган?

  9. Кайсы җөмләдә сан хәл булып килгән?

  10. 7 нче җөмләдәге санга фонетик анализ ясагыз.



Сан” темасын йомгаклау өчен тестлар.

  1. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?

б) нинди?

в) ничә? күпме?


г) нишли? нишләде?


  1. Сан белән ачыкланган исем:

а) сыйфатланмыш дип атала;

б) саналмыш дип атала;

в) берничек тә аталмый;

г) аныкламыш дип атала.

  1. Ясалышы ягыннан саннар:

а) кыскартылма була;

б) тамыр гына була;

в) тамыр, кушымча, тезмә, парлы була.

  1. Мәгънәләренә карап саннарны ничә төркемгә бүләләр?

а) 4;

б) 3;

в) 5;

г) 2.

  1. Рус телендә нинди саннар юк?

а) микъдар саны, тәртип саны;

б) бүлем саны, чама саны;

в) җыю саны, тәртип саны;

г) микъдар саны, җыю саны.

  1. Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис” мәкалендә җиде, бер саны:

а) җыю саны;

б) микъдар саны;

в) тәртип саны;

г) өлеш саны.

  1. Бер кыюны мең куркак та алыштыра алмый” мәкалендә бер, мең саннары:

а) ия;

б) аергыч;

в) хәбәр;

г) тәмамлык.

  1. Саннар җөмләдә ничә төрле җөмлә кисәге булып килә?

а) бер төрле;

б) ике төрле;

в) күп төрле;

г) биш төрле.

  1. Җыю саннарын әйтегез:

а) борау, сорау;

б) тау, бау;

в) алтау, җидәү;

г) җыю саннары юк.

10. Кайсы җөмләдә бүлем саны бар?

а) иртәгә Илдус күлдә йөзәр;

б) ул ел саен йөзәр төп помидор утырта;

в) бер чокырда мең чокыр;

г) йөзү ярышында унбиш кеше катнашты.


Өй эше: Сугыш сезнең гаиләдә нинди эз калдырды? Шул турыда языгыз.

Алмашлык” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр


(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Алмашлык, аның төркемчәләре, грамматик категорияләре буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр алмашлыклар буенча гына алына.


1)“Кайтмыйсың!”- дип үпкәлисең, Әнкәй...

2)Моңа, бәлки , үзең гаепле.

3)Гел өйрәттең:”Эшлә, эшләмәгән

Бәйрәм итә алмый гаетне”.

4)Минем теләк-синең теләк иде:

“Эшсез калдырмасын Ходаем!”

5)Минем бәхет – гел чокчынам әле,

Чүпләгәндәй тавык бодаен.

6)Минем хезмәтләрем – сезнең хезмәт,

Горурланып кайчак куясыз.

7)Сездән башка- без кош баласыдай.

8)Әйтерсең лә, калган очсыз.

9)“Кайтмыйсың!”-дип үпкәлисең. 10)Әнкәй...

11)“Эшем күп шул!”- килә диясе...

12)Дөрес түгел- инде иң зур эшем:

Сезгә кайтып башым иясе!

(Р.Җамал)

Биремнәр.


  1. Тексттан II зат алмашлыкларын язып алырга.

  2. Калын хәрефләр белән бирелгән алмашлыкларга морфологик анализ ясарга.

  3. Тексттан күрсәтү алмашлыгы булган җөмләләрнең санын языгыз.

  4. Кайсы җөмләләрдә алмашлыклар хәл булып килгәннәр?

  5. Иялек килешендәге алмашлыкларны язып алырга, ясалышлары ягыннан төрен билгеләргә.

  6. Аергыч булып килгән алмашлыкларны аерылмышлары белән язып алыгыз.

  7. Тексттан билгеләү алмашлыгын табыгыз һәм морфологик – синтаксик анализ ясагыз.

  8. Тәмамлык булып килгән алмашлыкларны табыгыз һәм язып алыгыз.

  9. 12 нче җөмләдәге алмашлыкның авазларын күрсәтегез.



Алмашлык” темасына тест.

1. Лексик- грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый?


1) мөстәкыйль;

2) бәйләгеч;

3) модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

1) эш яки хәлнең яисә билгенең билгесен белдерә;

2) предметның билгесен белдерә;

3) исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләренә ишарә птә.

3. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?

1) җөмлә кисәге булмыйлар;

2) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;

3) аергыч кына булып киләләр.

4. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. (Г. Тукай)

Бу җөмләдәге безнең, минем алмашлыклары нинди җөмлә кисәге?

1) ия;

2) хәбәр;

3) аергыч;

4) тәмамлык;

5) хәл.

5. Ул ничә еллардан бирле шунда тора иде. (А. Алиш.)

Шунда алмашлыгының нинди җөмлә кисәге булуын билгелә.

1) ия;

2) хәбәр;

3) аергыч;

4) тәмамлык;

5) хәл.

6. Мин, син, ул, без, сез, алар, кем, нәрсә, һичкем, һичнәрсә, кемдер, нәрсәдер, үз, үзе кебек алмашлыклар кайсы сүз төркемен алмаштыралар?

1) исемне;

2) сыйфатны;

3) санны;

4) рәвешне.

7. Кайсы алмашлыклар килеш, сан, тартым белән төрләнәләр?

1) исем алмашлыклары;

2) сыйфат алмашлыклары;

3) сан алмашлыклары

4) рәвеш алмашлыклары;


8.Ул тырышып укый, шулай укыса, мәктәпне уңышлы тәмамлаячак.

Шулай алмашлыгы кайсы төркемчәдәге фигыльне алмаштырган?

1) хикәя фигыльне;

2) исем фигыльне;

3) хәл фигыльне.

9. Шулайрак язарга кирәк иде.

Шулай алмашлыгы нинди кушымча алган?

1) килеш кушымчасы;

2) тартым кушымчасы;

3) дәрәҗә кушымчасы.


10. Алмашлыклар нинди әһәмияткә ия?

1)сөйләмне җәенкеләндерәләр;

2) сөйләмгә образлылык өстиләр;

3) бер үк сүзне кабатлаудан котылдыралар, сөйләмне җыйнакландыралар.

11. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр?

1) сан;

2) килеш;

3) тартым.

12. Капитан, сез ялгышмадыгызмы? (Г. Әпсәләмов)

Сез алмашлыгы ни өчен күплек санда кулланылган?

1) икенче затның күплеген белдерә;

2) җөмләдә ялгыш кулланылган;

3) хөрмәт йөзеннән бер генә кешегә мөрәҗәгать иткәндә кулланыла.

13. Килеш һәм сан белән төрләнгәндә, III зат алмашлыгы нинди үзгәрешкә дучар була?

1) үзгәрми;

2) ул тамырын а га алмаштыра.

3) дөрес җавап бирелмәгән

14. Аңар, аңарда, аңардан, аңарда алмашлыклары нәрсәгә карата кулланылалар?

1) кешегә - затка карата;

2) предметларга.

3) дөрес җавап бирелмәгән

15. Бу, шул, теге алмашлыклары кайчан килеш, тартым, сан белән төрләнәләр?

1) зат я предметка күрсәткәндә;

2) билгегә ишарә иткәндә;

3) эш-хәл билгесенә ишарә иткәндә.

16. Кайсы күрсәтү алмашлыкларны төрләнми?

1) исем алмашлыклары;

2) сыйфат алмашлыклары;

3) рәвеш алмашлыклары.

17. Бу, шул, ул күрсәтү алмашлыкларын килеш һәм тартым белән төрләндергәндә, нинди үзгәреш күзәтелә?

1) кушымчалар үзгәрә;

2) тамыр үзгәрә;

3) үзгәреш күзәтелми.

18. Мин үзем укыйм. Үз алмашлыгы нинди мәгънәдә?

1) зат алмашлыгы мәгънәсендә;

2) әйбернең иясен белдерә;

3) затны, предметны аерып күрсәтә.

19. Тартым алмашлыклары кайбер алмашлыкларга нинди кушымчалар ялганып ясала?

1) –ның , -нең;

2)-сы, -се;

3) –ныкы, -неке;.

20. Киләсеңмени сүзеннән нинди сүз төркемнәрен аерып чыгарырга була?

1) фигыльне;

2) фигыль + кисәкчәне;

3) фигыль + кисәкчәне + алмашлыкны.