shkolakz.ru 1
Хөрмәтле иптәшләр !


Татарстан Республикасының Конституцияләре нигезендә җирле хакимиятнең бердәнбер чыганагы булып халык санала. Хакимиятне халык сайлый һәм шуның өчен ул халык мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә бурычлы, ә җирле хакимият органнары уз эшчәнлекләрендә халык каршында җаваплы.

Олы Мишә авыл җирлеге советы уставка таянып эшли. Әлеге Устав нигезендә без, үзебезнең биләмәдәге барлык оешмаларны,учреждениеләре, фермер хуҗалыкларын, сәүдә нокталарын, барлап, бюджетыбызны формалаштырып, шушы территориянең үсешен,алга китешен хәл итү өстендә эшлибез. Җирле үзидарә органнарының тагын бер бурычы –территориянең социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү, халыкның яшәеше-көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудыру һәм тормыш шартларын даими камилләштерү.

Халык мәнфәгатъләрен исәпкә алып , беренче чиратта әлеге халык турында дөрес мәгълүматка ия булу мөһим.

Олы Мишә авыл җирлеге территориясенә дүрт авыл: Олы Мишә, Түбән Саурыш, Җәнәй, Олы Саурыш авыллары керә. Аларда барлыгы 703 кеше яши. яшэүче халыкның 357 хатын-кызлар, ирләр 346 тәшкил итә.Яшьлэр 42 студент е Республиканың югары һәм урта махсус уку йортларында укыйлар, ә 3 егетебез Россия хәрби кочләре сафларында хезмәт итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 38 Барлык эшче кеше 344, пенсионерлар 185 ,төрле шәхси оешмаларда эшләүчеләр 43 кеше.

Хәзерге заманда демография иң четерекле мәсьәләгә әверелде. Халык саны, бигрәк тә авылларда, күзгә күренеп кими. Мәсәлән, 2012 елда авыл җирлеге территориясендә 6 бала туу, шул ук вакытта 8 кеше үлү очраклары теркәлде. Күргәнебезчә, халыкның табигый үсеше территориядә 2 кешегә кимеде

Җирле үзидарәнең бюджеты-эшчәнлекнең барлык социаль өлкәләре чагылыш тапкан төп финанс документ ул.

Олы Мишә авыл җирлегенең бюджеты керем һәм чыгым ягыннан да 820000 сум тәшкил итә. Шуның 432000 сумы үзебезнең җирлек налоглары:


  1. Җир налогы 135884, түләнгэн 128071 сум
  2. Имущество налогы 78196 сум түләнде, 75378 сум


  3. Падаходный налог 180000, түлэнде 178000сум

  4. Төрле налог 18000, түлэнде 21000сум

Калган 388000 сумы дотация һәм субвенция акчалары тәшкил итә.Бюджетның күп өлеше хезмәт хакы,электр энергиясе, ягулыкка түләү өчен китә. Бюджетта бигрәк тә авыл җирлеге өчен кирәк булган культура һәм спорт бәйрәмнәре үткәрү өчен, инвентарьлар алу, авылларның чисталыгын тәэмин итү, яшелләндерү өчен акча аз карала. Ә бәйрәмнәр үзегез белгәнегезчә шактый, акчасыз бәйрәм дә, спорт ярышлары да үткәреп, бигрәк тә эш эшләтеп булмый.

2011-2013 нче елларда Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә дәүләт органнарында эшләүчеләрне 20% ка кыскарту каралган, безнең авыл җирлекләрендә дә кыскартулар булды. Ләкин авыл җирендә яшәгән, үзенең эшен булдырам дигән кешегә мөмкинлекләр хөкумәтебез тарафыннан күп тудырылган. Бу субсидияле ЛПХ кредитлары, авыл хуҗалыгы машиналары, терлек алуга каралган. Моны бездә 26 кеше, 5 млн 390 мең сум алды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы Республикада семья фермаларын үстерү буенча программа кабул итте.Туган туфракларына җаны-тәне белән береккән чын җир хуҗалары шушындый авыр вакытта да үзен агробизнеста сыный: кемдер хуҗалыгында үгезләр симертә, кемдер кәҗә-сарык үрчетә, ә кемдер савым сыерлары санын арттырып, шуннан яхшы гына табыш ала.

Аңлашыла ки, дәүләт ярдәменнән башка гына үз эшеңне башлап җибәрү күп гаиләнең хәленнән килми. Шунлыктан халык Президентның әлеге программасына зур өметләр баглый.

- Программа авыллардагы социаль-икътисадый вазгыятьне җайга салуны күздә тота.Аның буенча, сыерлар саны 24 тән дә ким булмаган гаилә фермаларын оештыру өчен, Татарстан бюджетыннан 1млн.сумга кадәр акча булеп бирелде. Ә инде мөгезле эре терлек яки дуңгызлар симертергә, сарыклар һәм савым кәҗәләре асрарга, я булмаса, атлар, страуслар, балыклар үрчетергә теләүчеләргә 500 меңгә кадәр, умартачыларга 200 мең сумга кадәр акча бирелде. Бу программа 2012 елда тәмамланды. Хәзерге вакытта “Начинающий фермер” дигән яңа программа 1млн 500 мең сумга кадәр субсидия бүлеп бирә. Шулай ук район администрациясе тарафыннан гаилә фермасы хуҗалыкларына куп төрле булышу чаралары каралган.


Бу программа бик кызыксындыргыч, моңа безнең җирлектә 4 семья үзләренең теләкләрен белдереп, семья фермалары төзеп уңышлы гына эшләп киләләр.1.Гиниятуллин Ленар (сөтчелек фермасы төзеде һәм дәүләттән семья фермасы төзү өчен 1000 000 матди ярдәм алды). 2012 елның 27 нче январендә район җитәкчеләре,авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле катнашында, гаилә фермалары төзү буенча семинар уку үткәрелде һәм Гиниятуллин Ленарның гаилә фермасында булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Бүгенге көндә бу фермада 25 баш савым сыер, 20 үгез асрала. Шушы көннәрдә генә Гиниятуллин Ленар Илдус Фатихович ярдәме белән 5 баш буаз тана алып кайтты. Бәясе 300 мең сумнан артыграк.

Гиниятуллин Ленар 50*50 программасына кереп, тирес чыгару һәм саудыру җайланмасы сатып алып урнаштырды.

2.Гасимов Жаудат сарыкчылык гаилә фермасы ачты, дәүләттән 500 000 мең субсидия алды.

3. Җәнәй авылында Дәвлетшина Лилия кортчылык буенча гаилә фермасы булдырды. Монда да республика күләмендә семинар үтте.

4. Фатхуллин Айназ (Сарыкчылык буенча гаилә фермасы төзи) Бу эшне Олы Мишәдә башлаган иде, хәзерге вакытта Теләчедә төзеячәк, торак төзү өчен дәүләттән ярдәм алды.

Бу программа буенча Гасимов Җәүдәт семья фермасына юл салынды, Гиниятуллин Ленар фермасына юл 2013 елда балалар бакчасы һәм медпункт яныннан үтәчәк.

Теләүчеләр булса, бу программага һәркем керә ала, моның өчен җирле үзидарәгә килеп белешмәләр ала аласыз.Шулай ук бу проект хакыңда тулы мәгълүматны ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми порталында “Семейные фермы” дигән бүлектә табарга була.

Шулай ук 2012 нчы елда Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән , шәхси хуҗалыклардагы савым сыерларының баш санын саклап калу максатыннан, печәң,фураж алу өчен, 1 сыерга 680 сум күләмендә субсидия бирү каралды. Безнең авыл җирлегендә барлыгы 148 баш сыер хисаплана.Шуның нигезендә хуҗалыкларга 377 мең 400 сум субсидия бүленеп бирелде.Ил табынын баетуда кумәк хуҗалык белән беррәттән,шәхси хуҗалыклар да үзләреннән зур өлеш кертә. Сөт, ит кебек авыл хуҗалыгы продуктлары сатып, алар үзләренең гаилә бюджетларын ныгыталар. Олы Мишә җирлегенә кергән авылларда, 2011 нчы елда 268 мөгезле эре терлек, 2012 нче елда 374 баш мөгезле эре терлек асралды. 2011 нче елда 148 баш, 2012 нче елда 147 баш сыер,910 сарык, 1517 кош-корт, 150 баш умарта.


2011елда 233 869 кг сөт җыйналса, 2012 елда 512400 кг дәүләткә тапшырылган. Һәм шушы сөттән шәхси хуҗалыкларга 4 611 000 сум акча кергән. Безгә, авыл җирлеге башлыкларына,шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекне һәм сыерларны арттыру бурычы куелды. Терлекне асрау авыр булса да, гаилэ бюджетына күпмедер акча кертә. Безнең жирлектэ дэ берничә баш сыер асраучы хужалыклар бар:


  1. Файзуллина Мөнирә 7 баш сыер, 4 баш үгез.

2. Закиева Гөлназ 4 баш сыер, 4 баш үгез

21 хуҗалык икешәр баш сыер асрый.

Безнең хуҗалыкта барлыгы 27 кеше үз пай җирләрен алып печән, икмәк һәм бәрәңге үстерү белән шөгыльләнэ. Барлык шәхси хуҗалыкларда 315 га пай җирләре кулланыла. Шушы басуларда эшләү өчен 49 шәхси трактор бар.

Халык мәнфагатьләрен яклап хезмәт итү өчен, аны борчыган мәсьәләләрне,проблемаларны үз вакытында ачыклап, аларны тиешенчә хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар күрүдә җирле үзидарәләрнең халык белән тыгыз элемтәдә эшләве бик мөһим.Шуңа да инде җәмәгатьчелек белән эшләү җирле үзидарә эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып санала.

2012 нчы елда җирле үзидарәгә төрле мәсьәләләр буенча гражданнарның телдән һәм язма 712 мөрәҗәгате керде.

Җирле үзидарә тарафыннан 210 кешегә шәхси йорт, җир участокларын шәхси милек итеп документлаштыруга, авыл хуҗалыгы кредитлары алу өчен һәм башка төрле белешмәләр бирелде.

Территориядә Бөек Җиңүнең 67 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде. Бу уңайдан Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә һәр ветеранның торак- көнкүреш хәлен яхшырту өлкәсендә зур эш алып барылды. Торак комиссиясе тарафыннан 12 кеше торак хәлен яхшыртуга мохтаҗ дип табылды һәм аларга тиешле документлар тутырылып җибәрелде. Бүгенге көндә әлеге кешеләрнең 11 ы торак белән тәэмин ителде.

Мәгариф

Мәктәп алдында торган бурычларны тормышка ашыруда укытучының фән буенча теоретик әзерлекле,методик осталыкка ия булуы, аның укучылар эшчәнлеге белән идарә итә алуы зур әһәмияткә ия. Мөгаллимнәрнең белеме, педагогик осталыгы район һәм республика күләмендә методик чаралар үткәрү юлы белән камилләштерелә. Бугенге кондэ Олы Мишэдэ 11 еллык мэктэп унышлы гына эшлэп килэ, анда 87 бала белем ала. Мэктэп кадрлар белэн тулысынча тээмин ителгэн. Анда югары белемле 17 укытучы эшли. 3 укытучы “Иң яхшы укытучы” номинациясе буенча грант ала. Бу уку елында мәктәпкә югары уку йортын тәмамлап, 2 укытучы эшкә кайтты Хаҗиева Айгөл Якуповна чит тел, Тимербаев Тәбрис Габдрахманович физика математика фәненнән укыталар. Алар яшь белгеч буларак “Наш новый учитель” программасына кереп грантка ия булдылар. Мэктэпкэ барлык җихазлары белән физика һәм чит тел кабинеты кайтачак. Мәктәбебез җылы,уңайлы, кабинетлар кирәкле инвентарьлар белән җиһазландырылган. Ашханәдә балалар кайнар аш белән тукланалар.


Хәзерге көндә, 4 авылдан йореп укучыларны автобус йөртә. Балаларга белем hэм тэрбия биру эшлэре белэн 3 башлангыч мэктэп, 1 ясле бакчасы, 1 китапханэ шөгыльлэнэ, барысы да эшче кадрлар белэн тәэмин ителгэн. Барлык мәктэпкә дэ косметик ремонт ясалды hэм ягулык белэн тээмин ителде. Мэктэплэрдэ татарча көрэш, футбол,шахмат-шашка тугэрэклэре унышлы гына эшлэп килэ. 2012 елда мәктәпкә 2 контурлы газ кателы урнаштырылды.

Авылларда тәртипкә чакыру һәм әхлак тәрбиясе бирү чарасы булган мәчетләребезнең халык белән даими эшләве мөһим. Безнең җирлектә 3 авылда, 3 мәчет уңышлы гына эшли.

Мәдәният

Халыкның рухи сәламәтлеген ныгытуда мәдәният әһәмиятле урын алып тора. Бу сферада төрле категория кешеләрен берләшә, аралаша. Шуны истә тотып авыл җирлеге бу өлкәгә зур игътибар бирә.

Авылда халыкка бер мәдәният йорты, бер клуб, бер китапханә хезмәт курсәтә. Авылыбыз үзешчәннәре, мәктәп укучылары һәм укытучылар белән берлектә “Җырлап яшик туган якта” дигән фестивальгә эзерлэнеп, бик матур концерт куйдылар, районнан килгэн коммисия тарафыннан үзэшчәннәр чыгышы яхшы дип бәяләнде.

Өлкәннәр һәм инвалидлар декадаларын үткәрү дә инде традициягә әверелде. Аларның программасында – яңа ел кичәләре, концерт, конкурслар,күргәзмәләр. Әниләр көненә багышланган чаралар, солдат озату кичәләре дә җылы, җанлы уза. Район масштабындагы бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләре, укытучы һәм укучылар, үзешчән коллективларның актив катнашыннан башка үтми.2012 елда Олы Мишә авылында матур сабантуй уздырдык. Районнан килгән артистларыбыз һәм авыл үзэшчәннәре бик матур концерт програмасы белан чыгыш ясап, халыкны ял иттерделәр. Сабантуйга Видан Михайлович матди ярдәм курсәтте, монда килгән халыкның барсы да бушка тәмле пылау белән сыйланды.

Китапханә элек-электән белем һәм мәгълүмат үзәге булып санала.Бүгенгесе көндә безнең Олы Мишә авылы китапханәсе, иҗтимагый тормышта үз урынын саклап калып, халыкка тугрылыклы хезмәт күрсәтеп килә. Китапханә заман таләпләренә туры килә торган компьютер-интернет челтәренә тоташтырылган, газета-журналлар даими килеп тора.Китап фонды да бик бай, анда 9648 китап тупланган. Мәктәптә дә бай китапханә эшли, ул заманча җиһазландырылган.


Югары һәм Түбән Саурыш авылында клублар бик иске хәлдә, утын белән ягылалар. Югары Саурыш клубы район комиссиясе тарафынна авария хәлендә дип табылды, һәм бу клубны быел сүтәргә тиеш булачакбыз. Хәзерге вакытта завклубы да юк. Түбән Саурыш авыл клубы 2014 елга дәүләт программасына кереп, яңа клуб салыныр дигән өмет бар.

Сәламәтлек

“Сәламәтлек” өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында беренчел медик-санитар ярдәмне оештыру һәм ныгытуга төп игътибар бирелде. Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне тәэмин итүче сәламәтлек саклауның муниципаль системасы бүген тармактагы структур үзгәрешләрнең төп объекты булып тора.

Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә мед.пунктта өч хезмәткәр Олы Мишә,Түбән Саурыш , Югары Саурыш авыллары халкына хезмәт күрсәтә.

2012 нче елда Олы Мишә авылындагы мед пунктка капиталь ремонт үткәрелде.

Дәүләт программасы кысаларында Түбән Саурыш авылына яңа, эчендәге барлык җиһазлары белән бик матур “модульный” мед пункт эшләнде.. Авыл халкы һәм үземнең исемннән Ильдус Фатыйхович сезгә һәм район җитәкчеләренә рәхмәтемне белдерәм.

Үлүчеләр саны арту, аеруча хезмәткә яраклы кешеләр үлеме артуның сәбәбе-кисәтергә мөмкин булган авырулар. Инсульт, авыр формадагы анкологик авыруларны иртә диагностика чаралары белән киметергә мөмкин. Кеше сәламәтлеге турында үзе кайгырмаса, сәламәтлек өлкәсендә уңыш көтеп булмый. Җәмгыятьтә сәламәтлекнең мөһимлеген, кыйммәтен аңлауны булдыру кирәк. Хәрәкәт, дөрес туклану, тиешенчә ял итү, эш процессын дөрес оештыру, яман гадәтләрдән арыну- боларны үтәсәң, сәламәтлекне озак елларга җиткерергә була. Без медицина учреждениеләрен ныгытуга, сәламәтлекне саклауга зур игътибар бирәбез, ләкин һәр кешенең үз сәламәтлеген саклау белән шөгыльләнүе мөһим.

Спорт

Спорт – сәламәтлекнең нигезе, диләр. Авыл җирлегендә мәктәп белән берлектә яшьләр һәм балалар белән күп кенә спорт чаралары үткәрелә. Ел дәвамында,районда булган барлык спорт ярышларында,командалар алып барып,катнашып киләбез. Олы Мишә авылы элек-электән үзенен көрәшчеләре белән дан тота. Авыл җирлегендә һәр елны Наил Хамидуллин призына татарча көрәш бәйгесе үткәрелә.2012 елның 28 нче январендә, татарча көрәш бәйгесендә 10 команда катнашып 90 көрәшче төрле үлчәүдә көч сынаштылар. Көрәш бик киеренке үтте, чөнки һәрбер командаларда да көчле көрәшчеләр куп иде, егетләребез беренче урынны алып, быел да күчмә кубокны үзебездә саклап калдылар. Җиңүче команда Җәүдәт Гасимов фермер хуҗалыгында үскән тәкә белән бүләкләнде.


2012 нче елда бик күптәннән көткән хоккей мәйданчыгын булдырдык, бу мәйданчыкны районыбыз башлыгы үзенен контролендә тотып ясатты, яшьләр исеменнән Илдус фатыйхович, сезгә бик зур рәхмәт. Бүгенге көндә хоккей мәйданчыгына укучылар, яшьләр, шул исәптән олы яшьтәге кешеләр дә йөри, Алга таба киемнәре һәм тимер аяклары булыр дип ышанасы килә.


Экология

Олы Мишә авыл җирлеге экология куркынычсызлыгы, авыл җирлеге территориясенең санитар - эпидемиологик иминлегенә җитди игътибар бирә.

Олы Мишә авыл җирлеге Советы тарафыннан кабул ителгән авыл җирлеге территорриясендә чисталык булдыру, төзекләндерү кагыйдәләренә таянып авылның төзеклеген ,инфракстурасын, санитария хәлен яхшырту буенча да күп эшләнде.

2011 елда Миннегалиев Илсур ярдәме белән төзелә башлаган чишмә 2012 елда эшләнеп бетте. Бүгенгесе көндә авыл халкы бу чишмәгә бик теләп ял итәргә йөри.

2012 елда Илдус Фатихович ярдәме белән Җәнәй авылы дамбасын ком ташып, тигезләнелде.

Югары Саурыш керәшен зиратын авыл халкы читтә яшәүчеләр ярдәме белән яңа коймалар белән әйләндереп алдык.

Җәнәй зиратының да коймалары эшләнеп бетте. Бу эшләрне башкаруда ярдәм кулын сузучыларга рәхмәтемне белдерәсем килә.

Авылга читтән килүчеләр мондагы йортларның төзеклегенә, шәхси хуҗалыкларның ныклыгына, матурлыгына игътибар итми калмаслар.Бу җитешле тормышның нигезендә тырыш хезмәт ята. Шул ук вакытта авылда иске, иясез йортлар булуы да авыл халкын хәм авыл җирлеге советын бик борчый 2013 елда бу иске йортларның ияләрен табып сүттерү безнең бурыч булып тора.

2012 нче елда 10 хуҗалык яңа йорт төзеде:


  1. Самигуллин Рафис

  2. Гилманов Илшат

  3. Шакиров Равил

  4. Мухаметов Алберт

  5. Гиниятуллин Ленар

  6. Гатауллина Рүзилә

  7. Мухаметов Мөнир

  8. Кирилов Анатолий
  9. Зарифзянов Рөстәм


  10. Гайнуллин Самат



Авыл җирлекләрендә чисталык һәм тәртипне саклау җәһәтеннән даими рәвештә өмәләр оештырыла. Олы Мишә авыл җирлегенә кергән юл кырыйларын чистарту, чүп үлләннәренән арындыру һәм зиратларны җыештыру эшләре алып барыла. Монда катнашкан кешеләрнең һәркайсына үземнең рәхмәтемне әйтеп үтәсем килә. Ләкин бу күмәк эшләрдә һаман бер үк кешеләр күбрәк күренә.Мөмкинлекләре, сәламәтлекләре була торып та битараф булып яшәүчеләрне аңлавы кыен. Ә бит муниципаль берәмлекнең яшәеше-көнкүреше шушы җирлектә яшәүченең үзеннән тора.

Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча практик эшләрнең төп юнәлешләреннән берсе- көнкүреш калдыкларын үтилләштерү тора. Бу максатта районда көнкүреш калдыклары полигоны предприятиясе эшли. Быелгы 2013 елга авыл җирлеге “ Коммунсервис” белән договор төзеде. Быел да махсус автотранспорт график буенча айга бер мәртәбә килеп көнкүреш калдыкларын килеп алып китәчәк.

Җирлектә яшәүчеләрнең сәламәтлегенә,экологик иминлеккә эчә торган суның сыйфаты хәлиткеч тәэсир ясый. Суның сыйфаты “Роспотребнадзорның” ның район бүлеге хезмәте тарафыннан һәрдаим тикшерелә. Нигездә, ул куелган таләпләргә җавап бирә.

Шуннан чыгып 2012 нчы елның декабрендә булып узган муниципаль берәмлекләрнең съездында бу мәсьәлә Президентыбыз каршында күтәрелде. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич үз чиратында бу проблемаларны хәл итү максатында “ Чиста су” программасын финанслап , халыкны су белән тәэмин итү проблемасын җиңеләйтүне вәгъдә итте. Безнең җирлектәдә Олы Мишә һәм Түбән Саурыш авылларында су үткәргеч торбалар 1974 – 1978 нче елларда үткәрелгән аларда еш кына авариялар булып тора. Ләкин хөкумәттән килгән ярдәмне генә көтеп тору дөрес түгелдер.

Дөрес, безнең халыкны су белән тәэмин итү буенча шактый эшләр башкарылды. Түбән Саурыш авылында авыл халкы ярдәме белән 45 мең сумлык политилин торба сатып алынды һәм экскаватор белән 500 метр су трассасы казып, башнядан Мишә аркылы чыгып, төп авыл трассасына ялгандык. Су үткәрү өчен барлыгы 115 мең сум акча тотылды.


Җәнәй авылында тау башындагы чишмәне ремонтладык һәм аңа яңа калодецлар урнаштырылды. Авылга су 2 км артык ераклыктагы чишмәдән, бер нинди чыгымнарсыз авыл эчндәге трассага тоташа. Бу эшләрне башкару өчен 14 хуҗалыклы авыл акчалата ярдәм күрсәтте.

Куркынычсызлыкны тәэмин итү

Гражданнарыбызның куркынычсызлыгыгын тәэмин итү авыл җирлегенең һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе санала.

Җәмгыятебездә тәртип булсын дисәк беренче чиратта һәркем үзе закон таләпләрен төгәл үтәргә, үз әйләнәсендә кул астында булган кешеләрне тәртипкә чакырырга бурычлы. Илебезгә үтеп кергән террорчылыкны булдырмау да үзебезнең уяу булудан тора. Авылыбызда күренгән төрле чит кешеләр , чит машиналар шик тудырганда боларны кичекмәстән авыл җирлегенә яки милиция идарәсенә хәбәр итүегез сорала. Халык һәм халык хуҗалыгы объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү зур әһәмияткә ия. Авыл эчендәге юлларны һәрвакыт кардан арындырып тору безгә йөкләнгән. Пожар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк чараларның берсе.

Җирле үзидарә территориясендә 2012 елда 2 янгын чыгу очрагы булды. Олы Мишә авылында Хайруллин Рәсимнәрнең тора торган өйләре янды, янгын чыгуның сәбәбе электрдан дип табылды, үзебезнең пожарный машинасының һәм Теләче янгын сүндерүчеләренең вакытында килүе нәтиҗәсендә янгын башка хуҗалыкларга күчмәде. Югары Саурыш авылында Бикбаев Рифкәтнең кортлар амшаннигы янды, комиссия электр чыбыкларыннан дип тапты, авыл халкының тырышлыгы һәм пожарный машиналарынын вакытында килү сәбәпле янгын вакытында сүндерелде. 2013 елда Олы Мишәдә бер сарай янды, вакытында үзебезнең пожарный машинасы килеп җитте.

2012 нче елда мәктәп котельние бинасында пожарный машинасын кую өчен гараж эшләдек, бу гаражны документлаштырасы һәм җылытасы бар.

Теләче районы пожарный депосыннан яңа булмасада ЗИЛ – 130 пожарный машинасы алып кайттык, Хайруллин Рәсим белән ремонтлап гаражга кертеп куйдык. Ел ахрында гына кайтса да ике пожарга чыгарга туры килде, хәзерге вакытта су белән тора, яңа акумулятор һәм руковалар белән тәэмин ителде. Мәктәп гаражын пожрный бинасы итеп үзгәртергэ рөхсәт биргән Рөстәм Хамитович һәм Ринат Габделхаевичка бик рәхмәтлебез. Пожарный машинасын төзек хәлдә тоту һәм шаферга зарплата түләү өчен безнен бюджетта акча каралмаган. Шулай булса да кыен хәлдән чыгарга тырышабыз.


Һәр отчет чорында үткәрелгән чаралар җирле үзидарә территориясендәге халыкның яшәү дәрәҗәсен даими күтәрүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән планлы эшнең бер өлеше генә булып торалар. Безгә аларны хәл итү юнәлешендә тырышып эшләргә кирәк булачак. Һәм без үз алдыбызда торган иң катлаулы бурычларны да хәл итүнең оптималь юлларын эзләргә һәм табарга тиеш.

Икенче елга эшлэнэсе эшлэр:


  1. Олы Саурышта су юмкость алмаштыру , анын урынына икече юмкость кую.

  2. Плотина ремонтын 2013 елга керту.

  3. Олы Мишэ авылындагы чишмэне ремонтлау.

  4. Тубэн Саурыш авылында чишмэне ремонтлау, суны авылга шушы чишмэдэн кудыру.


Ихтибарыгыз очен рэхмэт.