shkolakz.ru 1 2 ... 5 6
Публичный отчет


муниципального бюджетного образовательного учреждения «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова

п.г.т. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан

на 2012/2013 учебный год





Ч.Т. Айтматов исемендәге Кукмара № 1 гимназиянең

2012-2013 нче уку елына укыту-тәрбия эшчәнлегенә анализ.


Гимназия коллективы 2012-2013 уку елында укыту-тәрбия эшен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы Законнары, Россия Федерациясе гомуми белем бирү учреждениеләренең типовой нигезләмәсе,Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” гы Законы, “2004-2013 нче елларга Татарстан Республиасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”, Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына һ.б. норматив-хокукый документларга нигезләнеп алып барды. Шулай ук “Сәләтле балалар” программасы”, “Бердәм дәүләт имтиханына һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү”программасы, “Сәламәтлек” программасы “Гимназияне информатизацияләү”программасы да укыту-тәрбия эшендә төп кулланма булдылар.

2012-2013 уку елында гимназия коллективы “Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең фәнни-методик, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерү” темасы буенча эшләделәр, үз тәҗрибәләрен гомумиләштерделәр.

2012-2013 уку елында гимназия коллективының эше түбәндәге максатны хәл итүгә юнәлдерелде: хәзерге педагогик һәм информацион технологияләрне кулланып, укучыларның мөмкинлекләрен исәпкә алып, белем алуга ихтыяҗларын канәгатьләндерү, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар хәл ителде:


-инновацион технологияләр кулланып, укучыларның белем сыйфатын күтәрү;

-укучыларның сәләтләрен ачыклап, аларның сәләтләрен үстерү юнәлешендә системалы эш алып бару;

-укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең профессиональ үсешен тәэмин итү, фәнни-методик эшкә тарту;

-Бердәм дәүләт имтиханнарына, дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерлек методикасын камилләштереп, укучыларның югары күрсәткечләр белән БДИ,ГИА тапшыруларына ирешү;

-дәүләт белем бирү стандартын төгәл үтәү.

Сүз дә юк, әлеге бурычларны хәл итү өчен уку елы башында норматив-хокукый база булдырылды, локаль актлар эшләнде, гимназиянең укыту планы , укыту-тәрбия планы, белем бирү стандартыннан чыгып, эш программалары һ.б. төзелде, аны үтәү юнәлешендә системалы эш барылды.


Гомуми белем бирү юнәлешендәге эшчәнлеккә анализ.

2012-2013 уку елына укыту планы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.06.2012 елда чыккан № 7699/12 , 9.07.2012 елда чыккан 4154/2, 10.07.2012 № 4165/12 боерыкларына нигезләнеп, базис укыту планына таянып төзелде.

Планда күрсәтелгәнчә, башлангыч, урта, югары сыйныфларда СанПиН таләпләреннән чыгып нагрузкалар бүленде, һәр баскыч арасында дәвамчанлык принциплары сакланды. Гимназия компонентына кертелгән сәгатьләр рус теле, инглиз теле кебек фәннәрне тирәнәйтеп өйрәтүгә бирелде.

2012-2013 уку елын 306 укучы башлап җибәрде. Уку елын 311 укучы тәмамлады, 15 класс/ комплект булды. Уртача балалар саны -20,7 укучы тәшкил итте. 2011-2012 уку елында 21 укучы иде. Укучыларның гимназиягә килүе әкренләп арта бара. Узган уку елында 1 сыйныфка 42 бала килсә, быел 47 булды.

Класслар буенча балалар бүленеше түбәндәгечә булды:


Класслар

2011-2012

2012-2013


2013-2014

Укучылар саны

Укучылар саны

Укучылар саны

1 а

18

23

25


1 б

-

19

19

2 а

15

18

24

2 б

-

-

20

3

17

16

20

4

17

19

17

5

20

21

28

6

27

22

22

7

29

29

25

8 а

12

29

18

8 б

23

-


14

9 а

23

14

15

9 б

22

23

16

10 а

21

20

17

10 б

24

16

16

11 а

25

20

21

11 б

23

20

16

Барлыгы

316

311

333



Укучыларны гимназиягә кабул итү, башка мәктәпләргә җибәрү РФ “Мәгариф турында” гы Законына нигезләнеп төзелгән нигезләмәгә таянып алып барылды. Быелгы 1 сыйныфка керүчеләр үзләренең гаризаларын язмача һәм электрон рәвештә бирделәр. Гимназиягә беркетелгән Азин, Восточная, Ленин, М.Җәлил,Островский,Пушкин, Степан Разин, Чехов , Пионер урамнарындагы мәктәп яшендәге балаларның барысы да мәктәпкә тартылдылар. Кукмара поселогыннан тыш Кәчимер, Сазтамак, Пенәгәр,Зур Кукмара, Зур Сәрдек,Киндеркүл, Каенсар, Жилой Рудник, Үрәсбаш, Пычак, Туембаш, Камышлы, Мәмәшир, Чуллы, Ятмас Дусай авылларыннан 77 укучы укыды. Үрәсбаш, Пычак, Манзарас, Киндеркүл, Кәчимер авылларыннан килеп укучылар өчен (31 бала) маршрут нигезендә автобус йөреше оештырылды.



Материаль-техник база

Укыту-тәрбия эше турыдан –туры материаль база белән бәйле. Гимназиядә 17 кабинет эшләп килә: биология, география, автодело, технология, агач һәм тимер мастерскойлары,спортзал,рус.лит, информатика, инглиз теле, ОБЖ, татар теле, рус теле, математика, физика, химия, музыка . Кабинеттагы җиһазлар норматив таләпләргә туры килә. Һәр кабинетның эш планы,паспорты бар. 2010-2015 елларга ТР да Мәгарифнең стратегик үсеш программасы нигезендә мәктәпләрне информатизацияләү максатыннан интерактив җиһазлар, компьютерлар,ноутбуклар,оргтехникалар кайтарылды.280139 сумлык җиһазлар төрле кабинетларга таратылды. Булган җиһазларны саклап тоту,укыту- тәрбия процессында тиешенчә куллану сорала. Шәхси логин һәм пароль нигезендә укыту-тәрбия процессында катнашкан укытучыларга, укучыларга, ата-аналарга Интернет челтәренә, edu.tatar.ru электрон сайтына керү мөмкинлекләре туды.


Гимназиядә укыту-тәрбия процессын оештыру өчен имин шартлар тудыру

Гимназиядә гадәттән тыш хәлләр булдырмау, имин шартлар тудыру максатыннан, тәүлек буе дежурлык оештырылды. Гимназиягә керү,чыгу дежур техперсонал тарафыннан даими исәпкә алынды. Атоматик пожар сигнализациясе (АПС), огнетушительләр, юл йөрү, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү,терроризмга каршы көрәш буенча информацион стендлар булдырылды. Ел дәвамында инструктажлар үткәрелде, эвакуация планы буенча укучылар һәм педагогик коллектив өчен тренировкалар уздырылды.


Программа ,методик эсбаплар белән тәэмин ителеш

Гимназиядә укыту-тәрбия процессы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган программаларга нигезләнеп алып барыла. Дәреслекләр, укыту-методик комплекты Федераль исемлеккә туры килә. Узган уку елында барлык дәреслекләр информацион системага- ЭФУЛ га кертелде. Бүгенге көндә китапханә фондындагы китаплар 16113 тәшкил итә. Журналлар,брошюралар-985, дәреслекләр- 10115,методик әдәбият-987.

Кадрлар белән тәэмин ителеш


2012-2013 уку елында 44 укытучы, тәрбияче эшләде. Шуларның 32 % (14) югары, 50 % (22) –беренче,7 % (3) икенче,11 % (5) категориясез. Барлык фәннәрне дә югары белемле укытучылар үз белгечлекләре буенча укыталар. Гимназия педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән.

Укыту процессы нәтиҗәләренә анализ

Уку елы йомгакларыннан күренгәнчә, 2-11 сыйныф укучылары барысы да аттестацияләнде. Класстан-класска күчми калучылар булмады.


Укучыларның белем дәрәжәләре сыйныфлар буенча чагыштырганда түбәндәгечә :

Класс

Ел башында укучылар саны

Ел ахырында укучылар саны

“5”

“4”

“5”

“3”

“4”

“2”

Өлге

реш %

Сый

фат %

Класс җитәкчесе

2

18

18

4

9

5

-

100

72

Фазлиахметова Л.И.

3

15

16

7

5

4

-

100

75


Зиатдинова Н.М.

4

19

19

7

8

4

-

100

79

Залялютдинова Д.Х.

5

20

21

4

6

1

-

100

48

Сибгатуллина А.Ф.

6

21

22

5

5

12

-

100

45

Назмутдинова Э.М.

7

29

29

1

16

12

-

100

59

Назипова Г.Ш.

8


29

29

3

9

17

-

100

43

Афлятунова Ф.М.

9 а

13

14

-

6

8

-

100

36

Михайлова Г.И.

9 б

23

23

1

11

11

-

100

52

Махмутова Р.Р.

10 а

20

20

4

8

8

-

100

60

Шайхутдинова Р.Г.

10 б

16

16

4

8


4

-

100

75

Хоснутдинова Г.Х.

11 а

20

20

4

10

6

-

100

70

Димиева З.Х.

11 б

22

22

-

9

13

-

100

56

Галлямова А.М.




265

269

44

110

115

-

100

57





Шулай итеп, гимназия буенча укучыларның белем сыйфаты-57%. Узган ел 57 % иде.



следующая страница >>