shkolakz.ru 1





(“Илһам” иҗат түгәрәге органы)




Кадерле укытучылар, Сезне Укытучылар елы белән чын күңелдән котлыйбыз!





Ил карты да сиңа башын иеп,

Мөгаллим дип, зурлап эндәшә.

Яшьләр синнән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сиңа тиңләшә.






Бөек Җиңүгә 65 ел!

Аллага шөкер, күрдек инде


Таймасов Миллур

Татарстанның атказанган укытучысы

МПКның хезмәт ветераны

Без шулай ел саен бәрәңгедә. Колхозлар, өстән төшерелгән план буенча, 100 әр гектар бәрәңге утырта да, көз җиткәч, янып-пешеп, өшеп-туңып, пычрак ярып, шул бәрәңгене без алабыз. Без дигәнем ул– студентлар һәм аларның укытучылары. Бәрәңге алу – безнең икенче белгечлек. Бу беркемгә дә кирәк булмаган бәрәңгене “яшелчә саклагыч” дип аталган чокырга тутырып черетәләр дә, яз җиткәч, чыгарып түгәләр. Колхозларның бюджетына бернинди дә файда бирми торган (хәтта зыян китерә торган) бу “җитештерү чылбыры” әйләнә тора, ә без бу чылбырның бер буыны буларак, ул елны Яту басуларында, журналистлар әйтмешли, хезмәт куя идек.

Хуҗа әбиебез безне якты йөз, сөтле чәе белән каршы ала. Чәен яңарта-яңарта, үз башыннан үткән кыйссаларны сөйли. Тыңлаучы бар. Һәм, әйтергә кирәк, игътибарлы тыңлаучы. Вакыт-вакыт әбиебез кәлиядән чыгып китмәсен өчен, сүз кыстырыштырып, курсны дөрес тотарга гына кирәк. Әле шул бер юнәлеш белән генә барганда да нинди гыйбрәтле тормыш юлына тап буласың. Әбиебез: “Шулай бервакыт...”, – дип алып китә дә, тормышның бер сәхифәсен ачып сала. Ә ул сәхифәдә сугыш елларының бер вакыйгасы.


  • Шулай бервакыт Ятудан Әгерҗегә сарык кудык...

Миңа, авыр сугыш елларында балачагын югалткан, алабутасын-кычытканын ашап, көчкә исән калган, ягъни күрәсен күргән 41 нче ел баласына да, бу хәл башка сыялмаслык булып тоелды. Бу бит сиңа бер абзардан икенче абзарга, “һәс” дип, бер-ике сарыкны гына куып кертү түгел. Бер көтү сарыкны тәпиләтеп, ничәмә-ничә авыллар аша, бер төбәккә туплап, ашата-ашата, ял иттерә-иттерә, 150 км араны үтү дигән сүз бит ул. Әбиебез сүзгә оста, тәфсилләп сөйли, сорау гына бир. “Каманы ничек чыктыгыз соң?” – дип сорыйм. Әңгәмәдәшем кет-кет көлеп ала да сөйләп китә:

– Сарык аңгыра нәмә бит инде ул. Керми генә парумга. Куркып, өерелеп тик тора. Ә парумчылар “Правакатыр” дигән кәҗә тәкәсен тоталар икән үзләре янында. Шуны алдан кертеп җибәрәләр дә, сарыклар аның артыннан ябырылып кереп тә китәләр. Шулай итеп, Камасын да чыктык, Әгерҗесенә дә барып җиттек. Аллага шөкер, күрдек инде.

Әбинең гади генә бер вакыйга итеп сөйләгән хикәятен авызны әле ачып, әле ябып дигәндәй тыңлаганда, тамак тирәсендә ниндидер төер дә мәшәкатьләп торды, күзләрнең дә дымланган вакыты булды, “правакатыр”дан көлеп тә алынды. Әлбәттә, “Нигә ул сарыкларны машинага төяп илтмәгәннәр соң?” – дип сорамадым. Чөнки беләм: ул елларда бер көтү сарыкны төярдәй машина ни колхозда, ни районда булмаган. Ә менә: “ Ул сарыкларны иткә җибәргәннәр бит, ник ит итеп кенә озатмаганнар?” – дигән сорауга әбиебез ачыклык кертте:

– Украиннардан, белоруслардан нимесне кугач, андагы хуҗалыкларны торгызырга сыерлар, сарыклар, казлар озаттылар. Минем ишетүемчә, Казахстаннан Украинага кадәр җәяүләп хәтта сыерлар көтүе куганнар, ди.

Әбиебез ул елларда әби булмаган, кәнишне. Ирен сугышка озатып, сугыш елларының авыр камытын кигән япь-яшь хатын булган.

– И-и-и, күрде инде башкайлар, – дип, икенче темага кереп китә. – Ул финагин дигән адәм бар ие, эзбир инде, эзбир. Ит налогын түлә, сөт налогын бир, йон налогын бир, май налогын бир... Тагын нәрсә әле? Ә-ә-ә, займ... “Займга языл. Недоимкаң җыелган. Бурычыңны түләмәсәң, сыерыңны алып чыгабыз”. Кемнән бурычка алганмындыр мин? Хөкүмәт миңа берни дә бирмәсен, ә мин бирим... Каян алып? И-и-и, аллага шөкер, күрсәттеләр инде.


Кичке аш вакытында башка нәрсәләр турында да сүз барды. Әмма кешенең үзәгенә үткән каһәр төшкән сугыш яңадан-яңадан безнең хатирәләр дулкынын көйләде. Әбиебез, сыер җигеп, эшкә йөрүен дә, яз җитсә, бәләкәй чана тартып, заготзернодан симәнә ташуын да, алабута-кычыткан, черегән бәрәңге кәлҗемәсе ашап, халыкның җан асравын да, и-и-и, күрдек инде”, “и-и-и, ходай тагын күрсәтмәсен инде” дия-дия сөйли, беравык уйга батып, тынып кала һәм яулык очын күзенә тигезеп ала.

Мин дә сүз катарга базмыйм. Күз алдымда “калюсный” тракторын иярләгән 16-17 яшьлек кыз бала, көндезге эштән кайтып, тагын төнге сменада ажгырып торган “служный малатилка” авызына көлтә тыгып торучы апалар, сыер җигеп, җир тырмалаучы апалар тора. Нинди гайре табигый күренеш: гаилә учагын сакларга тиешле ана үзенең балаларын туендырып торучы сөтлебикәсен, каккалап-суккалап, мәҗбүриләп, тырма сөйрәргә мәҗбүр итә. Аллаһе тәгалә үзенең бу ике җан иясенә шундый вазыйфа йөкләгәнмени?!

Әйе, ирләре, ир туганнары фронтта кан койган бу фидаи җаннар шулай яшәгән, шулай эшләгән. “Тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте” дигән тәгъбир бар. “Фидакарь” гарәпчә үз-үзен аямыйча, чын күңелдән эшләүне аңлата. Ил өстендә яңгырап торган “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” шигаре шундый фидакарь хезмәтне боерык дәрәҗәсендә таләп иткән. Шуңа күрә безнең әниләр, апалар, үсмерләр, бабайлар гадәти шартларда күтәрә алмастайны күтәргәннәр, тарта алмастайны тартканнар.

Әбиебез шулар турында сөйли-сөйли дә, гади генә: “Аллага шөкер, күрдек инде”, дип әйтеп куя. Алар үзләре дә, ни батыр булсалар да, гади дә, тыйнак та, мөлаем да. Исемнәре дә шулай: кайсы Сәвиләттәй, кайсы Камәрттәй, кайсы Гарифәттәй, кайсы Зөбәрҗәттәй...

Кайсы исән, кайсы инде, дөнья мәшәкатьләрен калдырып, бакыйга күчкәндер. Җәннәттәгеләр рухына догада булыйк, ә исәннәре әле дә хәрәкәттә: оныкларын итәгеннән төшереп, өй эшләреннән бераз арынган арада, ак яулыгын бәйләп, ефәк күлмәкләрен җилфердәтеп, җилт-җилт атлап, ахирәтенә барып чыга. Чәй янында хә-әхвәл белешеп, үткәннәрне искә төшереп: “Аллага шөкер, күрдек инде”, – дия-дия чөкердәшәләр. Бу Акъәбиләргә исәнлек-саулык телик. Баш иик аларга.


Минем булачак һөнәрем

(2010 ел – Укытучы елы)

Әнием үрнәге

– Әни, мин математика укытучысы булачакмын, шундый ук зирәк һәм әйбәт! – дия идем мин, әни балалар бакчасына озатканда. Ә ул бары елмая иде, һәм, мөгаен, эченнән генә аның эзеннән китәргә ашкынуыма шатлангандыр.

Еллар үтте, мин укытучы булу теләгемне берничә мәртәбә үзгәртергә дә өлгердем. Инде әни укытучылыкка барырга киңәш итми, бары тик: “Кая барсаң да бар, кызым, тик укытучылыкка гына түгел!” – дия иде.

Шулай булуга карамастан, хәзерге көндә мин педагогия колледжының чит телләр бүлегендә укыйм һәм әлегә кадәр мине бирегә нәрсә алып килүен һич кенә дә аңлый алмыйм.

Мин бу адымга баруымны иҗат кешесе булуымнан күрәм. Миңа иҗат итү һәм шул эшемнән ләззәт табу ошый.

Менә минем кулларымда Бала тапшырачаклар. Һәм мин аннан Кеше ясарга тиеш. Мин аның, гәрчә башта бер генә дә чит тел хәрефләр белмәвенә карамастан, сүзләрдән җөмләләр төзи, текстлар тәрҗемә итә башлавын, чит телне отып алуын, ике яки аннан да күбрәк телдә уйлый белүен күрәчәкмен. Вольтер да: “Күп тел белү – бер сарайга күп ачкыч булдыру ул, ” – дигән бит. Һәм шул ачкычларның бер төргәген аңа син бүләк итәчәгеңне белү нинди зур куаныч ләбаса.

Билгеле, баладан бик күп нәрсә тора. Әгәр ул теләми икән, син кылны кырыкка ярырлык булып тырышсаң да, ул бернәрсәгә дә өйрәнмәячәк. Ә балада теләк тусын өчен, аның синең каршыңда үз Дөньясының ишеген ачуы кирәк. Карышусыз, үз ирке белән, ышаныч белән. Ышануны җимерергә ярамый. Алай гына да түгел, бу Дөньяга тагын яңа элементлар өстәргә кирәк. Шул вакытта гына ул игелекле, матур, ярышлы һәм мәхәббәт белән тулы булачак. Моның өчен аны өндәп, тукып торырга түгел, ә бары дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Бала үзе аңласын, үзе төшенсен, ә мин аны хуплармын һәм аңларга булышырмын.

Укытучы буларак, миңа аны тормыш сукмагыннан алып барырга, дөрес юлны яктыртырга, кыек юлга тайпылмаска өйрәтергә кирәк булачак. Бу исә билгеле бер вакытка гына бит, ләкин ни чәчсәң, шуны урырсың диләр бит. Ә мин күзләрне шатландыручы, күңелне пакьләндерүче, аны дулкынландыручы, күркәмләндерүче матур чәчәкләр үстерергә тырышыр-мын.


Мөгаен, бу бик авыр булыр, сүз бит бер укучы турында гына түгел, ә берьюлы күпләр турында бара. Һәм аларның һәркайсын яшәргә өйрәтергә, үзендә Кешене югалтмаска, тормыш нигезен тәшкил итүче якты хисләрне яшәтә белергә өйрәтергә кирәк булачак.

Миңа калса, мин генә баланы укытырга һәм тәрбияләргә түгел, ә бала да мине тәрбияләргә һәм укытырга тиеш кебек тоела. Балалар бит бу дөньяга без бозган, дөрес булмаган нәрсәләрне төзәтергә, үзебезне хаталардан арындырырга киләләр.

Баланы дөрес тәрбияләр өчен, минем фикеремчә, күпмедер дәрәҗәдә үзеңә Бала булырга, аның әкияти балалар Дөньясына чумарга кирәк. Тик моның өчен Балаларның сиңа бу әкияти дөньяга ялгышып килеп кергән кеше итеп түгел, ә шул дөньяның тулы хокуклы әгъзасы итеп карасыннар. Һәм шул вакытта гына без алар белән дуслашырбыз, төзәтәсен төзәтербез, яңа чиста дөнья төзербез.

Мин ышанам: минем кулымнан боларның барысы да киләчәк. Бернигә дә карамыйча, хәтта бик күп көч һәм вакыт таләп ителсә дә. Ә нәтиҗәсе шәп булачак! Дөресен әйтим: бу фикерләр мине канатландыра!

Әнием ни генә әйтсә дә: Укытучылык – ул тоташ борчу булса да, чираттагы дәрес планын, баланың син укыткан фәнне өйрәнүгә игътибарын җәлеп итәрлек яңа әсбапны язып, төннәр буе утырырга, йокысызлыктан җәфаланырга, ярты гомерне өйдә түгел, ә мәктәптә уздырыга туры килсә дә, шушы хезмәтләрең өчен туздырганнарны каплый алмаслык дәрәҗәдә кечкенә хезмәт хакы алсаң да – Әнием, кадерлем, үрнәкне кемнән алганымны онытма!

2Д группасы студенты Перепелкина Е.А.

(5И группасы студенты Хисматуллина А.Р. тәрҗемәсендә)




Яңалыклар

3 нче декабрьда технология укытучысы С.В. Титов, Мәскәүдә уздырылган “Сәламәтлекне саклаучы мәгариф: тәҗрибә, проблема, үсеш перспективасы” I Бөтенроссия форумында катнашып, Мактау хатына лаек булды.

12 нче декабрьда Минзәлә шәһәре мәктәпләре һәм гомуми һөнәри урта белем бирү уку йортлары арасында үткәрелгән “Мин һәм закон” конкурсында катнашып, 1А группасы студентлары Новикова Е. Һәм Гатауллина Л. (җитәкчеләре – Сысоева Н.А.) грамота белән бүләкләнделәр.



12 нче декабрьда “Яшүсмер һәм Закон” викторинасында катнашып, МПК командасы 1 урынны алды һәм грамота белән бүләкләнде.


25 нче декабрьда Минзәлә шәһәре уку йортлары арасында “Татар егете – 2010” конкурсы уздырылды. Анда безнең көллияттән 4И группасы студенты Хәйруллин Илназ катнашты һәм “Зыялы егет” номинациясендә җиңүче булды.


26 нчы декабрьда “Гаилә елы” н йомгаклау уңае белән район күләмендә спорт ярышлары уздырылды. Көллият укытучылары һәм студентлары анда актив катнашып кына калмадылар, аерым уңышларга да ирештеләр. Аеруча төз атучылар безне куандырдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина И.М., 5И группасы студентлары Цветков Игорь һәм Халиков Рамилдән торган команда 1нче урынга лаек булдылар.


Декабрь аенда МПК студентлары Гыйлаҗетдинов И. (1В), Гайнетдинов Ш (1В), Имаметдинова Д(2И), Пермяков А. (1Б), Мельникова А (1Б), Пивоварова К (1В) район күләмендә уздырылган татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

12 январь көнне 7 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Кәримова Г.Ә., Голякова З.Л.) “Инглиз телендә сөйләшәбез, җырлыйбыз” республика конкурсында катнаштылар.


18-19 нчы февральдә “Безнең намус һәм бурыч - әтиләр васыяте” исеме астында уздырылган региональ конкурста катнашып (вокал), Вахнин Е.(4К) дипломант исеменә лаек булды (җитәкчесе Кәримова Г.Ә.)


Яңа уку семестрыннан МПК да төрле фәннәр буенча 1нче тур олимпиадалар үткәрелә башлады. Җиңүчеләр турында киләсе санда укырсыз.


Кышкы каникулларның бер көне. Гадәттәгечә, Илгизә ялга авылга кайтты. Урамда ябалак-ябалак кар ява. Тып-тын. Илгизә иптәш кызлары белән клубка таба атлады. Нишләп әле мондый матур кичтә өйдә утырсын, 17 яшь – ул бит яшьлекнең иң матур чагы! Клубта бик күңелле иде: биеделәр, уеннар уйнадылар. Шулвакыт әкрен бию көен куйдылар. Яшьләр, пар-пар булып, уртага җыелдылар. Илгизә читтән генә аларга сокланып карап торды. Кинәт ул арттан ишетелгән тавышка сискәнеп китте. Дәшүче Илгиз иде. Илгиз – авылның иң чибәр, абруйлы егетләренең берсе. Араларында җиде яшь аерма булганга, аларның моңарчы аралашканнары да булмады. Илгиз аны биергә чакырды, һәм алар уртага таба атладылар.


Илгизә бик оялып кына биеде. “Нигә әле син кызлар арасыннан нәкъ менә мине чакырырга булдың?” – дигән сорауга Илгиз: “Минем инде сиңа күптән күзем төшкән иде, бераз үсүеңне көттем,” – дип, ярым шаярып, ярым чынлык белән җавап бирде. Илгизә бу җавапка бик аптырады, чөнки ул үзе моңарчы аны егет буларак кабул итми иде.

Шушы көннән башлап алар еш очраша башладылар. Тик каникуллар бик тиз үтте һәм аерылышырга вакыт җитте, чөнки Илгизә - шәһәр кызы, ә Илгиз – авыл егете.

Һәр шимбәне алар бик көтеп алалар иде. Сөйгән кешең белән авыл урамыннан атлап барудан да рәхәте юк иде алар өчен.

Җәйгә таба Илгиз башка шәһәргә эшкә китте. Очрашулар тагын да сирәгәйде. Әмма Илгизә тешен кысып булса да түзде.

Бу бәхетле парның араларын бозарга теләүчеләр дә аз булмады, тик ике гашыйк йөрәкне тоташтырган мәхәббәт күперен беркем дә, берни дә җимерә алмас төсле иде. Әмма ...

Бишенче август. Илгизәнең күңеле бу көнне бик төшенке иде, әйтерсең лә йөрәге нидер сизә иде...

Илгизә иптәш кызлары белән кич утырырга чыкты. Илгиз дә ял көненә авылга кайткан иде. Кыз аны һич тә таный алмады: сөйләшүендә ниндидер салкынлык сизелә, күзләрен яшерә, әйтерсең аның сөйгәнен алыштырып куйганнар.

Икәүдән-икәү генә калгач, Илгизә аннан: “Ни булды сиңа?” – дип сорады. Җавабында Илгиз аерылышырга тәкъдим ясады. Бүген бит аларның бергә булуларына сигез ай булган көн. Ни өчен, ни өчен ул шулай эшли?! Алай булырга тиеш түгел! Илгизә ни уйларга да белми иде. Әмма батырлыгын җыеп: “Нигә?” – дип сорады. “Мин сиңа тиң түгел, син яхшырак егеткә лаеклы” – диде Илгиз һәм,борылып, әкрен генә атлап китте.

Илгизә өчен аяз көндә яшен суккадай булды. Егетнең бу сүзләрен ул нәрсәгә дә юрарга белмәде. Чөнки инде күптән туганнары да, авылдашлары да, дуслары-көндәшләре дә, таныш-белешләре дә аларның мөнәсәбәтен кабул иткән, тел-теш тидермәү дәрәҗәсенә ирешелгән иде. Кыз бер мәлгә югалып калды, фикерен җыеп, Илгизгә нидер әйтергә өлгерми калды. Бу көтелмәгән хәбәрдән гаҗизләнеп, үзен кая куярга белмәде, шул мизгелдә аның өчен яшәүнең мәгънәсе югалды.


Тирә-як ап-ак. Урамда беркем юк. Тик Илгиз генә, үзалдына сөйләнеп, каядыр бара: “Мин аны яратам, әмма шулай яхшырак булыр. Ул әле яшь, шундый чибәр, яхшы күңелле. Мин аңа бары тик бәхет телим, аның язмышын җимерәсем килми...”

Шушы көннән соң алар бер-берсе янына килергә кыймадылар. Мәхәббәтләре сүнмәсә дә, горурлык үзенеке итте... Көнчеләр җиңә алмаган мәхәббәт хисен ике гашыйкның үз мин-минлекләре таш булып бастырып куйды.

Ә хәзер Илгизә башка егет белән. Алар инде дүрт ел ярым бергә. Илгизгә килгәндә, ул үзенең нинди хата эшләвен аңлады, әмма соң иде инде. Үткәнгә кире кайтып булмый шул. Озак кына ялгыз булганнан соң, ул бер кыз белән танышып, аңа өйләнде. Хәзер аларның балалары бар.

Нәтиҗәдә, мәхәббәт җир белән тигезләнде. Мондый хаталар ясый күрмәгез, саклагыз бер-берегезне. Нинди генә киртәләр булса да, аларны җиңеп чыга белергә кирәк, һәм беркайчан да авырлыкларга бирешмәскә! Мәхәббәт – бөек хис, аны сакларга һәм якларга кирәк! (Реаль тормыштан алынган хәл)

Хисматуллина Альбина.

Ул һәм син


  1. Икәү генә булганда егетең сине ничек дип атый?

А) Куянкай, песием, бәләкәч һ.б.

Б) Исемем белән.

В) Хәтерләмим, без сирәк күрешәбез.

2. Аның белән талашу өчен нишләргә кирәк?

А) Бу мөмкин эш түгел. Ул артык тыныч һәм бөтен нәрсәне гафу итә.

Б) Аны контрольдә тота башласам, шунда ук талашабыз.

В) Талашу безнең һәрвакыттагы халәтебез.

3. Ул нәрсәләрне бик еш эшли?

А) Миңа мәхәббәтен аңлата.

Б) Берәр нәрсәне оныта, “авызын ачып” йөри.

В) Башка кызларны күзәтә.

4.Син, аңа шалтыратып, очрашу билгелисең ди. Ул:

А) Шунда ук бик шатланып, “очып” килеп җитәчәк.

Б) Төрлечә булырга мөмкин. Әгәр дә вакыты булмаса, очрашуны башка вакытка күчерәчәк.

В) Мең дә бер сәбәп табып, килми калачак.

5. Егетләр, гадәттә, бик хәтерсезләр. Шулай булса да, синең егетең түбәндәгеләрнең кайсын бик яхшы хәтерли?

А) Минем туган көнемнең кайчан икәнен.

Б) Минем нинди туңдырма (сок, кино, җимеш яки башка нәрсәләр) яратуымны.

В) Дусларының телефон номерларын, таныш-белешләренең машина номерларын һәм төсләрен, яраткан тапшыруының сәгать ничәдә буласын һ.б.

6. Аның яраткан шөгыле?

А) Әлбәттә, миңа соклану, ягымлы матур сүзләр әйтү.

Б) Телевизордан футбол карау. Бу чакларда аны экраннан аерып алу, игътибарын башка нәрсәгә юнәлтү мөмкин түгел.

В) Минем белән бәхәсләшү, кычкырышу, ачуланышу.

Нәтиҗә: җавапларыңның күбесе

А булса: Ул сине ярата һәм үзен бик нык бәхетле итеп хис итә. Син аның бердәнбере. Бу хакта ул бөтен кешегә һәрвакыт сөйләп торырга әзер. Бәлки, сезнең мөнәсәбәтләр әле күптән түгел генә башлангандыр, шуңа күрә хәзергә икегез дә дөньяга “алсу күзлекләр” аша карыйсыздыр. Ә бәлки сез чып-чын, серле, матур, бердәнбер мәхәббәтегезне тапкансыздыр. Болай булса, сездән дә бәхетле кеше юк һәм шул мөнәсәбәтләрне югалтмый сакларга гына кирәк.


Б күбрәк булса: Хәзергә аны барысы да канәгатьләндерә.Сезнең мөнәсәбәтләргә ныклы “дүртле” билгесе куеп була. Барысы да яхшы, тыныч. Әмма икегезгә дә нидер җитми кебек. Бер-берегез белән юри генә, уйнап кына йөрисез сыман. Тагын бер уйлап кара әле: бу егет сиңа чыннан да кирәкме? Әгәр дә кирәк икән, мөнәсәбәтләрегезгә ниндидер яңалык кертергә вакыт.

В күп булса: Сезнең мөнәсәбәтләр аны туйдырган. Дөрес, синең үзеңә бу егет белән аралашу дә кызык түгел. Башта барысы да яхшы кебек тоелса да, хәзер инде ни өчендер бар да артык катлаулы кебек. Бәлки, сез үз мөнәсәбәтләрегезне сакларга тырышмыйсыздыр да? Әгәр бу егет белән берни дә барып чыкмаганлыгын сизәсең икән, димәк, сезгә аерылырга вакыт.







Нуриәхмәтова Миләүшә (5И)

Кайнар кочагыңа омтылам

Эш көне бетте. Урамга чыгып басуга, йөземә салкын, юеш көзге җил килеп бәрелде. Бу җилдән тәнемнең бар күзәнәкләре өшеп, калтыранып куйдылар. Аякларымны тиз-тиз атлатып, өйгә таба юнәлдем. Мин беләм: өйдә мине сагынып, җылы кочагын җәеп, тәнемә һәм җаныма ял, көч, рәхәт бирүчем – ул – бердәнберем көтә.

Җил көчәйгәннән-көчәя, яңгыр сибәли. Ләкин минем җилгә дә, яңгырга да, тирә-яктагы карангылыкка да, моңсу булып тоелган кешеләргә дә исем китми. Мин аңа, бары аңа омтылам. Аның сафлыгы, чисталыгы мине үзенә тарта.

Менә мин инде кайтып та җиттем. Ишекне ачам, өс киемнәремне салып түргә узам. Бер адым, ике, өч... Хәзер мин аны кулларыма алачакмын, җылысын, назын тоячакмын. Юк?! Ул юк... Тагын ниндидер сәбәпләр аркасында кайнар суны туктатканнар!!!




Җир өстендә кар бураны уйный,

Ап-ак урамнарны буйлыймын.

Ак бөртекләр кайнар иренемә

Кунуга ук инде эриләр.

Мәхәббәтем кайнар ялкынында

Бары сине эретә алмадым.

Саубуллашмый киткән юлларыңнан

“Кал зиңһар!”- дип тотып калмадым.

Син югалдың кереп бураннарга,

Таба алмыйм инде эзеңне.

Күрә алмыйм дөнья матурлыгын

Тормышымның яме югалды.

Кар өстендә дөрләп учак яна.

Шул учакта яна йөрәгем.

Йөрәк белән дөрли ялкынланып

Синең миңа биргән сүзләрең.

18 яшь

Унсигез яшь . Бер карасаң,

Инде күпме гомер үтелгән.

Күпме юллар инде артта калган,

Тормыш йомгагым да сүтелгән.

Артта калды гүзәл балачагым

Үткәннәрдә алтым, унҗидем.

Күз яшьләрем, керсез елмаюым.

Артта хаталарым, җиңүем.

Унсигез яшь. Әле бик аз

Яшәлгән икән бит дөньяда

Алда көтә озын-озак юллар,

Адашмаска иде аларда.

Алда озын гомер,бәхет-шатлык.

Булыр анда яну, көю дә.

Ялган, хыянәт тә булыр алда,

Әни

Күрәм әни синең күзләреңдә

Ниндидер зар, сагыш, моң барын.

Сөйлә, әнкәй, сөйлә яшермичә,

Бар кайгыңны, борчу һәм зарың.

Бушап калсын әле изге күңелең,

Карашыңнан тамсын ай нуры.

Күрми торсам синең елмаюны,

Күңлем була минем борчулы.

Сез әниләр булган чакта янда,

Сизмибез дә тормыш сынавын.

Беркем, берни алыштыра алмас

Ана яратуын һәм назын.

Елама

Күтәрә алмый күз яшләрен күңлем.

Еламачы, зиңһар елама.

Күз яшеңнең һәрбер тамчысы

Йөрәккә ук булып кадала.

Гаепсездән гаеплегә куеп,

Җанымны сүрелмәс ут ала.

Юатырга сүзләр таба алмыйм,

Еламачы, зиңһар елама.

Син дә мин дә, беркем үтә алмый

Юлда киртәләрне урап та.

Авырлыклар адым саен очрый

Монда сабырлыклар сорала.

Күз яшләре түгел, яңгыр юсын

Көләч йөзләреңне. Елама.

Сорамыйм да, бары үтенәмен –

Еламачы, зиңһар елама!


Ялгышлар да, ихлас сөю дә.


Бубекова Эльвира

4И группасы студенты

Эт белән мәче.

Дуслар авыр вакытта беленәләр, шуны исбат итәр өчен сезгә хикәямне тәкъдим итәсем килә. “Эт белән мәче” дигән әйтем һәрвакытта дөрескә туры килми икән.

Шулай бервакыт кышкы буранлы көндә әби белән бабай парлашып авырып киткәннәр. Караңгы өйләреннән чыкмый озак ятканнар. Ә аларның кар бөртеге кебек ак, йомшак песиләре тышта салкында калган. Эт оясы да аюныкына охшаган иде, барлык якларыннан да мамыктай кар каплаган, бары тик һава керер өчен генә бер тишек калган иде. Кайчандыр әби биргән ризыкларны да эт бик саклап кына ашый торган булган.

Тышта кара давыл. Песи ишек төбендә тилмереп ишек ачуын көтеп торган. Әни кеше баласын кызганган кебек, эт тә песине кызганып куя. Шулай озак интеккәч, песи ышыкка – эт оясы янына килә. Эт песине оясына кертә. Песи үзен өйдәгедәй кебек хис итә. Шулай итеп буранлы көннәр үтә. Әби белән бабай иртән чыксалар – песи белән эт оядан шатланып килеп чыкканнар. Әллә әби белән бабайның терелүләренә, әллә дуслашканнарына сөенә иде алар. Әби белән бабай да, бу ике дусны күргәч, бик нык куандылар. Куаныша-куаныша, тәмледән-тәмле ризыклар салдылар. Песи кабат җылы өйгә кереп яши башлады. Тик шул көннән башлап, песи этне ярдәменнән ташламады: әби биргән тәмле ризыкларны яшерә-яшерә эткә чыгарып бирә торган булды.


Песи тәрәзә төбендә утыра, күзәтә. Тышта ябалак-ябалак кар ява... Ә эт, ул күрсен диптер инде, шаяра, шуклана. Чын дуслык менә шундый була ул. Авыр вакытта бер-береңә ярдәм кулын сузарга кирәк.


Тәхәвиев Нияз, Сәфәргалин Рүзәл.

4И группасы студентлары

Студентның бер көне

Иртә. Тулай торак тәрбиячесенең, ничәнчедер (аны кем санап торган!) уятуыннан соң, күз кабакларын шырпы белән каерып куеп, кичтән калган “Минзәлә” шифалы суы шешәсенең төбендәге бер-ике тамчы суын йотып, кесәсенә бөкләнеп беткән бер-ике дәфтәр тыгып чыгып чаба. Унбиш секундта көллияткә барып җитә. Ишектән кергәч кенә, аякларында тулай торкакта киеп йөри торган “тапочки” икәнен күрә. Көч-хәл белән тарих дәресенә кереп, 1941 нче ел вакыйгалары урынына XVIII гасыр физикларының тәрҗемәи хәлен сөйләп бирә.

Көн уртасы. “Студент һәрвакыт ач!” дигән фикернең дөрес икәненә, дәресләрдән арып-талып кайтып җитеп, тулай торакның ишеген ачып кергәч ныграк аңлый. Тиз-тиз ашарга пешерә башлый. Иң тиз әзерләнүе аркасында студентлар арасында иң популяр ризыкның – “тиз пешә торган токмач”ның соңгысын, кичә кич белән юрган астына кереп яткач кимергәне исенә төшә. Китә “өй” буйлап, ашарга эзләп. “Дус” дип аталган кыз-егетләргә барып керә. Алар аш өстәле артына бишәү, алтау утырган булалар. Үзләренә ике ач күз карап торганын тоеп, алар, бер күзләренә кызгану, икенчесенә эт итеп тиргәү карашы чыгарып, табын янына чакыралар. Шунда аларның чын дус икәненә ышана..

Кич. Гел күршедә генә тамак туйдырып булмас бит дигән намуслы уй баш миен, аннан да бигрәк ашказанын каезлый. Узган айда әти-әни китергән, күз карасы кебек итеп саклап тоткан 6 бәрәңгене, кәгазь калынлыгы итеп кенә әрчеп, күрше кызлардан узган атнада алып торган бер стакан үсемлек маеның төпсәсен узган кич күрше егетләрдән алган табага салып, кухняга юнәлә. Юл уңаена туры килгән 1 нче курс кызыннан әҗәткә тоз эләктерә. Бәрәңгесен кыздырырга утыртып, бүген тарихта алган “койрыклы бишле”сен төзәтер өчен, реферат язарга дип бүлмәсенә кайтып утыра. Тиздән тамак туясын аңлау рәхәтлеге тойгысына бирелеп, җырлый-җырлый өй эше эшләп утырганда, коридорда көлгән тавышлар ишетә. Йөгереп чыкса, ни күрсен: аның пешергән бәрәңгесен, күрше бүлмә егетләре (Шайтан балалары! Үз табаларын таныганнар!), шатлана-шатлана, йөгерә-йөгерә, табасы-ние белән бүлмәләренә алып кереп баралар. Студент та алар артыннан йөгерде... Кашыгын күтәреп...





Сагыну

Күңелләргә язлар кирәк, Сагындым мин авылымда

Язлар ул – тылсым! Сызылып таңнар атканын,

Язлар җиткәч, синең җанга Авылга хуш ис таратып

Мәхәббәт тулсын! Шомырт чәчәк атканын.


Язлар синең күңелеңнең Сагындым мин таң атканда

Серләрен ачар. Сандугачлар тавышын,

Язны яраткан кешеләр Баласын эзләп кычкырган

Булмыйлар начар. Ялгыз кәккүк сагышын.


Көзләр, кышлар үтеп китеп, Сагындым мин шаулап-гөрләп

Язлар җитсеннәр. Кар сулары акканын.

Мәхәббәткә сусаганнар Туган җирләрен сагынып

Язны көтсеннәр. Кыр казлары кайтканын.


Хайруллин Илназ Сагындым мин авылымның

4И группасы студенты Ямьле чишмә буйларын.

Көрәшле һәм ат чабышлы

Язгы сабан туйларын


Мифтахов Альберт

4И группасы студенты


Өзелә күңел, сызлана,

Яна йөрәк, талпына.

Кая куйыйм җанымны,

Ул бит аны сагына.


Юксынуым тилмертә

Җанымның нечкә кылын.

Тартып уйнасаң чыгар

Иң моңлы, гүзәл җырым.


Төшәр идем упкынга,

Менәр идем айга да,

Җанымны бирер идем

Сине кире кайтарырга.


Хуббетдинова Эльвира

4И группасы студенты




Фрезия (24 – 2 ноябрь)

Куркусыз, таләпчәнлек, кирелек. Шул сыйфатлары аркасында хезмәт урынында югары күтәрелеп баралар.


Орхидея (3 – 12ноябрь)

Серлелек белән аерылып тора. Төрле икеләнүләр тирә-юньдәгеләр белән бәрелешкә китерә. Түземлелек, тырышлык кирәк.

Пион (13 – 22 ноябрь)


Сәламәтлеге өчен куркырга кирәкми. Барысына да түзә ала. Бераз тотнаклырак, түземлерәк булырга киңәш ителә.


Гладиолус (23 – 2 декабрь)

Аерым бер талант буларак аерылып тормый, хезмәт сөючән, тырыш; мактанчык түгел.

Дәвамы киләсе санда.




Барлык укытучыларны, студент –

ларны һәм укучыларны якынлашып

килүче 23 февраль- Ватанны саклау –

чылар көне һәм 8 Март – Халыкара

хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.


Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә мул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына!







Кучкар: Февраль ае сезнең өчен яңа танышуларга бай булачак. Айның беренче яртысында элекке сөйгән ярларыгыз белән очрашу мөмкин.

Үгезбозау: Сөйгән ярларыгызның сүзләренә дә колак салучан булыгыз. Ялгызларга узләренең сөйгән ярларын табу ихтималы бар.

Игезәкләр: Эшегездә уңышлар көтелә. Айның беренче яртысында мәхәббәтегезне очрату ихтималы бар.

Кысла: Шәхси тормышта уңышлар көтелә. Ай азагы гаиләдәге проблемаларны чишү өчен уңай вакыт.

Арыслан: Туганнарыгыз һәм яраткан кешегез белән аңлашылмаучанлык килеп чыгуы бар. Айның икенче яртысы сәяхәтләргә уңайлы вакыт.

Кыз: Дусларыгыз белән аңлашу өчен менә дигән вакыт. Финанс мәсәләсендә проблемалар көтелә.

Үлчәү: Февраль аенда сезнең активлык финанс өлкәсенә туры килә. Үлчәүләр имидң үзгәртү турында уйланырлар, ләкин салоннарга айның икенче яртысында бару хәерлерәк булыр.


Укчы: Айның беренче яртысында иске дуслар белән очрашулар көтелә. Февраль ае буе планеталар сезгә яшерен мәхәббәт хисләренең барлыкка килүенә күрсәтә.

Чаян: Февраль аенда сез капма-каршы якның игътибарын тоярсыз. Сез моны үзегезнең шәхси тормышыгызны җайлау өчен файдаланырга тиеш.

Кәҗәмөгез: Сезгә бу ай узегезнең алга куйган максатыгызга ирешер өчен ярдәм итәр.

Сукояр: Сезнең яңа планнар һәм кызыксынулар барлыкка килер, сез яңа дуслар табарсыз.

Балык: Бу ай сезгә сәяхәтләр яки бер ерак арага бару мөмкинлеге алып килер.


ЯЗЫГЫЗ, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ:

Баш мөхәррир: Хамматова Алисә.

Баш мөхәррир урынбасары: Бикмөхәммәтова Р.

Гамәлгә куючы: “Илһам ” иҗат түгәрәге.

Җитәкчесе: Гыйлаҗетдинова Г.М.

* * *

Яшьләр компаниясе такси туктата:

-Икегә алып кайта аласызмы?

-Икегә?Бигрәк әз бит.

-Соң алай булгач, өч-дүрткә?

-Утырыгыз.

Кайтып җитәләр.Водитель.

-Кая инде сезнең “өч-дүрт”?

-Тәк,егетләр,әзерлән-

дек, ӨЧ-ДҮРТ: РӘХ-МӘТ!


* * *

Маратны дәрестә укытучы 4 стихияне әйтергә сорый:

- Ут, һава, җир...

- Һәм дүртенчесе? Әйдә исеңә төшер инде, ашар алдыннан нәрсә белән кулыңы җуасың?

- Ә-ә-ә, исемә төште! Сабын!


* * *

Кечкенә Мараттан әнисе сорый:

- Улым, нигә син көндәлегеңне почмакка ташладың?

- Әй, әни, көндәлек бүген икеле алган, мин аңа җәза бирдем әле!





Телефон: (88-5555) 3-21-36

Хатлар бүлеге: Муса Җәлил ур., 18 нче йорт

Газета компьютерда җыелды.

3 айга бер тапкыр чыга.

Бәясе килешү буенча.